«Татарстан тарихында бу хәлнең булганы юк. Мондый фурор булганы юк» // «Әкият»кә 90 тулды
«Әкият» курчак театры үзенең 90 еллык юбилеен «Шомбай FEST» халыкара курчак театры фестиваленең йомгаклау тантанасы белән берләштерде. Бу шулай ук Илгиз Зәйниевның театрның сәнгать җитәкчелегендәге 5 ел эшләве, димәк, кайбер нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге дә иде. Әлбәттә, өч «Алтын битлек»кә ия булган театрның бу очрак буенча да рәсми котлаулар кабул итүе иде.
«Алтын битлек» дигәннән, театр «алтын битлек»ләрне фойеда пыяла астына тамашачы хозурына урнаштырып куйган. Шунда ук «битлекләрнең» хуҗалары – Татарстанда режиссер буларак бердәнбер «Алтын битлек» лауреаты Илгиз Зәйниев тә, Татарстаннан актер буларак бердәнбер «Алтын битлек» лауреаты Дилүс Хуҗахмәтов та үтештереп китәләр.
-
«Алтын битлек» вә татарлар
ххх
Юбилей көне фестиваль программасындагы соңгы спектакль белән – Баку марионеткалар театрының «Аршин мал алан» спектакле белән башланды да, кич театрның зур залына йомгаклау һәм юбилей тантанасына җыелдык. Менә 1 нче рәттә ветераннар тезелешеп утыра. Мин баламны җитәкләп курчак театрына йөргәндә безне елмаеп каршы алган апайлар хәзер лаеклы ялда, әмма алар шулкадәр якын – баламның балачагының бер кисәге бит алар.
Әлеге театрда 40 еллап эшләгән Роза Сәетнуровна Яппарова, 42 ел баш режиссер булган Илдус Насихович Зиннуров та биредә. Шушы театрда еш куелган быелгы Тукай премиясе лауреаты Борис Вайнер да килгән.
Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Камал театры директоры Илфир Якупов, Минзәлә театры режиссеры Дамир Самирханов, Казан ТЮЗы директоры Айгөл Горнышева биредә. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин да килгән. Кайбер театр җитәкчеләре урынбасарларын юллаган, кайберләреннән бер вәкил дә күренми.
Мәдәният министры Ирада Әюпованың ашыгып кына сугылуы түгел иде, башланырга байтак вакыт бар иде әле, килеп журналистлар белән сөйләшеп торырга да вакыт тапты. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да алданрак килде. «Кече шәһәр театрлары» һәм «Театр – балаларга» федераль проектларның республика кураторы Наталья Рыбакова да биредә.
Тантаналы кичә шартлы рәвештә икегә бүленеп, беренче өлешендә фестиваль йомгаклары булса, икенче өлешендә тантаналы кичә һәм ветераннарны һәм театр хезмәткәрләрен бүләкләүләр иде. Әлеге язмада тантаналы кичәнең нәкъ менә 90 еллык юбилей өлешенә тукталырмын. Кунакларның җылы сүзләрен кыскача гына булса да текст форматында интернет киңлекләренә чыгарырга ашыгам.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «90 ел – зур затлы яшь, зирәк акыл барлыкка килгән чак. Әмма курчак театрына балалар театры буларак шаянлыкны да саклап калырга кирәк. Сез моны оста булдырасыз. Театр алдында безне кочагын җәйгән малай каршылый, ул дөньяга ачык, ул ачыклыктан курыкмый. Миңа калса, бу сезнең үз йөзегез. Театраль гаиләгезне саклагыз, иҗади тирәлектә бер-береңне аңлый белү бик кирәк.
«Әкият» курчак театрының төрле чоры булды. Роза Сәетнуровна һәм Илдус Насихович белән бергә тапшырулар да эшләдек. Курчак театрының бүгенгесе әкият кебек. «Алтын битлек» театр премиясенә дә ия булды. Биредә иҗат итү зур бәхет, сезгә тугры тамашачылар телим».
