ru24.pro
Все новости
Май
2024

15 минутта грушадан десерт ясау рецепты

0

Десерт белән сыйлану өчен ресторанга бару мәҗбүри түгел. Гади, әмма тәмле десертны бары 15 минутта өйдә дә ясап була. Мисал өчен карамельле груша рецептын тәкъдим итәм.

Ингредиентлар: 300 грамм груша, 50 грамм шикәр комы, 30 грамм атланмай, 2 бал кашыгы лимон согы, 1 бал кашыгы корица.

Табаны сүрән утка куярга, майны шикәр комы һәм лимон согы белән эретергә. Болгатырга кирәкми, бары тик табаны ара-тирә селкетеп алырга була. Әлеге масса карамельгә әверелгән арада грушаны дүрткә бүләргә, орлыгын алырга.

Бу массага төс кергәч, грушаларны табага тезәргә. Корица өстәргә һәм болгатып алырга да 7 минут пешерергә, груша куе карамель соусы белән капланырга тиеш.

Әзер грушаны тәлинкәгә салырга һәм кайнар килеш табынга бирергә. Бу десертка өстәмә буларак, туңдырма салырга яки бөтнек яфрагы белән бизәргә була.