ru24.pro
Все новости
Май
2024

Федераль эзләүдәге Илүсә Фәләхова элемтәгә чыккан: үзе ябыккан, улы үскән

0

Дубайга күченеп киткән һәм туристларга арзанлы турлар сату вакыйгасыннан соң федераль эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева социаль челтәрдә 2 айга югалып торган иде. Шушы көннәрдә ул язылучылары белән элемтәгә чыкты. Аның кәефе шәп.

  • Дубайда яшәгән блогер Илүсә Миңнегалиеваны ни өчен федераль эзләүгә биргәннәр?

Блогер язылучыларының хатларын да күрсәтте: «ниһаять, сез исән-сау», «сезнең өчен борчылып йөрим» дип язганнар аңа. Ә комментарийларда «аны кулга алмаганнармени әле» дип кызыксыналар.

«2 ай берни дә төшермәдем. Беләм, бәләкәчнең хәлләре белән кызыксынасыз. Вакыт тиз уза, Алимга 4 ай була. Бу күлмәкне кимим, сезгә күрсәтер өчен генә кидем. Мин менә шулай ябыктым. Битемнән дә күренәдер. Ничә кг га ябыкканымны белмим, үлчәнмәдем», – дип сөйли Илүсә.

Ул тагын бер яңалыгын җиткерә. «Безгә туристлар килә башлады», – дип язып, ул бер хатын-кызның фотосын да урнаштырган.

  • Дубайда Илүсә Фәләхова янында яшәгән блогер: «Дөресен сөйләсәләр, бар да яхшы булыр иде»

  • Илүсә Миңнегалиева алданган туристларына янә Дубайга сәяхәт тәкъдим итә