«Мисс Татарстан»га күзәтү: матурлык һәм зирәклек ничек сынала?
Ни дисәк тә, җөмһүриятнең гүзәл затлары җыелган иде бит «Пирамида» концертлар залы галиҗәнапләрендә! Әлбәттә, бу сүзләргә карата кемдер: «Юлай, шулкадәр хисләнеп, исәрләнеп кайттыңмы әллә?» – дип әйтергә дә мөмкин. Тик, чынлыкта да шулай. Зал шыгрым тулы түгел иде. Бәлки, моңа билет хаклары да тәэсир иткәндер. Әйтә алмыйм, ничә сум икәнен кызыксынмадым.
Югары дәрәҗәдә үткәрелгән тантана исә бераз соңлап башланды. Ләкин залда бәйрәм рухы хөкем сөрде. Үземне илебез башкаласындагы берәр яхшы мода күрсәтүенә эләккәндәй хис иттем. Бик зыялы халык җыела икән монда.
Инде финалга үткән 30 кызга килгәндә: чыннан да бик нык чибәрләр. Тик шулай да, безнең редакциядәге журналист кызлар иң матур, иң сөйкемлеләре, диясе килә. Мәскәүдәге Таганкадагы театр ачылышында язган бит әле Вознесенский: «Все богини – как поганки перед бабами с Таганки!» – дип. Нәкъ шулай инде бу очракта да!..
Изольда Сахарова: «Конкурс чын матурлыкны күрсәтә»
«Мисс Татарстан» оешмасы президенты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Изольда Генриевна да журналистлар белән сөйләшеп алганда, конкурсның «чын матурлыкны күрсәтүен» әйтте.
Дөресен әйтәм, гафу итсен, ләкин Изольда ханымны, «строгий» гына кызгылт костюмында танымадым да.
Бу юлы конкурсның эпиграфы – көнчыгыш һәм көнбатыш очрашкан җир дөньяга үзенчәлекле матурлык бүләк итә. Мәдәниятләрне берләштерү гаҗәеп нәтиҗәләр күрсәтә. Бу – милли байлык булган хатын-кыз матурлыгына да кагыла. Ә быелгы лейтмотив исә – рус темасы. Монда да безнең эпиграф белән элемтә бар, чөнки бер башы белән көнчыгышка, икенчесе белән көнбатышка караган ике башлы бөркет – безнең илнең символы. Конкурс чын матурлыкны күрсәтә», – дип бәян итте Изольда Генриевна.
Изольда Сахарова бәйгедә рус темасы хакимлек итүен әйткәч, мин ватанпәрвәрлек темасына чыгышлар булып күзаллаган идем. Кокошник кигән купальниклы кызлар чыгардыр, дидем... Ә чынлыкта рус мәдәнияте тематикасы беренче чыгышта гына булды. Сылукайларыбыз кып-кызыл күлмәктән, кызыл кокошникны хәтерләткән ободоктан һәм шул ук төстәге ефәк накидкадан чыктылар. Миңа ул күлмәкләр барысы да бер размерлы тоелды, кызларыбызның фигураларын төрлечәрәк күрсәтте… Кайсына зуррак, кайсына таррак кебек. Туры яки гүзәл затлар телендә гади генә «футляр» дип йөртелгән күлмәк тә һәр хатын-кызга килешми сыман.
Кызларның үзләре белән кыскача итеп таныштыру булды. Иң яшенә – 14, иң өлкәненә – 23. Төрле-төрле уку йортлары студенткалары, күпчелегенең иҗтимагый эшчәнлектә, уку өлкәсендә матур гына казанышлары да бар. Араларында БРИКС Саммитында да дөньякүләм җитәкчеләрне, ил лидерларын чәкчәк белән каршылап торучылары да бар.
«Жар-птица» стилендәге купальниклардагы 14 яшьлек кызларга бер караш
Арытаба сәхнә түрен Мәскәүнең «Viva» дигән бик популяр вокал төркеме алды. Солист егетләр җырлады, кызлар купальниклардан йөреп торды. Купальниклар, фотосурәтләрдән күрүегезчә, «жар-птица» стилендә иде. Купальниклары «тоташ» фасонлы иде. Инкубатордан чыккан кызлар, диярсең! Шулай да подиумдагы йөрешләре әйбәт иде. Үзләрен кыю тоттылар.
Быел иң яшь катнашучылар – Казаннан 14 яшьлек Анастасия Белова һәм Мамадыш районыннан Кристина Грибакова булды. Кристинага 15 яшь.
Изольда ханымны узган елларда матбугат битләрендә 14 яшьлек кыз баланы купальниктан чыгарганы өчен күпме тапкырлар тәнкыйтьләделәр, битәрләделәр. Минемчә, алар бит матурлык конкурсында катнаша. Киләчәктә модель булырга хыялланган кызның фигурасы идеаль булуын да бәяләү кирәктер. Мин монда амораль күренеш күренеш күрмәдем – кызларыбыз үзләренең гүзәллеген дәлилли бары тик!
