Җизни, тальян һәм без (Алмаз Хәмзин)
Их, хәзерге кебек акылларым булса!.. Нишләр идең, дисезме? Юк, әллә ни дә түгел әлеге уфтанып үкенеп куюым. Сүзем тальян гармун турында... Җизнинеке... Ул – минем әти ягыннан әбиемнең сеңлесенең ире. Фәхер исемле. Гомер буе тимерче булып эшләде. Осталыгы тирә-якларга мәгълүм һөнәрче. Аның турында бик озак җәелеп китеп сөйләргә мөмкин. Ләкин мин хәзер аның Ватан сугышындагы бер хатирәсен искә төшереп утырам. Гел сөйли иде ул аны мәҗлесләрдә, шул тальянын тартып-сузып уйнап утырганда, бигрәк тә Сабантуйларда туганнар җыелышканда. Дөньябызны онытып тыңлый идек шуның маҗаралы истәлекләрен. Без – балалар өчен, бигрәк тә малайларга шаккаткыч хәлләр бит аның эчтәлегендә. Герой булган икән минем җизни, дип уйлап йөри идем. Ничек булмасын, мин бит җизнинең тимерче алачыгында утта кайнап торган тимерләрдән әллә нинди могҗизалы әйберләр ясаганын күргән малай! Ул алачык безнең бакча артында гына иде. Ярдәмчесе – кувалда белән анда-монда тимергә бер тондырып торучысы – Бәдри абзый. Ә җизнинең бәләкәй генә чүкече сандал өстендә биеп тора. Аларның шулай эшләвендә ниндидер музыка чыгып яңгырый сыман.
Җизнинең төшке ашкамы яки кичке якта эштән кайткандамы безгә кереп чыга торган гадәте бар. Минем гармунда уйнаганымны тыңлый. Мактап куйгалый. Әти-әнигә дә: «Малаегыз бик сәләтле!» – ди. Шулайдырмы, юктырмы, мин анысын белмим, әмма мактаулы сүзләр тыңлавы рәхәт. Ул үзе дә бит әлеге дә баягы тальянын бик шәп сайрата. Кыңгырауларын чыңлатып җибәрсә, әллә нинди сихри дөньяга чумасың.
Үзе сөйләве буенча, аны сугыштан алып кайткан икән. Җиз телле, дип тә өсти.
Бабам белән бераз «шайтан суы» «төчкертеп» алган булсалар, әллә ниләр сөйләп китәләр. Бабай – үзенекен, җизни – үзенекен. Бабай Волхов фронтыннан пленга эләккән. Ә җизни машина йөртүче булып сугышкан. Кулында – автомат һәм руль. Ә бабай – миномётчик.
Җизнинең машинасы тупка тотылып, тәгәрмәчләре эштән чыга, һәм радиаторының суы агып бетә. Җизни үзе болай сөйли: «Кулга ядрә кыйпылчыгы тиеп нишләргә белмичә торганда, якындагы окоптан берничә безнең солдат чыгып, урманга таба йөгерделәр, ә миңа инде алар артыннан иярергә соң. Арттан аларга ут ачып, нимесләр килә. Ә мин мотор капкачын ачтым да, кысылып, әле суынып та җитмәгән моторны кочакладым. Кайнар, нәгъләт, шулай да тән пешәрлек түгел. Капкачны эчке яктан ачылмаслык итеп каптырып куйдым. Нимесләр килделәр, сизәм, машинаны бер кат әйләнеп чыктылар, эт кебегрәк һау-һау сөйләштеләр дә безнекеләр артыннан эзәрлекләп китеп бардылар. Тынымны да чыгармыйча байтак яттым. Инде караңгы төшеп килә, эчкәрәк этеп куелган автоматымны алып, капкачны ачтым. Янәшәдә шикләнерлек тавышлар ишетелми, кабинаның пыяласы коелып, идәндә аунап яткан тальянны каплаган. Күрәсең, нимесләр аңа игътибар итмәгәннәр, бәлки, итеп тә кирәксенмәгәннәрдер. Ник дисәң, эшләре тыгыз».
Менә шуннан соң җизни, яраланган килеш, гармунны да ташламыйча, безнекеләрне табып, дәваланып сугыштан кайткан. Гомере буе шул гармуныннан «Герман көе»н уйнап йөрде, мине дә җырлаткалый иде. Хәзер дә ул җырны җырлап, сугыштан кайта алмаганнарны искә төшерәм. Сугыш куптаручыларга ләгънәт итеп... Тик менә җизнинең генә тальянын саклап кала алмадым – каядыр югалды. Якты дөньядан хуҗасы китү хәсрәтеннән ул да мәңгелеккә тынгандыр инде…
«Чаян» журналыннан.