Главные новости Менделеевска
Менделеевск
Сентябрь
2024
1
2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Ильмира Нәгыймова: «Бертуган энемне хәрби операциягә алып китәләр»

0

Бүген генә Ильмира Нәгыймованың сәламәтлегенә кагылышлы борчулары чыгуы турында хәбәр иткән идек. Җырчы соңгы вакытта паник атакалар, ягъни паник һөҗүмнәрдән интегә. Аз гына борчылса да, җырчыга һава җитми, ул тыела алмыйча елый башлый. Аңын җуйган вакытлары да була икән.

  • Ильмира Нәгыймова: «Аңымны җуям, һава җитми»

Бүген кичкә Ильмирага тагын бер авыр хәбәр килеп ирешкән. Иртәгә аның бертуган энесе махсус хәрби операциягә озатыла.

«Иртәгә бертуган энемне СВОга алып китәләр. Исән-сау гына әйләнеп кайтсын», – дип җиткерде бу күңелсез хәбәрне Ильмира.

Ильмира Нәгыймова Менделеевск районы Ижевка авылында туган. 5 балалы гаиләдә үскән. Апасы фаҗигале төстә һәлак булган. Абыйсы коронавирустан 2022 елда 36 яшендә вафат булды. Сеңлесенең йөрәгендә кардиостимулятор тора. Энесе турында да борчулы хәбәр килгән...

  • Ильмира Нәгыймова абыйсы үлеме турында: «Үпкәләре шешкән... Ике баласы калды...»
  • Ильмира Нәгыймова беренче җырын христиан динен кабул иткән бертуган апасының язмышына багышлаган

  • Җырчы Ильмира Нәгыймова бертуган сеңлесен операциягә алып килгән: «Иртәгә йөрәгенә 6нчы тапкыр операция ясата»