Камал татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов: «Камал театры исеменнән матур юбилеегыз белән котларга рөхсәт итегез! Мин бу театрның даими тамашачысы идем, чөнки балаларым белән йөрдем. Бу театрда могҗизага ышанган якты кешеләр эшли. Могҗизага ышанудан туктамагыз!
Әлбәттә инде, милли курчак театры тоту бүгенге көндә җиңел түгел. Бу зур вазифа, бу зур эш. Чөнки сезнең тамашачы безгә килә һәм без аны кочак җәеп каршы алабыз. Безгә тамашачы үстереп биргән өчен сезгә бик зур рәхмәт!»
Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов: «Минем дә бу театр юбилеенда өлешем бар – чөнки мин монда бер спектакльдә уйныйм. Барыгызга да зур рәхмәт!»
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының директор урынбасары Юрий Ларионов: «Мин театрны 90 еллыгы белән котлавым белән бәхетлемен. Мин Казан театр училищесында курчак театры актёрына 2 ел укыдым, мине бу театрның нигезендә торган шәхес – Борис Рачков укытты. Ни кызганыч, бу театр артисты була алмадым. Мин бу театрның хәзерге җитәкчелеген генә түгел, театрның бүгенге казанышларына нигез салган ветераннарны да котлыйм.
Театрның 3 «маска» алуларын хәзер генә ишеттем. Колакларыма ышанмыйм. Чын күңелдән бу җиңү белән котлыйм. Бу гаҗәеп күренеш».
Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева: «Минем «Әкият» курчак театрына аерым мөнәсәбәт, чөнки мин аның диварлары арасында үстем. Минем әнием театр педагогы булып эшләгәндә мин – нәни кызчык театр могҗизасына исем китеп биредә йөри идем.
Илгиз Газинурович, безнекеләр әйткәнчә, Илгиз абый, син бездә эшләдең дә, безнең театр юбилеен да үткәрдең, без сине әле дә сагынып искә алабыз. Ихластан котлыйм».
Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «ХХ гасырның алтмышынчы еллары. Азнакай районының кечкенә генә авыл клубына шушы театр килде. Хөрмәтле коллегалар, дуслар, туганнар, миндә, кечкенә кыз балада театр магиясен шушы театр тудырды. Шушы театрга каһарманнарча хезмәт иткән һәрберегезгә хөрмәтем чиксез.
Безнең беркайчан да мондый фурор булганы юк иде – беръюлы өч «Алтын битлек»! Безнең Татарстан тарихында мондый хәлнең булганы юк. Бу «Әкият» курчак театры казанышы!»
Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссёры Дамир Самирханов: «Сезне матур 90 еллык юбилей белән котлыйбыз. Элек «Әкият» курчак театрының үз юлы, драма театрларының үзенеке иде. Хәзер безнең Минзәлә театрының «Әкият» курчак театры белән юллары урала башлады һәм аның нәтиҗәләре дә матур. Безнең «Ләкләк» бэби-театрлар фестивалендә «Әкият» курчак театры катнаша, Илгиз Зәйниев махсус безнең өчен пьеса язып аны үзе куйды. Без ул «Ситса туй» комедиясе белән бөтен республиканы урадык, Мәскәүдә булдык – бөтен җирдә дан-шөһрәт казанабыз. Беръюлы өч «Алтын битлек» алуыгыз бик зур казаныш. Котлыйм!»
Чаллы дәүләт курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова: «На утренник детский артисты спешат.
У них в чемоданах артисты лежат.
Счастливей артистов, наверное, нет:
Мы в куклы играем До старости лет.
И нету артистов несчастнее нас:
Никто нас не видит,
Мы скрыты от глаз» (Валентин Берестов шигыре. Авт). Биредә безне – курчак театрын күрделәр, котлыйлар. Республика җитәкчелегенә ярдәм өчен зур рәхмәт! Коллегалар, без сезне яратабыз».
Әтнә дәүләт театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Сезне шушы зур юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Барлык котлауларга кушылабыз».
