ru24.pro
Все новости
Июнь
2017

Дәвектә ифтар мәҗлесе үткәрделәр һәм авыл имамын билгеләделәр

0

Мөэмин-мөселманнар өчен изге Ураза ае дәвам итә.

Изге Рамазан ае тәмамланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Кичә, ягъни 20 июнь көнне Дәвек авылының хәниф мәчетендә авыл халкы өчен ифтар мәҗлесе үтте. Аны авылның мәртәбәле егетләре оештырды. Анда 70 тән артык кеше катнашты. Әлеге ифтар мәҗлесенә районыбызның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас та килгән иде. Ул бирегә җыелучыларны сәламлап, ураза аеның чистарыну ае булуын ассызыклап үтте, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә кирәклегенә өндәде, авыл халкының сорауларына җавап бирде һәм бик үтемле вәгазь сөйләде. Ураза тотучыларны сөендереп, изге эшләр башкаручыларга рәхмәтен җиткерде. Ифтар мәҗлесе азагында авыл имамы булып кабат Илшат Лотфуллин сайланды.

Сезнең игътибарга "Фотогалерея" рубрикасында әлеге мәҗлестән фотомизгелләр тәкъдим итәбез.