Главные новости Лениногорска
Лениногорск
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яшь аермасы киртәме? – Хатыннары үзләреннән күпкә яшьрәк татар җырчылары исемлеге

0

Татар-башкорт эстрадасында үзеннән шактый яшь хатын алып гомер кичерүче ир-ат җырчылар байтак икән. Кайсының хатыны белән яшь аермасы – 30, кайсының – 29, кайберләренең 13 яки 10 ел. Күбесенең бу – икенче никахы, бәхетләрен икенче тапкырында яшьрәк хатын белән сынап карарга булганнар. Беренче мәхәббәтләре белән кавышып, «яшь аермасы киртә түгел» дип, бәхетле гомер кичерүчеләре дә аз түгел.

Ринат Рахматуллин: «Иң якын, яраткан, кадерле кешем»

Һич икеләнмичә, бүгенге көндә әлеге исемлектәге төп «герой» дип, популяр җырчы Ринат Рахматуллинны атап була. Җырчы моннан берничә ел элек, 30 ел яшәгән хатыны белән аерылышып, яңадан өйләнде. Икенче хатыны – Саба кызы Динара – Ринат Рахматуллиннан 29 яшькә яшьрәк. Инде никахлашканнарына 2 елдан артса да, җырчы чибәркәен халыкка әле яңа гына күрсәтте.

Яшь аермасы зур булу аркасында бик күп гайбәт сүзләргә сәбәп булган әлеге пар, якын кешеләренең мәҗлесендә танышып, якыннан аралаша башлаган. Динараның әти-әнисеннән качып никах укытканнар. Дөрес, вакытлар узу белән, Динараның әти-әнисе кияүләрен кабул иткән. Бу хакта Динара блогер Олеся Леснаяга сөйләгән иде.

Фото: © социаль челтәрләр

Узган ел Ринат Рахматуллин, авария ясап, 6 айга колониягә эләкте. Хатыны аны шул авыр вакытларында да ташламаган, көтеп алган.

«Динара – бүген минем иң якын кешем. Мине колониягә алып киткәнче, без никахлашкан идек. Ул мине озатып калды. Озатып калды, дип… Аны әйтергә генә җиңел инде. Елап, күз яшьләре белән калды ул. Һәм актык көненә кадәр, 6 ай мине көтте. Атна саен очрашуларга килде, телефоннан һәрвакыт аралашып тордык. Бөтен кайгым да, шатлыкларым да, сорауларым да аның аша хәл ителде. Иң якын, кадерле, яраткан кешем», – дип сөйләде артист хатыны турында, иҗатына багышланган матбугат конференциясендә.

Динарага хәзер гел ире янәшәсендә булырга туры килә, чөнки ул Ринат Рахматуллинның администраторы булып эшли башлады. Ринат Рахматуллин аңа багышлап җырлар да язды. Җырчы Динараны сәхнәгә чыгарырга да җыена. Киләсе сезон концертларына алар дуэт тәкъдим итәчәк.

Динара аерылган, 1 бала үстерә. Үзе әйтүенчә, Ринат Рахматуллин аның улын да үзенеке кебек итеп кабул иткән.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Нияз Җәләлов: «Мин һәрвакыт унсигездә»

«Кило ярым прәннек»не җырлаучы Нияз Җәләловның хатыны үзеннән 20 елга яшьрәк. Бу, шулай ук, җырчының икенче никахы. Нияз Җәләловның беренче никахыннан 2 баласы үсә, икенче хатынының да баласы бар.

«Интертат»ка Нияз Җәләлов тормыш иптәше белән яшь аралары зур булу борчымавы, гаиләләрендә барысы да яхшы булуы хакында сөйләгән иде. Чөнки җырчы үзен күңеле белән һәрвакыт яшь хис итә икән.

«Мин һәрвакыт унсигездә. Чөнки хатыным да, концертларыма йөрүче тамашачым да яшь, төркемемдә дә әле гаилә кормаган егет-кызлар эшли. Менә шулар арасында үзем дә егет булып тик йөрим, әлһәмдүлилләһ. Картаерга вакыт юк.

Яшемне яшермим. Миңа беркем дә 35 яшьтән артыгын бирми. «55 яшь», – дигәч, «Син алдыйсыңдыр», – дип әйтәләр. Менә шулай яшәртәләр инде мине», – дигән ул хәбәрчебез белән әңгәмәдә.

Фото: © социаль челтәрләр

ИлСаф: «15 ел буе никах белән генә яшәдек»

Алга таба исемлекне үзеннән 15 елга яшьрәк хатын белән яшәүче Татарстанның атказанган артисты ИлСаф тулыландыра. Аның икенче хатыны Зилә исемле. Алар аның белән 15 ел гомер иткәннән соң, әле 2021 елда гына язылыштылар.

