Главные новости Лениногорска
Лениногорск
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Алия Салаватова: «Кияүдә булмадым. Яшь вакытта зирәклек җитмәгән. Хәзер ахмаклык җитми»

0

Блогерлар «чәчәк аткан» заманда яшибез. Алар шундый күп һәм төрле. Һәркем ниндидер юнәлеш алып, шул темага контент төшерә. Шуның белән яши, акча эшли. Сериал караган кебек күзәтеп барабыз. Шуларның берсе – ярты миллион аудиториясе булган Алия Салаватова. Бөтен видеолары юморга багышланган. Әңгәмә корган арада да аның юморга бай, күңелле, рәхәт кеше икәнлеген аңлап алдым.

Алия, бүген блогерлык турында сөйләшербез. Сезнең блогер тормышы кайчан башланды?

Юморга корылган блогны 4 елга якын алып барам. Барысы да көтелмәгәндә башланып китте. Ковид, өйдә утыру моңа сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. Үзем өчен кызыклы видеолар төшерә башладым. Гомерем буе сәхнәдә булдым. Мәктәптә, лицейда, институтта укыганда бөтен чараларда катнашып килдем. Югары белем алгач, юрист һөнәрен үзләштергәч, сәхнәдән читләштем. Судлар артыннан йөргәндә, нинди сәхнә булсын?! 2020 елда бу актерлык эшенә яңадан тотындым. Интернет заманы. Нишләп әле төшереп карамаска?! Сәләт бар кебек. Килеп чыга бит.

Бүгенге көндә ярты миллион язылучыларыгыз бар. Ничек җыйдыгыз? Сере нидә?

Сере бик гади. Бик күп видеолар төшерәм. Команда белән эшлим. Язылучыларыма ошыймдыр дип уйлыйм. Кешеләр килә дә килә.

Күпчелек видеоларыгыз тормыштан алынган әйберләр турында.

Чөнки шулар турында төшерергә яратам. Урлап төшерү юк. Командам белән бергә уйлап төшерәбез. Берәр блогер ул идеяне караучыларга җиткереп бетерә алмаска мөмкин. Мин әлеге идея янына үземнекен өсти алам. Өч анекдоттан бер анекдот ясыйм. Дусларым белән бер компаниядә сөйләшеп утырганда да уй-фикерләр килә. Тот та төшер. Шулай эшлим дә инде.

Тумышыгыз белән Эстәрлетамактан дип беләм. Казанга күченеп килдегезме? Безнең башкала нәрсәсе белән җәлеп итте?

Әле быел апрель аенда күченеп килдем. Әнием тумышы белән Татарстанның Лениногорск шәһәреннән. Анда, Әлмәттә, Казанда туганнарым яши. Туган республикам Башкортстанны, туган шәһәрем Эстәрлетамакны яратсам да, анда миңа урын әз була башлады. Аның каравы, күптән күченәсем килде. Быел каядыр күченергә икәнлеген аңладым һәм Казанны сайладым. Чемоданнарымны тутырып, улымны алып, машинага утырып, монда килдем. Минем өчен тиз арада хәл ителгән карар булды. Казан миңа бик ошый. Балачактан әнием мине бертуган сеңлем белән Татарстанга алып килә иде. Казан, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләренә, Буа районының Старый Студенец авылына алып барды. Мин ул авылны «холодец» дип атыйм (елмая).

Улы Богдан, бертуган сеңлесе Альбинаның гаиләсе белән

Фото: © Алия Салаватованың шәхси архивы

Алия, ә ничек сез Башкортстанга килеп эләктегез?

Минем әтием дә, әнием дә – татарлар. Бабам Башкортстанга озак булмаган вакытка күченгән булган. Әти-әнием шунда танышкан. Бертуган сеңлем белән Эстәрлетакмакта тудык. Анда 40 ел яшәдем.

Күчемсез милек белән шөгыльләнгәнегез турында укыдым. Хәзер ул өлкәдә эшлисезме?

