Фәрит Хәнифов: «Татарстанда түләүле юллар төзү тәҗрибәсе уңышлы, яңа тәкъдимнәр көтәбез»
Декабрьдә Татарстанда берьюлы берничә зур юл объекты ачылды, шул исәптән яңа түләүле магистральләр төзелеп бетте. Киләчәктә республикада түләүле юллар төзелеше дәвам ителәчәген дә кире какмыйлар. ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта түләүле трассаларның өстенлеге, киләчәктә аларын дөрес куллану юллары һәм бүгенге кулланыш турында фикер алыштылар.