«15 яшь элек күп кебек иде, хәзер сизелми дә. Бер өлкәдә эшләгәнгәме, сөйләшер сүзләребез дә күп. Үземне өлкәнрәк итеп тойганым юк.

Без 15 ел буе никах белән генә яшәдек. Аның иң мөһиме шул бит инде – күкләрдә кавышу. Ə ЗАГСны, җаваплылыкны бераз арттыру өченме, кеше үзе уйлап тапкан. ЗАГСка барырга Зилә күптәннән теләгән иде. «Нәрсәгә кирәк инде ул?» – дип җавап бирдем. Нәрсә эшләсәң дә, ир-ат бераз эгоист ул. Ə хатын-кыз өчен туй көне – тормыштагы иң мөһим көннәрнең берсе. Аның матур итеп бәйрәм итәсе килә, туй күлмәген киясе килә...» – дип сөйләгән булган артист «Шәһри Казан» газетасына әңгәмәдә.

Фото: © социаль челтәрләр

Зилә белән ИлСаф Аяз һәм Җәмил исемле 2 малай тәрбияли. Шулай ук ИлСаф беренче никахыннан туган кызы Энҗе белән дә бик якын.

Фото: © социаль челтәрләр

Рөстәм Маликов: «Бар икән ул ярату, бар!»

Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов та тормышын үзеннән 30 яшькә кечерәк хатын белән бәйләде.

«Беренче хатыным белән аерылгач, озак еллар ялгыз яшәдем. 2 ел элек үз тиңем очрады. Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы кызы Ләйсәнгә өйләндем. Аллага шөкер, яратышып, бик матур яшибез. Яшь аермабыз 30 ел булуы да сизелми. Ләйсән – инглиз теле укытучысы. Үз йорты, фатиры, машинасы бар. Ире вафат. Беренче никахтан 23 яшьлек улы бар», – дигән булган ул «Ирек мәйданы» газетасына.

«Шәһри Казан» газетасына биргән әңгәмәсендә Рөстәм Маликов үзенең бик бәхетле булуы турында кат-кат ассызыклый.

«Берәү дә аерылышабыз дип кавышмый, Аллаһы тарафыннан язылган язмышыңда никахың өзек икән, ул сынауны да үтәсең. Авыр чаклар күп булды, түздем, инде барысы да артта калды. Бүген мин бәхетле! Шушы яшемә җитеп, яратуның барлыгына ышанмыйча яшәгән кешемен, бар икән ул ярату, бар! Һава җитмәгәндәй җитми ул яраткан кешең, Ләйсәннең эштән кайтуын сагынып каршы алам», – ди ул.

Рөстәм Маликовның беренче хатыны – җырчы Гүзәл Маликова. Уллары – Гайсә һәм Муса Маликовлар.

Фото: © социаль челтәрләр

Салават Миңнеханов: «Яшь хатын яшәртә дә, картайта да, чәчне дә агартырга мөмкин»

Популяр җырчы, дини мәҗлесләр алып баручы Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең яшь аермасы – 13 яшь. Салават Миңнеханов моның бернәрсәсе дә юк дип саный.

– Яшь аермасы гаилә тормышында бөтенләй сизелми. Бер каршылык та юк. Аңлашылмаучанлыклар була, әмма алар әллә ни җитди түгел. Фильмнар мисалында карыйк. Әйтик, «Звездные войны» фильмы хакында фикер алышып булмады. Гүзәлем аны белми. Менә шунысы бар, – ди җырчы, уенын-чынын бергә кушып. – Яшь хатын яшәртә дә, картайта да, чәчне дә агартырга мөмкин (көлә). Минемчә, нинди яшьтә булуың мөһим түгел. Гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Өйдәге тынычлык та, ир-атның кәефе дә. Бу – хатын-кызның яшенә генә бәйле түгел», – дип сөйләгән ул «Ватаным Татарстан» газетасына.

Фото: © Салават Камалетдинов

Рөстәм Галиев: «Хатын яшь калыр, мин картаермын, дип борчылу – стереотип ул»

Башкортстанда яшәп иҗат итүче парлы җырчылар Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның яшь аермасы 9 ел. Рөстәм дә, киләчәктә алданрак картаермын да, Ләйлә яшь калыр, дип борчылмый.

«Ул бит синең үзеңнән тора. Әнә Олег Газмановны карагыз. Шушы яшендә сальтолар ясап йөри. Кайберәүләр 50 яшенә кадәр өчәр тапкыр өйләнә. Хатын артыннан хатын алыштыралар.

Тышкы кыяфәт буенча барысы да үзеңнән тора. Хатын яшь калыр, мин картаермын, дип борчылу – шулай ук стереотип ул. Үз-үзен карамаса, хатын-кыз да 30 яшендә әби булып утыра ала. Ир-ат та шулай ук.