Әлегә юк. Башларга дип уйлап торам. 17 ел күчемсез милек белән бәйле фирмам эшләп килде. Мин аны узган елны яптым. Чөнки ике арада калдым. Йә фирма, йә блогерлык эше. Ике әйберне дә берьюлы алып бару мөмкин түгел. Монда көн дә видео төшерергә, язылучылар белән аралашырга кирәк. Ә фирма эшендә – суд, фатир сатып алу һ.б. күчемсез милек белән бәйле сораулар.

Әнисе Галина, бертуган сеңлесе Альбина белән

Фото: © Алия Салаватованың шәхси архивы

Фирманы ябырлык булгач, блогерлык эше күбрәк керем китерәме?

Әйе, күбрәк китерә. Фатир сатып алу кыйммәтләнде. Ипотеканың процентлары нык артты. Хәзер кеше фатир сатып алмый башлады диярлек. Елына 24% – бу бик күп, коточкыч! Бу – кешене «кабалага» төртеп кертү. Ә аннары нинди акчага яшәргә?!

Алия, сезгә моның хәтле харизма кайдан килә?

Әти-әниемә рәхмәт әйтергә кирәк (елмая). Тышкы кыяфәт, холкым белән әтием Гамбәрискә охшаганмын. Әнием Галина тыйнак иде. Кассир булып эшләде. Әтием гомере буе теш табибы булып хезмәт куйды. Компания җыелган җирдә кеше күңелен күтәргән. Бу ягым белән дә аңа охшаганмын. Әтием 2013 елда арабыздан китте. Әнием – узган елны. Бертуган сеңлем Альбина бар. Бергә тату, апа-сеңел булып үстек.

Интервью ясар алдыннан сеңлегез белән язышканмын, димәк.

Әйе, сеңлем – менеджерым. Реклама интеграциясе, салым түләү һәм башка документ эшләре белән тулысынча ул шөгыльләнә. Ә миңа камерага уйнарга. Җиңел булып күренсә дә, эше бик күп.

Интервьюга улыгызны да алгансыз.

Улым Богданга 5 яшь. Балалар бакчасына йөри. Әмма бүген өйдә калырга булдык. Болай Казанда балалар бакчасына урнаштырырга авыр булмады. МФЦ аша бик җиңел урнаштык.

Улы Богдан белән

Фото: © Алия Салаватованың шәхси архивы

Казанда сезне таныйлармы?

Әйе (елмая). Күреп торганыгызча, кара күзлектән килдем. Миндә Казан аудиториясе шулкадәр күп дип уйламадым. Хәтта миңа АКШта, Германиядә яшәүче рус телле кешеләр язылган. Бөтен җирдә таныйлар. Шуңа күрә гел күзлектән йөрим. Барыбер танып алалар. Күңелгә рәхәт инде. Яныма килеп, «Фотога төшсәк ярыймы?» – дип сорыйлар. Төшәм. Кайберләренең мине тотып кына карыйсылары килә. Фотога да төшәргә оныталар. Әле күптән түгел генә улым белән кибеттән кайтып барабыз. Бер почмактан кинәт кенә джип машинасы килеп туктады. Безгә юлны узарга кирәктер дип уйлап куйдым. Машинадан бер хатын чыкты да: «Алия, сез – минем кумир. Сезгә өч ел язылганыма. Сез нишлисез Казанда?» – дип сорады. Мин инде китәргә җыендым. Мине тотып карады. Фотога төште. Күңелле, әлбәттә.

Казанда миңа бик ошый. Монда яхшы, ачык кешеләр яши. Югыйсә, Казанга барыр алдыннан, «анда усал халык яши» дип кисәтеп куйдылар. Күз тимәсен. Әлегә бер усал татар да эләкмәде.

Видеоларыгызда бер яшь егет төшә. Сер булмаса, кем ул?

Сер түгел. Сөйлим. Моңарчы Эстәрлетамакта яшәгәндә, киявебез видеоларымда кадр артында ир-ат тавышы гына биреп торды. Органнарда эшләгәч, аңа видеода төшәргә ярамый. Казанга күченгәч, рилсмейкерымның ире белән төшә башладык. Органнарда эшләми, видеога төшәргә оялмый. Гади сүз белән әйткәндә, ул – минем актер.

