«Балалары белән каршыбызга очрады» – Мамадышта ана аю 9 сарыкка һөҗүм иткән
Соңгы вакытта Татарстан урманнарында аюлар артуы хакында еш ишетәбез. Юл кырыенда яки басуда чабып йөргән аюлар гаиләсен машинадан гына видеога төшереп алганнары да, ерткычлар белән күзгә-күз очрашканнары да булды. Шушы көннәрдә генә Ишки авылы басуында механизаторларның 3 балалы аю күрүләре турында язган идек. (Сүз уңаеннан, Ишки дә – Норма урманчылыгының күршесендәге авыл.) Әмма бу җанварларның авылларга шул дәрәҗәдә якын килеп, мал-туарга зыян салуы турындагы хәбәрләр ишетелгәне юк иде әле.
- Татарстан басуында аю балалары күргәннәр: Буада? Мамадышта? Әллә чын, әллә ялган...
Нормада яшәүче Хановлар гаиләсе күпләп сарыклар асрый. Үзләренә ит өчен һәм корбанлыкка сатарга дип үрчетәләр. Малларын урман кырыендагы сусыл азыклы кырда электр көтүчесе «көтә». Көн дәвамында баргалап, малларга күз салып кайталар. Тик моңа кадәр сарыклары югалганы булмаганга, аю кадәр аю килеп, ничәмә-ничә баш терлекне буып китәр дип, күз алдына да китермиләр. Көтүлеккә барып, бер сарыкларын да таба алмыйча кайтканнан соң да, аю эшедер, дип уйламыйлар әле. Йорт хуҗасы Сергей Хановның үзен туры китерә алмадык. Бу көн вакыйгаларын безгә Сергей абыйның тормыш иптәше Зәлилә апа Ханова сөйләде.
«Миннән ерак та түгел аю утыра, аягы белән чокыр казый»
Сарыклар югалгач, башта – ирем, аннан соң мин чыгып киттем. Ул көнне кичкә кадәр эзләсәк тә, бер сарыгыбызны да таба алмыйча кайттык. «Электр көтүчесе»н бәреп чыкканга, якын тирәдә генә йөриләрдер, дип уйладык. Икенче көнне иртән урман кырыеннан аерылып киткән 2 тәкәбезне очратып, куып алып кайттык.
Ирем мәктәп автобусында балалар йөртә. Укучыларны кайтаргач, калган сарыкларны эзләргә дип, тагын чыгып китте. Шул көнне аюның үзен дә күреп кайтты.
«Урман эченәрәк кергән идем, борыны киселгән бер бәрәнебез ята. Башта нәрсә булганын аңламадым. Нишләгән бу дип, аптырап тордым. Карасам, миннән ерак та түгел, сырты белән аю утыра. Үзе аягы белән чокыр казый, сарыкны күмә», – дип сөйләде ирем. Үзе бик каты куркып, йөгерә-йөгерә өйгә кайтып керде. Битләре тырналып, аяклары ертылып беткән иде. Аю артымнан җитмәсен дип, йөгергән дә йөгергән инде ул. Шуннан соң күршедәге ир-атлар белән машиналар, тракторларда шул аю утырган урынга киттек. (Авылдашларыбыз, күршеләребез бик ярдәмчел безнең. Бөтен машиналы кешеләр ярдәмгә кузгалды.) Без барганда, аю киткән иде инде, бәрәннәрнең гәүдәләрен генә таптык. Икесен күмәргә өлгергән. Калганнарын бәргән дә салган, бәргән дә салган. Барысының да корсакларын ярган. Аю, күрәсең, корбанын шулай ашый. Исән сарыкларны өченче көнне генә табып алып кайттык, икесе яралы иде, 4 көн буе ашамадылар. Ул көнне аю 3 баласы белән каршыбызга очрады. Күмеп куйган сарыкларны ашарга дип килүе булгандыр», –дип сөйләде бу хакта Зәлилә апа.