Яшь аермасына карап, төрле уйда түгел без. Бер үк төрле фикерлибез», – диде ул «Интертат»ка әңгәмәдә.

Фото: © социаль челтәрләр

Шәфәгать Салихов: «Бәлки, ул мине яшәртәдер, картаерга ирек бирми»

Танылган баянчы Шәфәгать Салиховның да тормыш иптәше белән яшь аермасы 20 ел булган. Мәрхүм музыкант бу хакта 2014 елда «ТНВ» телеканалында Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» тапшыруына килгәч сөйләгән.

«Икенче тапкыр өйләнгәндә, миңа 38-39 яшь иде. Ә Ларисага – тулыр-тулмас 20 яшь. Ул студент. Иптәш кызлары «чыкма, карт бит инде ул» диделәр. Минем иптәш малайларның кайберләре шулай ук «өйләнмә, яшь бит әле ул, тора алмассыз» диде. «Өйләнешмәгез» диючеләрнең яртысы аерылышып, таралышып бетте. Без һаман яшибез әле. Мәхәббәттә яшь кенә роль уйнамый, дип саныйм. Бәлки, ул мине яшәртәдер, картаерга ирек бирми. Тик мин аны картайтам…» – дигән ул интервью барышында.

Фото: © социаль челтәрләр

Ренат Ибраһимовның 40 яшькә кечерәк хатыны белән мәхәббәте

Мәрхүм җырчы Ренат Ибраһимов үз гомерендә 3 тапкыр өйләнгән. Аның өченче мәхәббәте күпләрне аптырашта калдыра. Чөнки алар очраша башлаган вакытта, официантка булып эшләүче Светланага нибары 20 яшь була. Ул җырчыдан 40 яшькә кече. Әмма яшь аермасы Ренат Ибраһимов белән Светланага өйләнешергә комачаулык итми. Яңа хатыны җырчыга 4 бала бүләк итә.

Җырчының беренче һәм икенче хатыннарыннан икешәр баласы булган.

Урал Рәшитов + Азалия

Башкортстан якларыннан булган популяр композитор, җырчы, музыкаль продюсер Урал Рәшитов үзеннән 18 яшькә кечерәк хатыны Азалия белән бәхетле тормыш итә.

«Ирек мәйданы» газетасына бу турыда «Туган тел» телеканалында алып баручы булып эшләүче Азалия болай дип сөйләгән:

«Баштагы мәлләрдә мөнәсәбәтләрдә бераз вак-төяк проблемалар булгалады инде. Хәзер яшь аермасы сизелми дә. Икебез дә җитез, ялкынланып эшлибез, үзебезне тонуста тотабыз, кызыксынуларыбыз уртак, без бер дулкында. Бер-бер артлы туган балаларыбыз мәхәббәтне, гаиләне тагын да ныгытты. Бар да Аллага шөкер. Бу хакта кычкырып әйтергә дә куркам, бик бәхетле хатын-кыз, әни булып яшим. Ирем мине эштән сагынып көтеп ала, тәмле ашлар да пешереп куйгалый».

Фото: © социаль челтәрләр

Гайфулла Абзалов: «Ул тормышка җиңелрәк карый»

1990 елларда бик популяр булган артист Гайфулла Абзаловның да хатыны үзеннән 10 яшькә бәләкәй. Шулай ук икенче никахы.

«Хатыным бик басынкы, минем белән килешә торган кеше. Тормышка җиңелрәк карый. Миннән 10 яшькә яшьрәк. Бик зирәк, кызып китми. Артист белән яшәве җиңел булмагандыр аңа», – дип сөйләгән иде җырчы «Интертат»ка интервьюда.

Фото: © социаль челтәрләр

Салават Фәтхетдинов: «Мин армиядән кайтканда, Ләйсән 3нче сыйныфта укый иде»

Бу уңайдан Салават Фәтхетдинов барысын да алдан кайгыртып куйган. Татарстанның халык артисты беренче өйләнгәндә үк яшь хатынга өйләнгән! Салават Фәтхетдиновның тормыш иптәше белән яшь аермасы – 10 ел.

Җырчы тормыш иптәше белән үз авылында танышкан. «Мин армиядән кайтканда, Ләйсән 3нче сыйныфта укый иде. Аны үзем үстердем дисәм дә була. Шул вакытта аның турында минем хатыным булачак дип әйткән идем, сүземдә тордым», – дип сөйли җырчы матбугат битләрендә.

Салаватка – 28, Ләйсәнгә 18 яшь булганда өйләнешкән Фәтхетдиновлар инде 37 ел бергә гомер кичерә. Алар 3 бала тәрбияләп үстерде, инде берничә оныклары да буй җитте.

Фото: © социаль челтәрләр