Главные новости Кызыла
Кызыл
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

БРИКС саммитында Казанда кайсы урамнар һәм маршрутлар ябыла – уңайлы схемалар

0

Чикләү кертелә торган урамнарның күп өлеше үзәктә һәм Җиңү Проспектында урнашкан

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров сүзләренчә, 22-25 октябрьдә шәһәр үзәгендә: Татар дәүләт опера һәм балет театры, Казан Ратушасы һәм ТР Хөкүмәте Йорты тирәсендәге урамнар ябыла.

Үзәктәге юллар 22 октябрьдә 0:00 сәгатьтән – 24 октябрьдә 24.00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда ябыла:

  • Жуковский урамыннан Япеев урамына кадәр Зур Кызыл һәм Карл Маркс урамнары буйлап;
  • Дзержинский урамыннан Касаткин урамына кадәр Театр урамы буйлап;
  • Дзержинский урамыннан Пушкин урамы буйлап Бассейн урамына кадәр;
  • Бехтерев урамыннан Дзержинский урамына кадәр Карл Фукс урамы буйлап;
  • Зур Кызыл урамыннан Дзержинский урамына кадәр Лобачевский урамы буйлап;
  • Беренче Май мәйданыннан Кремль урамы буйлап Нужин урамына кадәр.
  • Моннан тыш, 18 октябрьдә 0:00 сәгатьтән – 24 октябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда юллар ябылачак:
  • Җиңү проспектыннан Парин урамына кадәр Оренбург трактының Универсиада авылы янындагы юлы буйлап;
  • Оренбург трактындагы 95нче йорт янындагы парковкага керү урынында;
  • Петербург урамында җирле юл буйлап.

22 октябрьдән җәмәгать транспорты хәрәкәте үзгәрә

Автобуслар хәрәкәте схемасы түбәндәге автобусларда үзгәрә: №10, 10 «а», 22, 30, 35, 35 «а», 89.

№91 автобус һәм № 8 троллейбус хәрәкәте схемасы кыскара.

Игътибар: 28, 28 «а» автобуслары маршрутлары һәм № 2, 3, 5, 7 троллейбуслар ябыла.

Иң яхшысы – метрога утырып бару. Метроның эш режимы 06.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр, «бөке» вакытында хәрәкәт интервалы – 6 минут.

10нчы автобус маршруты:

10нчы «а» автобус маршруты:

30нчы автобус маршруты:

35нче автобус маршруты:

35нче «а» автобус маршруты:

22нче автобус маршруты:

89нчы автобус маршруты:

91нче автобус маршруты:

8нче троллейбус маршруты:

  • «Кайнар линия» телефоны: 8 (843) 223 28 28

Йөк машиналарына да чикләүләр кертелә:

Казанда БРИКС саммитында 33 ил катнаша. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.

«33 ил катнашуын раслады, шуларның 24е – беренче затлар, 9ы – икенче һәм өченче затлар дәрәҗәсендә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Казан беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль секретаре Антониу Гутерришны кабул итәчәк. Республикабыз моңарчы беркайчан да мондый масштаблы делегацияләрне кабул итмәде. Якын арада безнең ил территориясендә мондый зур вакыйгалар булмас, дип уйлыйм, шуңа күрә бу мизгелдән файдаланып калырга, зур бәйрәмнең бер өлеше булганыбызга шатланырга кирәк», – диде ул.

  • Аның әйтүенчә, саммит уздырылачак төп объектлар – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Казан Кремле, Казан Ратушасы һәм аэропорт.

Барлык кунаклар 57 кунакханә, шифаханәдә һәм югары уку йортларының тулай торакларында урнашачак.

Ябылачак урамнарның саны артырга мөмкин

Казан мэриясе сайтында шәһәрдә кирәк булган очракта ябылачак урамнар исемлеге бар:

  • 18 октябрьдә 0:00 сәгатьтән – 24 октябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда хәрәкәт чикләнергә мөмкин:
  • Гәрәев урамындагы 117нче йорт янындагы юлда;
  • Җиңү проспектындагы 34нче йорт буйлап машина кую урынына кергәндә һәм Мәүлетов урамыннан Оренбург трактына кадәрге участокта;
  • Җиңү проспекты буйлап җирле юлда.