«Бу хәлдән соң сарыкларын сатып җибәрделәр»
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, булган вакыйгалардан соң, урман эчендә утырган авыл халкы ишегалдына чыгарга да шүрли.
Минем бу авылга кияүгә чыкканыма 27 ел. Мондый тамашаны күргәнем юк иде. Электән авылыбыз белән мал-туар асрадык. Хәзер күпчелек халык пенсия яшендә инде, яшь гаиләләрнең генә маллары бар. Иремнең энесе дә сарыклар тота иде, алар шушы хәл булганның икенче көнендә үк сарыкларын сатып җибәрделәр. Кеше хәзер сарыкларын кырга чыгарырга курка. Без дә исән калганнарын сарайга бикләп куйдык, печән чабып алып кайтып ашатабыз. Ничек чыгарасың аларны, үзебез дә чыгарга куркабыз әле. Мин фельдшер булып эшлим, ФАПка эшкә дә машина белән менәм. Үлән биек быел, куркыта. Пенсионерлар көннәр буе өйләрендә утыралар, кибет килгәндә генә чыгып керәләр. Безнең бит, гомер буе яшәп, елан, куян-төлкедән кала бер әйбер дә күргәнебез юк иде, – ди ул.
Зәлилә апа, әле ярый аю иремә һөҗүм итәргә җитешмәгән, дип сөенә. Югыйсә, йорт хуҗасы куркыныч ерткычтан ерак булмаган, өенә исән-сау кайтып җитәргә өлгергән.
Малларны кызгандык инде, әмма ярар, иремнең үзенә ташланмаган, дип сөенәм. Балалар да шулай дип тынычландырдылар. «Малларны артыгын тотмасагыз да ярый», – диләр. Әмма Сергей ул – мал дигәндә җанын бирә торган кеше шул.
Моннан 1-2 ел элек урман эченнән печәнен әзерли, авыл хатыннары, әби-чәбиләр белән җыелышып, гөмбәгә йөри торган идек. Быел кая монда гөмбә турында уйлау! – диде Зәлилә апа.
Хәлим Солтанов видеосы:
«Тиздән аюлар ишегалдында йөри башлаячак»
Хәлим абый Солтанов – Хановларның терәлеп торган күршесе. Ерткыч буып ташлаган сарыкларны табарга, алып кайтып үләт базына салырга да аларга ул ярдәм иткән. Шул исәптән, 3 балалы аюның үзен дә күргән.
Аучылар җәмгыятеме, башка җаваплы кешеләрме, кемдер райондагы аюлар санын азайтырга тиеш. Югыйсә, тиздән аюлар безнең ишегалдында йөри башлаячак. Аю авыл читендә йөрүче сарыкларны ала башлады бит... Ашарына сарык булмый икән, уйлап та тормыйча, авылга да киләчәк. Урамга чыгу мәсьәләсен ничек хәл итик? Кешеләр хәзер кичке якта урамга чыгарга курка башладылар!
Мин – шушы авылда туып үскән кеше. Ныгытып кайтып урнашканыма 15 еллаптыр. Безнең якларда аю дигәннең «а» хәрефе дә юк иде элек. Бирегә башка урманнардан күченеп килгәннәрдер. Аларны хәзер шул дәрәҗәдә саклыйлар, бернинди контроль дә юк. Аю бит ул пошиларны, кабаннарны да юк итә, юлында очраган барысын да үтерә. Ничек менә күршене күрми калган, дибез. Аллаһ саклаган, ничек өенә кайтып җиткән. Табышын алырга килгән дип, Сергейга да һөҗүм иткән булса? Аны да шунда күмеп куя иде. Аю – бик куркыныч ерткыч бит ул.
Күршемнең сарыклары җәй буе тыныч кына көтүлектә торды. Аю – бик хәйләкәр җәнлек, әкрен генә күзәтеп йөргән инде ул аларны. Куып алып кергән урманга барысын да. Яшьрәк сарыклар аерылып китә алганнар. Аю буганнары – барысы да буаз сарыклар. Үтергән дә, эчен ярып аткан. Кайсының эчендә – 2, кайсында 3 бәрән. Чаба алмаучыларын сайлап ябышкан. Берәм-берәм күмә дә башлаган булган. Без машина белән килмәгән булсак, күмеп, әкрен генә ашап ятасы булган барысын да.
