ru24.pro
Все новости
Май
2024

«Әти, бездә террорчылар»: Мәскәүдә мәктәп укучысы әтисен куркыныч хәбәр белән куркыткан

0

Мәскәүдә яшәүче бер ир-ат шәһәр үзәгендәге мәктәпкә һөҗүм итүләре турында хәбәр иткән. «Әти, бездә террорчылар», – дип язган аңа кызы. Бала мәктәпкә теракт куркынычы янавы турында белдерү ишеткәнен әйткән. Әтисе кызына тәрәзәдән качарга киңәш итә, ул мәктәптә «учения» – террорчылар кергән очракта башкарылырга тиешле гамәлләрнең күнекмәләре оештырылган булуын белмәгән.

Әтисен куркуга салган кыз Мәскәүнең «Мәдәният паркы» станциясе янындагы 1253 нче мәктәптә укый. Бинада теракт куркынычы турында белдерү яңгырагач, укытучылар ишекләрне бикләп, утны сүндергән. Кабинетка кемдер кермәкче булган. Мәктәп баласы әтисенә видео да җибәргән, анда укучылар кабинет почмагындагы парталар астында утыра. Ир-ат кызына, ишек ватылса, тәрәзәдән сикерергә киңәш иткән.

Ата кеше шунда ук ашыгыч ярдәм хезмәтләренә мәктәпкә һөҗүм ясалуы турында хәбәр иткән. Әмма аның борчылулары урынсыз булып чыга, чөнки бүген бөтен Россия мәктәпләрендә террорчылыкка каршы күнегүләр уза. Күрәсең, мәктәптә укучы кыз һәм аның әти-әнисе бу мәгълүматны алдан белми калган.