Суперфиналга исә 30 конкурсанткадан 10 кыз сайланып алынды. Бу эш соңынннан «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Мисс Татарстан»ның рәсми битендә дә комментарийлар язучылар арасында бәхәс тудырды.
Мәсәлән:
- Унлыкка кермәгән катнашучыларга игътибар бирелмәве бик дөрес түгел, унысы гына титуллар артыннан титуллар яулады, ә калган 20 катнашучыга – берни дә.
- Гомумән, барысы да аңлашылмый. Хәтта жюрига кадәр дә унлап кыз сайланган иде, ахрысы. Ул чагында бу жюри ни өчен кирәк иде?
- Шулай ук купальниктан дефиле булуын да тәнкыйть утына тотучылар табылды.
- Нигә кирәк купальниклардан дефиле? Нигә конкурсның нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелмәгән? Бушка сарыф ителгән акча.
Зирәклек ничек сынала?
Тантана күбрәк мода күрсәтү формасында үтте, әйтеп үтәргә кирәк, башка чыгышларында сылуларыбыз төрледән-төрле матур күлмәкләрдән сәхнәгә чыкты. Бер үзенчәлекле сынау да көтте әле аларны. Бик хәтәр зур, асыл бизәкләр белән нәкышләнгән шкатулка белән өстәл чыгарылды һәм кызлар аннан импровизацион чикләвекле саннарны бер-бер артлы алды. Алып баручы Пушкин шигырендәгечә «Белка все песенки поет, да орешки грызет» дип шаяртып та алды әле. Сораулар бик гади генә булды. Кайсына Казанда ничә ЮНЕСКО бинасы бар, кайсына рус хатыны нинди булырга тиеш, бу дөнья өчен ни эшләр идегез кебек сораулар иде. Фәлсәфирәк, балет, рус халык әкиятләре, мәсәлләр, тарих һәм гореф-гадәтләр белән бәйле сораулар эләгеп, чибәркәйләр җавап бирә алмый төртелеп торганда, булышкалап җибәрделәр.
Антракт вакытында сәхнәдәге экраннан республикакүләм бәйгенең күпсанлы партнерлары, иганәчеләре турында күрсәтелде, алар хакында мәгълүмат бирелде. Ара-тирә бераз, фон рәвешендә дисәм дә буладыр, татар моңы да колакка ишетелде.
«Мисс Татарстан» булып быел Иделия Бәдертдинова танылды
Менә инде иң тантаналы, дулкынландыргыч мизгелләр дә җитте. Кем «Мисс Татарстан» да, кем «Мисс Казан» булыр соң?.. Иң башта суперфиналга чыккан барлык кызларны да бүләкләү, оештыру комитетының дипломнарын тапшыру булды. Ә аннан берәм-берәм конкурс партнерлары гүзәлләрне сертификатлар, косметика наборлары һәм затлы-затлы гөлләмәләр белән хөрмәтләделәр.
Шуны да билгеләп үтү хак булыр: «Татар кызы» бәйгесендә, мәсәлән, күбрәк район кызлары катнашса, биредә башлыча шәһәр кызлары – Казаннар, Чаллылар иде. Дөрес, Биектау, Мамадыш, Чүпрәле районы туташлары да бар.
«Мисс Татарстан-2025» титулына исә Чаллы гүзәле булган 17 яшьлек Иделия Бәдертдинова лаек булды. Яшьтән үк хореография белән шөгыльләнеп үскән кызның подиумга чыкканда да пластикасы, үз-үзен тотышы күпләребезне сокландырды. Моңарчы «Мисс Чаллы» бәйгесендә дә җиңү яулаган булган. Аңа хәзер модель агентлыклары хезмәттәшлек тәкъдим итәчәк – бу өлкәдә мөмкинлекләр ачыла дигән сүз.
Шулай ук «Мисс Казан» исеменә 20 яшьлек Екатерина Гайнуллина ия булды. Казаннан тагы 2 кыз исә «Вице-мисс Татарстан-2025» титулына лаек булды: беренчесе – 20 яшьлек Азалия Тимергалиева, икенчесе – 17 яшьлек Камилә Гобәйдуллина.
«Кызлар бу катлаулы да, матур да юлны узалар, шулкадәр күп кеше алдында чыгыш ясарга һәм үз адресларына тәнкыйть тыңларга, аны дөрес кабул итәргә, алга барырга курыкмыйлар», – диде Изольда ханым.
Тантана төнге 12нче яртыда да әле тәмамланмаган иде. Әлбәттә, татар журналисты буларак, чарада татарча бер җыр-моң яңгырамавы, сынау тоткан кызларның да кием-салымнарында бераз милли бизәкләр ише әйберләр дә булмавы күңелне бераз кырды. Билгеле, бу – «Татар кызы» бәйгесе түгел, әмма барыбер күңел татарлыкны сорый бит, иптәшләр!