Фото: © Зәлилә Ханова фотосы
Без исән калган сарыкларны эзләгәндә, аюның үзен дә күрдек. Урманнан 3 баласын ияртеп менеп килә. Күзгә-күз очраштык. Машина тавышыннан куркып, кире борылдылар да урманга кереп чаптылар. Зур, кап-кара аю. Каядыр, көрән аю, дигән мәгълүмат чыккан иде. Көрән түгел, кара төстәге аюлар.
Сыер көтүебез дә авылның икенче ягында, урманнан ераграк басуда. Ләкин көзгә таба аюга симерергә кирәк, ач булса, анда да барып чыгуы ихтимал. «Электр көтүчесе» – 1 метр биеклектәге бер чыбык. Аю өчен ул – әллә бар, әллә юк. Коймаларга кадәр җимереп керә торган ерткыч өчен ул чыбык бернәрсә түгел.
Хәлим Солтанов видеосы:
Соңгы вакытта урманга машина белән чыгып, машинадан ерак китмичә генә гөмбәләр караштырып, җиләкләр җыеп кайта торган идек. Хәзер бетте инде ул урманга чыгулар…
Шушында туып үссәм дә, урман эчендә яшәсәк тә, шәхсән үземнең гомеремдә беренче мәртәбә аю белән очрашуым. Үрчеделәр инде алар монда, саннарын кыскарту турында гына беркем дә уйламый. Бу вакыйгадан соң коткару хезмәтенә шалтыраттык. Алар авыл җирлегенә чыкканнар. Авыл җирлеге башлыгының мылтыгы юк бит, ул нишли ала? Кич белән участковый килде, алар да бернинди дә чара күрмәде. Җирле аучыга шалтыраткан идек, ул аюларны ауларга ярамаганлыгын әйтте. Нишләргә инде безгә хәзер? Ниндидер җитди очрак булуын, аюларның кешегә ташланганын көтәргәме? – дип аптыравын белдерде Хәлим абый «Интертат» хәбәрчесенә.
Фото: © Зәлилә Ханова фотосы
Аюдан саклану өчен киңәшләр
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Мамадыш районы буенча бүлеге җитәкчесе Ринат Шакиров, аюлар кышкы йокыга киткәнче, халыкка сакланып йөрергә киңәш итте. Аның сүзләренчә, бәлки, киләсе елга ерткычларның баш саннарын киметү буенча үзгәрешләр булыр.
Урманнарга якын авылда яшәүчеләргә сакланып йөрергә кирәк инде. Чөнки республика буенча аюларны аулау тыелган. Кызыл китаптан чыгарылсалар да, баш саннары буенча ауларга рөхсәт юк. Мал-туарларны да карап йөртергә кирәк. Аю – урман хуҗасы. Ау юк, тиюче юк, эш булмагач, урманчылар да юк. Тыныч булган, кешесез җирдә җанвар рәхәтләнеп йөри.
Киләсе елга, бәлки, саннарын киметү буенча үзгәрешләр булыр. Аюдан зыян күрү очраклары ешайды бит. Мондый хәлләр безнең районда гына түгел. Башка районнар, шул ук Балык Бистәсендә дә, Саба районында да аюлар артты, – ди ул.
«Без бит инде тайгада яшәмибез, аю белән көн саен очрашып тормыйбыз. Шулай да, бу ерткыч белән «танышырга» туры килә калса, үз-үзеңне ничек тотарга?» – дип тә сорадык Ринат Мостафовичтан.
Аюны күрә калсагыз, әйләнеп, урап узарга! Беркайчан да күзенә карамаска! Йөгермәскә кирәк. Аю бик тиз чаба, йөгерә башласагыз, ул сезне корбаны дип уйлачак. Иң беренче чиратта сакланырга кирәк инде, – диде ул.