Исерек егет белән авария очраган яшь кызның авызы ертылган
Лесозаводск шәһәрендә исерек йөртүче аркасында авария килеп чыккан. Аның машина йөртү таныклыгы да булмаган. Пассажир кызның авызы ертылган. Бу турыда Приморье крае полициясенә сылтама белән https://kazanfirst.ru хәбәр итте.
24 яшьлек егет «Toyota Camry» машинасы белән идарәсен югалта, юлдан чыгып китә һәм коймага барып бәрелә.
Йөртүче егет һәм салондагы 20 яшьлек пассажир кыз имгәнә – аларны хастаханәгә китергәннәр. 20 яшьлек кызның башына торба бәрелгән, аның авызы ертылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.