Тинчурин театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева: «Театрларыбызның котлауларына Тинчурин театры да кушыла. Юбилеегыз белән!»
Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Мин бу сәхнәгә чыккач тылсым турында сөйләргә теләгән идем. Без бүгенге тормышта бик пракматикка әверелдек, безнең барысы да берничә ел алдан исәпләнгән. Бөтенебез ипотека түли бит – түләүләр дә күп елларга исәпләнгән. Кайчакта тукталып як-якка каранасы килә, күзләрне зур ачып дөньяга күз саласы һәм тылсым-могҗизаның никадәр күп икәнлеген күрәсе килә. Без бүген барыбыз да шушы могҗиза шаһитлары. Сәхнәдәгеләр чын-чынлап тылсымчылар.
Бу фестиваль без шушы яңа бинага күчкәч үк уйлап табылды. Без аны 2012 елның 1 мартында ачуыбызны яхшы хәтерлим. Зилә Рәхимьяновна бүген залда түгел, ул бит мәдәният министры буларак балаларыбыз өчен шушы әкият сараен салу турында хыялланды. Тагын бер тылсымчы Минтимер Шәймиев фея Зилә Вәлиева сүзләрен ишетте һәм эшне башлап җибәрде. Без могҗизалар сарае сала башладык. Бу мөгаен шәһәребездә һәм илебездә генә түгел, дөньядагы иң матур курчак театрларының берседер. Ниһаять без чиркәү бинасын мәхәлләгә тапшырып яңа бинага күчкәч өч тылсымчы – Роза Яппарова, Илдус Зиннуров һәм Людмила Дьяченко эшкә алынды: алар фестиваль уйлап тапты. Чөнки биредәге сәхнә тылсым мәктәбенә тиң иде. Мин фестивальнең беренчесендә сәхгәгә чыккач та: «Без монда укырга һәм өйрәнергә тиеш», дигән идем. Вакыт шуны күрсәтә – без талантлы укучылар икән һәм безнең театрыбыз «Алтын битлек» иясе.
Бүген безнең тамашачыбыз балалар гына түгел, бу да әһәмиятле. Балалар белән әти-әниләр дә килә һәм без алар өчен аерым репертуар корабыз. Әлеге репертуар яшенә карамастан могҗизага ышанган кешеләр өчен, алар курчаклардан да өйрәнергә тайчынмыйлар.
Роза Сәетнуровна, Илдус Насихович, Людмила Александровна, рәхмәт сезгә: сез традицияләрне сакладыгыз. Илгиз, сезгә дә рәхмәт – традицияләрне саклыйсыз, сез монда дистә еллар дәвамында оешкан гаилә мөнәсәбәтләре магиясен җимермәдегез».
Ирада Әюпова чыгышын Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның рәхмәт сүзләре белән тәмамлады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Чыгышының азагында тагын бер әкияти сарай ачылуын көтүебезне дә искәртте. «Анда республиканың барлык театрлары үзләрен өйдәге кебек хис итәрләр. Тамашачы әлеге могҗизалы курчак театры аша үтеп Камал театрының гаҗәеп бинасына килсен иде. Безнең киләчәгебез бар», диде ул.
Ирада Әюпова ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырырга «Әкият» курчак театрының ветеран җитәкчеләрен – Роза Яппарова һәм Илдус Зиннуровны сәхнәгә чакырды.
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының элеккеге директоры Роза Яппарова: «Мин бу театрда 40 елдан артык эшләдем. Янәшәмдә Илдус Зиннуров һәм Людмила Дьяченколар булды. Людмила Александровнаның бүген килә алмавы кызганыч, авырый. Курчак театрында рәссамнар югары бәяләнә, бездә 50 елга якын Губскийлар эшләде.
Театрга нигез салынганнан бирле ул ике телле булып эшли һәм ике труппа беркайчан да конфликтка кермәде. Режиссерларыбыз артистларны үзләре әзерләде. Бүген алдыбызда 33 актер тора һәм алар барысы да безнең режиссерларның шәкертләре. Хәзер Илгиз Зәйниев белән Илфат Ганиевның эшенә «Нинди шәп тандем!» дип сокланып карыйм. Җаным тыныч: театр ышанычлы кулларда. Театр өч «Алтын битлек» алган икән, молодцы, моның артында үткән буынның да эше тора.