Видеоларында уйнаучы актер Айдар белән

Фото: © Алия Салаватованың шәхси архивы

Бик оста уйныйсыз. Роленә кереп уйный, дип әйтәм.

Сәләте дә, харизмасы да бар. Безнең яхшы тандем барлыкка килде, дип саныйм. Күп кенә язылучыларым тикшерә башлады. Видеоларымда төшүче Айдарны – олы улым һәм мин аны кешеләрдән яшергән дип уйладылар. Кайберләре ирем дип тә яздылар. Энекәшем дип уйлаучылар да бар. Хәтта биографиямне Интернеттан эзләп укыганнар. Комментарийларда, аның бер генә улы, дип язганнар. Кыскасы, Айдар – контент ясарга булышучы дустым, актер.

Блогер эшенең минуслары бармы?

Зур минус – ул арыйсың. Көн саен иртән, нәрсә төшерим микән, дип уянасың. Монда анекдотларны күчереп кенә төшерәсе түгел. Миңа күбрәк тормыштан алынган юмор ошый. Кырыйдан карап торганда гына җиңел кебек. Штатив куйдың да камерага нәрсәдер сөйләдең генә түгел. Миллион аудитория җыелды дигән сүз дә түгел. Командам белән бергә җыелышып уйлыйбыз, сөйләшәбез. Бу – авыр.

Бер уйласаң, бу – сезнең эш бит инде.

Әйе, тулы бер эш. Салым инспекциясенә тиешле процентларны күчерәм. Блогер эше – тулы бер... Ничек аны дөрес итеп әйтергә?

Профессия?

Әйе, профессия итеп күрәләр.

Улыгыз да видеоларыгызда төшкәли. Яратамы бу эшне?

Бик ярата (елмая). Әлегә логопедка йөрибез. Чөнки сөйләме чиста түгел. Сеңлем Альбинаның кызы Рәминә видеоларымда төшә. Ул яхшы сөйли, әмма камерага әйтә алмый. Улым, киресенчә, камерага уйный ала, әмма нәрсә әйткәне ачык түгел. Аны мин генә аңлыйм. Әлегә сөйләме белән авыррак шул.

Улы Богдан, бертуган сеңлесе Альбинаның кызы Рәминә белән

Фото: © Алия Салаватованың шәхси архивы

Казанга килү белән сезне нәрсә гаҗәпкә калдырды?

Беренчедән, юлларыгыз. Юлларыгыз шәп. 24 ел машина йөртәм. Икенчедән, сездә чиста һәм матур. Җәяүлеләргә юл бирәләр. Миңа барысы да ошый. Монда ярты ел гына яшим. Әле бөтен урыннарда булмадым. Кремль, Кол Шәриф мәчете кебек урыннарда йөрдем.

Татар артистлары белән видеолар төшерә башлагансыз. Мәсәлән, җырчы Ильвина белән.

Миңа Ильвина һәм аның иҗаты ошый. Шулай ук Ришат Төхвәтуллинныкы. Ильвинага үзем видеога төшү тәкъдимен яздым. Шунда ук уңай җавап алдым. Күрештек, таныштык һәм төшердек.

Казанда бары блогерлык белән шөгыльләнәсезме?

Әйе, Казанда блогер эшен алып барырга исәп. Бәлки, банкетларда алып баручы булырмын. Алып баручы булмасам, стендап стилендәге чакырылган кунак. Күчемсез милек буенча монда күп кеше чакыра.

Сез кияүдәме?

