«Акырма» – Фирдүс Тямаев усал хатыннарга багышланган җыр яздырган
Җырчы Фирдүс Тямаев усал хатыннарга багышланган шаян җыр яздырган.
«Өр-яңа җыр – «Акырма». Бу җыр – иң усал хатыннар турында. Мин сезне просто люблю. Ир-атлар, ниһаять, сезнең өчен җыр чыкты. Тиз арада хатыннарыгызга җибәрегез. Хөрмәтле хатын-кызлар, яратып кына, яме», – дип яза ул телеграм-каналында, җырдан бер өзек куеп.
Бу җырга карата төрле реакцияләр булачагын Фирдүс алдан ук чамалагандыр. Постны куеп та өлгермәгән, инде: «Без бит болай гына акырмыйбыз. Димәк, акырырга сәбәп биргәннәр»... Читать дальше...