Театр ачылганнан бирле иң яхшы драматурглар, рәссамнар белән эшләде. Чөнки баланың театр сәнгате белән очрашуы безнең театрдан башлана. Безнең спектакльләр аша балалар яхшы белән начарны, ак белән караны аерырга өйрәнә.
Шунысын да әйтми кала алмыйм: бинаны төзи башлаганда Рөстәм Нургалиевич Премьер-министр иде һәм төзелеш барышын контрольдә тотты...»
«Ачылу тантанасы да Рөстәм Нургалиевичның туган көненә туры килде. Ул хәзер дә, элек тә театр тормышын ярдәменнән ташламады», дип сүзгә кушылды Ирада Әюпова.
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының элеккеге баш режиссеры Илдус Зиннуров: «Мин бу театрның 40 еллыгын күргән кеше. Ул вакытта Санкт-Петербургта укый идем. 50 ел узып та киткән. Мин 42 ел шушы театрның баш режиссеры идем. Шушы театрга хезмәт иттем. Безнең бик шәп коллектив – барыгызга да рәхмәт. Республика җитәкчелегенә рәхмәт – шушы затлы бинаны төзедек. Безнең республика балаларга шундый бина бүләк итә алды. Эстафетаны искиткеч драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев кабул итеп алуына бик шатмын, аңа риза булып алынуы өчен рәхмәт. Без хәзер бирегә килеп аларның казанышларына сокланабыз».
Ниһаять, Илгиз Зәйниевның котлауларга җавап сүзен әйтер вакыты җитте. «Мин сәхнә уртасына басам, коллективтан беркемнең аркама атмаячагын тәгаен беләм», дип башлады ул сүзен. Сәхнәне тутырып театр труппасы, цехлардагы хезмәткәрләр баскан иде.
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Фестивальдән башлыйм – катнашучыларга барыгызга да рәхмәт! Спектакльләр чыгару, фестивальләр, лабораторияләр үткәрү мөмкинлеге өчен республикага рәхмәт! Фестиваль оештыру авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән театр администрациясенә һәм башкарма директор Илфат Ганиевка рәхмәт!
Юбилейга килгәндә, сценарийны язганда театр тарихына кагылмадым, чөнки барыбер сөйләячәкләрен белдем. Ветераннарга рәхмәт! Коллективка рәхмәт – цехларга, артистларга... Бездә һәр курчак кулдан ясала, җан җылысын кушмасаң ул килеп чыкмый. Театр биш елда зур ыргылыш ясады. Чөнки потенциал бар иде. Мин труппага бер генә яңа артист та алмадым. Барысы да Илдус Насихович һәм Роза Сәетнуровна казанышы. Барысы да миңа кадәр алынган кешеләр эшли. 5 ел эчендә без чыгарган 40 спектакль шушы кешеләр эше. Бина буенча да, структура буенча да барысы да әзер иде, безгә бары тик иҗат итәсе генә иде. Бер проблемабыз да булмады, без бәхетле җитәкчеләр – чөнки әзергә килдек. Барыгызны да юбилеебыз белән! Мин барыгызны да яратам. Без шулай яшибез: иҗат итәбез, яратабыз, әле үсәсе мөмкинлекләребез бар. Театр берүзе генә үсә алмый, чөнки ул ялан кырда утырмый, без барлык театрлар бергә, келәм асты сугышлары оештырмыйча гына үсәбез. Ирада Әюповага рәхмәт – ул гаҗәеп җитәкче. Аның өч урынбасары да безнең тамашачы, бернинди рәсми чараларсыз гап-гади спектакльләрне карарга киләләр. Бу безгә югары бәя. Барыгызга да рәхмәт! Киләчәгебез якты булсын!»