«Сорарга курыктым»: Илмир Ямалов Иркәгә озак еллар саклап тоткан бүләген тапшырган
Җырчы Иркә һәм алып баручы Илмир Ямалов Шыгырданда бер чарада очрашканнар. Илмир Иркәгә озак еллар саклап торган бүләген тапшырган.
«Бу бүләкне мин быел әзерләмәгән идем. Бер 13-14 ел элек, Җәлилдә эшләгәндә, Иркәнең бер костюмы калган иде», – ди ул һәм, куана-куана, костюмны хуҗасына тапшыра.
«Мин ул костюмны бер тапкыр гына кигән идем. Ничә ел аңарда сакланды. Сорарга курыктым, мин инде, тотып аткансыңдыр, дип уйлаган идем», – ди җырчы. Кызыл костюм белән бергә колготки да калган булган.
«Бер фатирдан икенчесенә күчкәндә дә үзебез белән йөрттек. Ул безгә акча да, бәхет тә, әле балалар да алып килде», – дип шаярта Илмир.
«Балалар дигәч, мин моны хәзер кияргә дә куркам. Мин бит бу күлмәкне 3 баланы тапканнан соң тектергән идем», – дип искә ала җырчы. Шулай да киеп күрсәтергә вәгъдә бирә.
