Главные новости Курска
Курск
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Башкортстанда һәлак булган хәрбинең әти-әнисе киленнәреннән улларының бүләкләрен даулый

0

Башкортстанда махсус операциядә һәлак булган хәрбинең әти-әнисе һәм тол хатыны арасында низаг килеп чыккан.

Раил Вильдановның гаилә бәхете нибары 10 көнгә генә сузыла. 2 ел хезмәт иткәннән соң, 17 августта, Курск өлкәсендә хәрби бурыч үтәгәндә, ул һәлак була. Бу фаҗигадән соң аның туганнары арасында мөнәсәбәтләр дә киеренкеләнә: хәрбинең яшь тол хатыны иренең гаиләсе белән араларын өзә һәм аның хәрби бүләкләрен кайнатасы белән кайнанасына бирүдән баш тарта, дип яза news-bash.ru сайты.

Хәрбинең әнисе Фреда Вильданова, геройны тәрбияләгән ана буларак, төбәк башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әмма, хәрби комиссариат аңлатмасы буенча, бүләкләрне саклауда өстенлекле хокук хәрбинең тол хатынына бирелә.

Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкилләре фикеренчә, мондый хәлләр индивидуаль караш таләп итә һәм туганнар арасында килешенеп хәл ителергә тиеш.

Раилнең әти-әнисе – Радик һәм Фреда Вильдановлар 50 ел бергә яши. 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының барысы да намуслы, эшчән кешеләр булып үсеп җитә, алар өчен әти-әнигә бервакытта да кызарырга туры килми.

Инде балалары да үзләре күптән әти-әни булган. Шулай да әти-әниләре янында еш кунак булалар, гел ярдәм итәләр. Вильдановлар мал-туар, кош-кортны күп асрый, умартачылык белән шөгыльләнәләр һәм салмак тормыштан тәм табып яшиләр. Хуҗабикә Фреда ханым тәм-томнар һәм икмәк пешереп, туганнарын сыйлый.

Махсус операция зонасында һәлак булган уллары Раил, җәен кыска вакытлы ялга өенә кайткач, сөйгән кызы белән гаилә корып калырга өлгерә.

«Аны кире җибәрү бик авыр булды. Аллаһ саклап йөртсен!» – дип сөйләгән була Фреда ханым «Буздякские новости» сайтына.