22 октябрьдә 0:00 сәгатьтән – 24 октябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда хәрәкәт чикләүләрен кертергә мөмкин:

  • Марсель Сәлимҗанов урамыннан алып Дзержинский урамына кадәр Пушкин урамы буйлап;
  • Татарстан урамы буйлап Габдулла Тукай урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамына кадәр;
  • Подлужная урамыннан Тихомирнов урамына кадәр Вишневский урамы буйлап;
  • Тихомирнов урамыннан Һади Такташ урамына кадәр Нурсолтан Назарбаев урамы буйлап;
  • Чехов урамыннан Жуковский урамына кадәр Карл Маркс урамы буйлап;
  • Зур Кызыл урамы буйлап Толстой урамыннан Жуковский урамына кадәр;
  • Карл Маркс урамыннан Толстой урамы буйлап Зур Кызыл урамына кадәр;
  • Дзержинский урамыннан Кремль урамына кадәр Лобачевский урамы буйлап;
  • Толстой урамыннан Жуковский урамына кадәр Подлужная урамы буйлап;
  • Жуковский урамы буенча Подлужная урамыннан Адамюк урамына кадәр;
  • Жуковский урамыннан Кече Кызыл урамына кадәр Адамюк урамы буйлап;
  • Адамюк урамыннан алып Кече Кызыл урамына кадәр;
  • Кече Кызыл урамыннан Пушкин урамына кадәр Бассейн урамы буйлап;
  • Театр урамыннан Федосеевская урамына кадәр Касаткин урамы буйлап;
  • Бассейн урамыннан Пушкин урамы буенча 78нче йортка кадәр;
  • Пушкин урамыннан Касаткин урамына кадәр Ирек мәйданындагы 1нче йорт буйлап;
  • Мәҗит Гафури урамыннан Ирек урамына кадәр Кызыл Татарстан урамы буйлап;
  • «Вахит» тимер юл станциясе һәм автомобиль юлы буйлап Ирек урамыннан Кызыл Татарстан урамына кадәр.

Казан шәһәре мэриясе үзгәрешләр керергә мөмкинлеген искәртә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Вишневский урамында туры хәрәкәт һәм Татарстан урамындагы сул як борылышлар турында

Моннан тыш, Вишневский урамында Подлужная, Николай Ершов, Чехов, Лесгафт, Калинин, Тихомирнов, Петербург урамнары киселешләрендә «туры хәрәкәт» билгеләре урнаштырачаклар. Шулай ук Назарбаев урамында Островский, Спартаковский, Марсель Сәлимҗанов, Һади Такташ урамнары киселешләрендә «Миллениум» күпереннән Габдулла Тукай урамына таба хәрәкәт иткәндә дә әлеге билге урнаштырылачак.

Кызыл Татарстан урамында Меховщиклар урамы һәм Татарстан урамында Габдулла Тукай урамы буйлап барганда сул якка борылырга вакытлыча рөхсәт итәчәкләр.

Тагын бер үзгәреш – Меховщиков, Девятаев, Мәҗит Гафури, Ирек, Кызыл Татарстан һәм Татарстан урамнарында 5 тоннадан артык авырлыктагы транспорт чаралары хәрәкәте тыела. Әмма бу чикләү 19 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр 6:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр генә гамәлдә булачак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Берничә участокта машина кую тыела

Тыюлар транспорт хәрәкәтенә генә түгел, автомобиль парковкасына да кагыла. Әйтик, 22-24 октябрьдә транспорт корылмалары астындагы мәйданчыкларда машина кую урыннары чикләнә:

  • Универсиада проспектында – Вишневский урамында;
  • «УРАМ» экстрим-паркы районында «Миллениум» күпере астында;
  • Әмирхан проспектында – Чистай урамында;
  • Әмирхан – Ямашев проспектларында.
  • Моннан тыш, 18 октябрьдә 0:00 сәгатьтән – 24 октябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр машинаны түбәндәге участокларда калдырырга ярамый (автобуслардан тыш):
  • Сыртланова урамы буйлап Гарифьян урамыннан Мәүлетов урамына кадәр;
  • Җиңү проспекты буенча җирле юл буйлап Фучик урамыннан Җиңү проспекты буенча 50нче йортка кадәр;
  • Җиһанов урамы буйлап Камалеев проспектыннан Әхтәмов урамына кадәр;
  • Петербург урамы буйлап Суконная урамыннан Назарбаев урамына кадәр;
  • Петербург урамы буйлап Суконная урамыннан Назарбаев урамына кадәр җирле юл буйлап;
  • Казем-бек урамы буйлап абыйлы-энеле Батталовлар урамыннан алып Казем-бек урамындагы 3 нче йортка кадәрге участокта;
  • Абыйлы-энеле Батталовлар урамыннан Белые Роса урамына кадәр автомобиль юлы буйлап;
  • Гәрәев урамындагы 117нче һәм 117нче «а» йортлары янында.