Главные новости Красноярска
Красноярск
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Соңгы минутларда кычкырган»: 16 яшьлек кыз өйдә тапкан баласын чүп савытына ташлаган

0

Красноярск шәһәренең Львов урамында чүп савытында яңа туган бала мәете табылган. Бу хакта Красноярск крае һәм Хакасия буенча Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Якынча мәгълүматлар буенча, 12 февраль иртәсендә 16 яшьлек укучы кыз фатирда бала таба, яралгы нибары 22 атналык кына булган. Шуннан соң кыз баласыннан котылырга тели, аны чүп савытына ташлый. Көндез кыз, эче авыртып, перинаталь үзәккә мөрәҗәгать итә. Табиблар авыртуның күптән түгел бала табу белән бәйле булуын ачыклый.

Фото: © https://www.krsk.kp.ru

«Аны авыр хәлдә хастаханәгә алып килгәннәр, каны киткән. Хәзер ул аңына килгән. Өенә килдек – анда кан», – дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Ул кыз башта табибларга баланы узып баручыга бирдем, дигән. Аннан соң гына баланы ваннада табуын, пакетка салып, аны чүп савытына ташлавын әйткән.

Баланың мәетен полиция хезмәткәрләре тапкан. Якынча мәгълүматлар буенча, бала соңгы минутларында кычкырган. Димәк, кыз чүп савытына баланы исән килеш ташлаган.

Бала тапкан кыз 9 сыйныфта укый, бертуганнары, әнисе һәм үги әтисе белән яши. Күршеләре алар хакында уңай фикердә.

«Ана кешенең яңа туган баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзер бала үлеменең сәбәпләре һәм башка нечкәлекләр ачыклана.