Былтыр көзен 4 баласы агуланып үлгән хатынның яңа туган бишенче баласы да үлгән
Былтыр көзен Красноярск өлкәсендә, дихлофос белән агуланып, балалары үлеп беткән гаиләдә туган сабый да үлгән. Бу турыда РИА Новости Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.
- «Фаҗига булганда 9 ай йөкле иде». Дүрт баласы агуланып үлгән хатын бишенче баласын тапкан, дип язган идек.
3 айлык бала үлеме турында прокуратура бүген хәбәр иткән. «Бүген иртән Красная Сопка авылында 3 айлык бала үлде. Аның мәетен анасы караватта тапкан. Якынча ачыкланганча, көч кулланып үтерү билгеләре юк. Бала күкрәк сөте имгән. Моңа кадәр авырулары ачыкланмаган, медицина оешмаларында хисапта тормаган. Анасы сүзләренчә, аның гадәти рационы үзгәрмәгән», – диелә релизда.
Якынча белешмә буенча, бала косып чыгарган масса белән тончыгып үлгән булуы мөмкин.
Красная Сопка авылында фаҗига 21 сентябрьдә иртән була. 6 кешелек гаилә – ир белән хатын, аларның 6, 11, 12, 13 яшьлек балалары табибларга мөрәҗәгать итә. Аларны күңеле болгана, косалар. Алдагы кичтә пилмән һәм тавык ашаулары ачыклана, аларны әниләре авыл кибетендә алган. Гаиләне хастаханәгә салалар. Балалар барысы да үлә, ир белән хатын исән кала. Хатын 9 ай авырлы була. Ноябрь башында ул сәламәт малай тудыра.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, фаҗига булган көнне өйдә дихлофос сипкәннәр. Үзләре барысы да урамда булган.
Беренче тапкыр сорау алганда, әти кеше өйнең әйбәтләп җилләтелмәвен, форточка гына ачык булуын әйтә.
Суд медиклары ачыклаганча, балалар инсектицидлар белән агуланудан үлә. Гаилә башлыгына «Саксызлык аркасында үтерү» турында эш ачалар, диелә хәбәрдә.
- Дихлофос аркасында гаиләдәге бөтен бала үлеп беткән