Главные новости Мамадыша
Мамадыш
Июнь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10 11
12
13
14
15
16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанның кайсы районында авыл хезмәтчәннәре аена 73 мең сум хезмәт хакы ала?

0
Татарстанның кайсы районында авыл хезмәтчәннәре аена 73 мең сум хезмәт хакы ала?

Күптән түгел ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, елның беренче 3 аенда аграр секторда уртача айлык хезмәт хакы 24 процентка арткан һәм 47 924 сумга җиткән. Уртачадан югарырак хезмәт хакын республиканың 16 районында: Яшел Үзән, Мамадыш, Тукай, Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим, Алабуга, Питрәч, Менделеевск, Чистай, Әлмәт, Лаеш, Азнакай, Әлки, Чүпрәле һәм Аксубай районнарында авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре ала.

Яшел Үзән районы берничә ел дәвамында 73 048 сум күрсәткече белән хезмәт хакы рейтингында лидерлык итә.

Соңгы елларда 66 773 сум уртача хезмәт хакы белән икенче урында торган Тукай районы бер баскычка түбәнрәк төште. Ул үз урынын Мамадыш районына бирде.

Мамадыш районында беренче кварталда уртача хезмәт хакы 28 процентка арткан һәм бүгенге көндә 67 834 сум тәшкил итә. Мондый үсешне Марат Җәббаров «Азык-төлек программасы» АПК эшчәнлеге белән бәйли. Анда хезмәткәрләр уртача 71 мең сум ала.

Яшел Үзән районында – «Майский» теплица комбинаты, Тукай районында дуңгызчылык һәм кошчылык комплекслары «локомотив» булып тора. Ә Әлки районында авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакы (бер ярым тапкыр) «Хузангай» хуҗалыгы хисабына арткан. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, биредә эшчеләр уртача 60 мең сум ала.

«РТ» корреспонденты «министрлык»ның хезмәт хакы турындагы мәгълүматлары эш бирүчеләрнең мәгълүматлары белән туры киләме-юкмы икәнен тикшерде. Мәсәлән, «Rabotat.top» сайтында «Хузангай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең май аенда куелган вакансияләре табылды. Анда сыр ясаучы, слесарь-ремонтчы – 30-35 мең сум, терлекче – 35-40 мең сум, прицеплы «КамАЗ» йөртүчесе – 45-60 мең сум, йөкләү-бушату эшләрендә комплекслы бригада механизаторы – 45 мең сум, сыер савучы – 45-55 мең сум, аш-су остасы –- 40-45 мең сум хезмәт хакы күрсәтелгән.

Шул ук «Rabotat.top» сайтында АПК «Азык-төлек программасы» ҖЧҖ вакансияләре куелган. Ветеринария фельдшеры – 55 мең сум, терлекче – 36 мең сум, машина белән саву операторы – 55 мең сум, слесарь-ремонтчы – 55 мең сум, авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты – 65 мең сум, электр-газ белән эретеп ябыштыручысына 65 мең сум тәкъдим ителгән.

Социаль челтәрләрдә узган ел «Майский» Теплица комбинаты куйган белдерү табылды: теплица караучылар, электриклар, операторларга 70 мең сумнан хезмәт хакы тәкъдим ителгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәт хакы рейтингы буенча уртача хезмәт хакы алучы районнар итеп түбәндәге районнар билгеләнгән: Алексеевск районы – 47 563 сум, Тәтеш районы – 46 252 сум, Түбән Кама районы – 43 416 сум, Чирмешән районы – 41 912 сум, Актаныш районы – 40 805 сум.

Аутсайдерлар: Апас районы – 30 034 сум, Әгерҗе районы – 29 557 сум һәм Балык Бистәсе районы – 27 475 сум.

Балык Бистәсе районының «Кама-Агро» ҖЧҖ (аның оештыручысы-җирле район Советы депутаты Раил Бариев) мисалында күрсәтелгәндә түбәндәге нәрсә ачыкланды: предприятие хуҗасы хезмәт хакын шулкадәр экономияләмәсә, авыл халкы үз хезмәтләре өчен күбрәк акча ала алыр иде.

Узган ел бу предприятие 141,5 млн сумлык продукция саткан. «Кама-Агро»да 41 хезмәткәр эшли, алар аена уртача 21 600 сум ала. Шулай итеп, хезмәт хакы фонды керемгә нибары 7,5 процент тәшкил итә. Ә машина белән саву операторларының хезмәт хакы 20 мең сумга кадәр дә җитми – савучыларга сатылган сөттән кергән акчаның 2,5 проценты гына бирелә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы мондый комсыз җитәкчеләргә үз аппетитларын эшчеләр файдасына киметергә киңәш итте.

– Предприятие керемендә хезмәт хакына ким дигәндә 25-30 процент салынган булырга тиеш. Бу – оптималь. Хезмәт хакын бүлүгә карашны яңадан карап чыгарга киңәш итәм. Югыйсә эшчеләр сездән яхшырак хезмәт хакы түли торган милекчеләргә китәчәк, – дип кисәтте Марат Җәббаров.

Министр хезмәт хакы, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм җитештерүнең табышлылыгы бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән һәм бер-берсенә турыдан-туры тәэсир итә икәнен мондый мисал белән күрсәтте:

– Әтнә районының «Уңыш» агрофирмасында узган ел керем 449 млн сум тәшкил итте, ягъни һәр хезмәткәргә 6 млн сумнан артык. Бу – бик югары күрсәткеч. Шул ук районда шул ук күләмдә җирләре булган «Дүсем» хуҗалыгында акчалата керем 2е тапкыр азрак, ә бер хезмәткәрнең җитештерүчәнлеге шул ук игенчелек чыгымнары белән 3 тапкыр түбәнрәк. Беренчесендә 17 проценттан югарырак, ә «Дүсем»нең 1,3 проценты гына, ягъни һәр кертелгән рубльнең табышы 13 тапкырга кимрәк. Нәтиҗәдә, «Уңыш» агрофирмасында хезмәт хакы 48 меңгә якын, ә «Дүсем»дә – 1,5 тапкыр азрак.

«Республика Татарстан»нан Фәридә Якушева язмасы тәрҗемә ителде