Главные новости Кызыла
Кызыл
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Топинамбур (җир грушасы) нинди авырулардан дәва?

0

Топинамбурны халык арасында «татлы бәрәңге», «җир грушасы» дип йөртәләр. Аның яфракларын, чәчәкләрен, бүлбеләрен кулланалар. Топинамбурдан ясаган төнәтмә кан басымын түбәнәйтә, кандагы шикәрне төшерә, гемоглабинны күтәрә, бавыр өчен дә бик файдалы. Шулай ук сидек һәм үт куыгында таш, инфаркт булганда, яман шеш авыруын профилактикалау максатында кулланалар. Бу хакта «Кызыл таң» белдерә.

«Росбиотех» университетының азык-төлек сәнәгате кафедрасы доценты Дмитрий Быстров белдерүенчә, топинамбур – диабет вакытында файдалы ризык. Аның сүзләренчә, топинамбурның бу авыру өчен бик файдалы булуын бик аз кеше белә.

«Топинамбур – аз калорияле ризык, анда күп витаминнар, минераллар, органик кислоталар һәм алыштыргысыз аминокислоталар бар. Бу үсемлектә пребиотик матдәләр бар, алар ашказаны-эчәк трактының, аерым алганда эчәкнең сәламәт микрофлорасын сакларга булыша. Инулин – табигый полисахарид, кандагы глюкоза дәрәҗәсен киметә, липид алмашуны яхшырта, шуның белән йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычын киметә», – дип аңлата эксперт.

Топинамбурда кеше организмы яхшы үзләштерә торган үсемлек инсулины бар. Бу – аның төп дәвалау сыйфаты.

1 аш кашыгы вакланган топинамбурга 1 стакан кайнар су салып бераз кайнатырга һәм сөзәргә кирәк. Көненә 3 тапкыр стаканның өчтән бер өлешен эчәргә. Дәвалауны 2 атна дәвам итәргә мөмкин.

Төрле төнәтмәләр кулланганчы табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!