ru24.pro
Все новости
Июль
2024

Казанда эт зиратына әверелгән фатир тапканнар – куркыныч видео

0

Казанның Ямашев проспектындагы бер йортта эт зиратында әйләнгән фатирдан барлык этләрне алып киткәннәр. Күршеләре эт өрүенә, тараканнарга һәм сасы искә 2015 елдан ук зарланган була, дип яза Mash Iptash Телеграм-каналы.

Фатир хуҗасы элемтәгә бармаган, этләрен иртән иртүк яки төнгә таба гына урамга алып чыга торган була. Ул хастаханәгә китә, танышыннан хуҗалыгына күз-колак булып торуны сорый. Таныш хатыны фатирдагы мәхшәрне күрә һәм «Зоозабота» белгечләренә шалтырата.

Волонтерлар чүп-чар арасында берничә сәгать актарына – ике этнең баш сөяген, яңарак үлгән бер эт үләксәсе таба, исән этләрне дә көч-хәлгә санап чыгалар.

Иң зәгыйфь ике этне (берсе буаз, берсенең кистасы була) шундук алып китәләр, тагын өч этне икенче көнне алып чыгалар. Калган этләрне тагын бер көннән соң килеп алалар – чөнки фатирда теләсә-нәрсә өелгән, һәм этләр янына керерлек булмый.

Идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәләр – анда булышырга вәгъдә бирсәләр дә, соңгы мизгелдә юкка чыгалар: этләрне алып китеп бетергәч кенә чистартабыз дип әйтәләр. Соңыннан активистлар участковыйдан ярдәм сорарга уйлый, тик анысы хәтта күршеләренең шалтыратуына да җавап бирми. Ахыр чиктә, активистлар фатирны үзләре чистартырга мәҗбүр була. Фатир хуҗасы барысын да күрә, 11 эте булуын әйтә. Белгечләр исә, 8 эт саный: бишесен беренче килгәндә, өчесен соңгы мәртәбә килгәндә саный. Калганнарын шушы этләр үк ашап бетергән булырга мөмкин, дип саный алар. Хуҗага карата хайваннарга кырыс мөнәсәбәттә булган өчен гариза язганнар. Аның этләрен «Зооүзәктә» ветеринарлар карый һәм аларга яңа йорт табачаклар.