ru24.pro
Все новости
Май
2024

Өч аюга юлыккан Илсур исән калган

0

Башкортстанда Илсур исемле бер егет, йөгергән вакытта, 3 аюга юлыккан. Ул җәнлекләрне кычкырып куркыта алган, дип яза «База» Телеграм-каналы.

Илсур сүзләренчә, берничә көн элек ул Көчек авылына кайткан. Шимбә көнне көндез йөгерергә чыккан. Йөгергәндә, ул куаклар арасында кыштырдаган тавыш ишетә һәм кинәт ике аю күреп ала.

«Мин катып калдым, нәрсә эшләргә дә белмәдем. Кычкырдым, бар көчемә акыра башладым. Аюлар 10 метр чамасы ераклыкта туктап калды, аннан миңа һөҗүмгә килә башладылар. Мин кычкырам, бер аю чапты, кая киткәнен күрми калдым. Ә икенчесе һөҗүмгә килә башлады», – дип сөйләгән Илсур.

Шуннан соң ул тагын бер аю күреп ала. Монысы аю балаларының әнисе булган булырга мөмкин. Илсур сүзләренчә, бу вакытта ул барыннан да бигрәк әнисе турында уйлаган. Үзе белән ни булганын ничек белер, моны ничек кичерер, дип уйланган.

Илсур сүзләренчә, ул йөгереп китәргә теләгән, әмма аюларның да үзе артыннан чабачагын, әгәр агач башына менсә, аюлар да аның артыннан менәчәген аңлаган. Ахыр чиктә, ул бер агач ботагын эләктереп ала һәм аюларга кизәнә. Аю балалары аның яныннан йөгереп китә һәм икенче агачка үрмәли. Тик бу вакытта аңа ана аю һөҗүмгә килә башлый.

«Мин тагын акыра башладым. Соңыннан аю бераз чигенде, мин дә кулларымны төшерә башладым. Кулларым калтырады. Мин кычкырдым, һәм шул вакытта ана аю артка чигенде, балаларының агач башыннан төшкәнен көтеп торды, соңыннан алар китте», – дип сөйли ул.

Илсур шушы вакытта гел дога укуын һәм әнисе турында гына уйлавын әйтә. Аюлар киткәч, ул да өенә чапкан.