ru24.pro
Все новости
Май
2024

Җырчы Мәликә Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булган

0

Җырчы Мәликә социаль челтәрләрдәге дусларына зур куанычын җиткерде.

«Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә миңа Россиянең атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде», – дип яза ул.

«Мәликә, син булдырасың Минем котлауларымны кабул итеп ал, молодец кыз син»;

«Синең искиткеч талантың һәм күпьеллык иҗатың шулай югары бәяләнүгә шатбыз. Котлыйбыз, кадерлебез! Алга таба да югары үрләр яула!»;

«Мин – сезнең күптәнге фанатыгыз. Сезнең иҗатны бик хөрмәт итәм»;

«Син инде безнең өчен күптән халык артисты! Талант!» – дип язалар аңа.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Мәликә үзенең иҗат юлын татар сәхнәсендә, «Барс-Медиа» продюсерлык үзәге аша башлаган иде. Соңгы елларда ул Мәскәүдә яши, кинода төшә һәм Татарстанда сирәк кенә чыгыш ясый, ә татар телендә җырлары соңгы елларда бөтенләй ишетелми диярлек.

«Сөйдем сине, син дә мине Сөяреңә ышанып. Әле дә сөям, әле дә сөям, Әле дә сөям шашынып» дип җырлаучы Мәликәне хәтерлисезме?