Кияүдә түгелмен. Бер балам бар. Хөкемгә тартылмаган. Ике югары белемем бар. Моны эре шрифтлар белән языгыз (көлә). Кияүдә бер дә булмадым. Яшь вакытта зирәклек җитмәгән. Хәзер кияүгә чыгарга ахмаклык җитми. Бер ир-ат үсә, миңа җитәрлек. Кияүгә чыгарга бөтенләй теләмим. Алла сакласын. Берүзем яшәргә ияләндем. Дус кызларыма карыйм да, аларның гаиләләрендә – «Санта-Барбара». Бу миңа нәрсәгә, дим. Хәзерге ирләр – ирләр түгел. Бөтенесе дә дип әйтмим. Яхшы ирләрнең хатыннары бар. Ә, бәлки, минем юлыма шундый «кәрәкә балыклары» эләккәндер (көлә).

Сездә ир-ат холкы бар. Көчлесез, дип әйтүем.

Әйе, миндә – көчле ир-ат холкы. Шулай ук эмоциональ, сентименталь. Элек хис-кичерешләремне тыя алмадым. Берәр нәрсә ошамаса, шырпы шикелле кабынып киттем. Еллар узу белән, зирәклек арта. Хәзер тынычландым. Аннары Үлчәү йолдызлыгы астында туганмын. Барысын да үлчим, уйлыйм. Бишеннче дистәне ваклыйм бит инде. Кая инде миңа. Әби... (көлә)

Йөрәк һаман унсигездәдер?

Анысы шулай. Болай – 41 яшь.

Хәзер блогерлар чит илләрдә еш йөри, шуннан контент ясый. Сез дә шулай эшлисезме?

Блог өчен локацияне алмаштыру мөһим дип уйлыйм. Әгәр дә мин аш бүлмәсендә генә төшерсәм, сезне туйдырачакмын. Чит илгә үзем генә яки компания белән ял итәргә барам. Аннан да төшерәм. Кафега тамак ялгарга кергән арада да видео төшереп куябыз. Һәр булган мизгелне кулланабыз.

Блогерлар арасында лот сату бар. Сездә әле ул күренми.

Лотлар сату белән шөгыльләнмим. Әйе, реклама интеграциясендә акча эшлим. Бөтен рекламаны да алмыйм. Үземнең блогка да реклама биргәнем булмады. Гив, төрле конкурсларда катнашканым юк. Мин бары тере аудитория өчен. Берәр товарга реклама ясарга кирәк булганда да, үзем кулланып карыйм. Мәсәлән, начар каһвә була торып, «менә бу – иң яхшы каһвә, алыгыз аны» дип, реклама ясап утырмаячакмын. Аудиториямне алдыйсым килми. Реклама ясар алдыннан һәрбер әйберне тикшерәм.

Хайп белән дә мавыкмыйсызмы? Хайп ясарга теләк белдерүчеләр булдымы?

Хайп ясаганым булмады. Бер өч Казан блогеры минем белән хайп ясарга теләде. Менә шулай эшлик, тегеләй эшлик, хайп булачак, диделәр. Хайп белән мавыкмыйм. Кайберләре акча түләргә, кайберләре аудиторияләр белән алмашыну өчен эшләргә теләде. «Миңа сезнең аудитория кирәкми. Ә минем аудитория сезгә бармаячак. Чөнки аларга хайп кирәкми», – дип әйттем. Минем аудиториягә юмор кызык. Без көлешәбез, аралашабыз. Бөтен язылучыма җавап бирәм. 1 айдан соң булса да, мин аңа барыбер җавап кайтарам. Директым хатлар белән тулган.

Бер сүз белән әйткәндә, мин – намуслы блогер. Алдашмыйм, хайп артыннан кумыйм. Бер телеканалдан мине «гадел блогер» дип тә әйттеләр. Әкрен генә барам. Ярты милллион язылучым. Аның каравы, миндә яхшы аудитория.

Блогерлык эшен башларга теләүчеләр өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

Аларга нинди киңәш бирим микән соң? Сыйфатлы контент төшерсеннәр. Үзләренә максат куйсыннар. Билгеле бер юнәлеш алганнар икән, беркайчан да аудиторияләрен алдамасыннар. Намуслы контент эшләсеннәр. Хайп белән мавыкмасыннар. Кешеләр үзләре сезгә киләчәк.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Үзегезгә рәхмәт.