Алтын Урда ханнары каберлекләре, сарайлары яки Түбән Идел буена тарихчылар белән сәяхәт
Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов, кече фәнни хезмәткәр Люция Гыйниятуллина һәм эшмәкәр Ленар Нураниев белән бер атнага якын сәфәрдә булдык. Җирле тарихны өйрәнү, элемтәләр булдыру нияте белән башланган эш иде бу.
Дүшәмбе таңы атканда Казаннан биш кеше юлга чыктык. 9 сәгатьлек юлда саргаеп килә торган яфраклы урманнар әкрен генә далага алмашты. Саратовның кысан гына урамнарыннан туп-туры Җәмигъ мәчетенә килдек. Мәчет янындагы кафеда пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Безне Идел буе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов каршы алды.
Саратов
Мәчеткә керүгә хәзрәт бинаның тарихын сөйләде, беренче чиратта тәрәзәләргә игътибарны юнәлтте.
Саратовта 1836нчы елда мәчет ачылган булган. Мин килгәндә мәчет бинасында медвытрезвитель иде. 1988 елда бинаны безгә кайтардылар, ул бик начар хәлдә иде. Реставрацияләүнең мәгънәсе юк иде, без яңа бина төзергә булдык. Яңа бина төзергә рөхсәт бирделәр, әмма архитектураны сакларга дигән шарт куйдылар. Бу тәрәзәләр иске мәчетнеке, – дип сөйләде ул.
Хәзрәт өстәлдә яткан, саргайган бер газетаны кулына алды. Яшел белән «Мусульманский вестник» дип язылган. «Бу – СССР чорында чыккан беренче мөселман газетасы, – диде. – 1990нчы елның ноябрендә без дини газета чыгара башладык. Ул вакытта бернинди дини мәгълүмат юк иде. Без Казанга газеталар җибәрә идек. 1991нче елда ул теркәлде. Ул вакытта тираж 10 меңгә дә җитте. 1992нче елда җирле телевидениедә «Аллаһу әкбәр» дип аталган тапшыру да чыга иде. Хәзер кеше моңа ышанмый», – дип сөйләде. Хәзрәт бүлмәсенә каһвә алып керделәр. Берәр чынаяк каһвәдән соң кунакханәгә киттек.
Идел буенда урнашкан кунакханәдә урнашканнан соң, яңадан мәчеткә килдек. Идел буе мөселманнары диния нәзарәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәлгә җыелдык. Мөкатдәс хәзрәт диния нәзарәте оешу тарихын, аннан алда булган вазгыятьне искә алды.
Мөкатдәс хәзрәт Саратов өлкәсенә килгәндә төбәктә барысы 3 мәчет булган. Ул мәгърифәтчелек юнәлешендә эш алып бара. Листовкалар бастыралар, китапчыклар, авылларга чыгып йөриләр, лекцияләр үткәрәләр. Татар телен һәм гарәп графикасын өйрәнү курсларын башлыйлар. Дини һәм милли тормыш үсеш ала башлый. Ул чорда бу эшләрне башкару өчен күпме көч, тырышлык кирәк булуын да истә тотарга кирәк.
Мәчеттә бүгенге көндә мәдрәсә дә эшләп килә. Мәдрәсәне Али хәзрәт Хәбибуллин җитәкли.
Мәдрәсә 2007нче елдан эшләп килә. 150ләп шәкерт белем ала. Бездә кичке һәм читтән торып уку форматлары бар. Кичке укулар яллардан кала һәр көнне уза. Көндезге укулар әлегә юк, чөнки бинабыз юк, мәчет янына аерым бина төзергә җыенабыз. Әлегә бу – төп мәсьәлә, чөнки ихтыяҗ бар, лицензияле мәдрәсә төбәктә бер генә. Башка төбәкләрдән дә безгә укырга килергә телиләр. Татар авылларыннан да укырга киләләр. Җәй көне балалар өчен лагерьлар үткәрәбез. Авылларда татар мәктәпләре ябыла, өлкәдә бер генә зур татар мәктәбе бар. Без телне сакларга тырышабыз, тик бездән соң монда татарча сөйләшүчеләр булмас инде, – диде ул.
Түгәрәк өстәл барышында рухи һәм тарихи мираска кагылышлы чыгышлар үрелеп барды. Намазга азан яңгырагач, түгәрәк өстәлебез йомгакланды. Татарстан тарихчылары күчтәнәчкә алып килгән чәк-чәк, бал, каклаган каз, китапларны тапшырды. Намаздан соң, кичке ашка җыелдык. Аннан инде кунакханәгә кайттык.
Волгоград
Икенче көнне иртүк Волгоград өлкәсенә юл тоттык. Саратовтан инде ике машинада кузгалдык. Мөкатдәс хәзрәт тә безгә кушылды. Юлда туктап, казылык белән кара яндырып чәй эчеп алдык.
Сәфәр буе гел янда гына булган Иделгә сокланмый мөмкин түгел иде. Җырларга салынган, әсәрләрдә язылган Иделебез бит ул. Күпме тарихны саклый һәм күпме халыкны берләштереп тора. Волгоградтагы «Ватан-ана» һәйкәленең очын гына күрү дә «менә бит ул» дигән тетрәндергеч хис тудырды. Якыннан барып карый алмау гына бу сәяхәтнең бер үкенече булып калган икән, икенче юлы насыйп булсын. Юлыбыз Волгоград өлкәсенең Краснослободск шәһәренә ята иде. Монда шулай ук Алтын Урданы өйрәнүче тарихчылар белән түгәрәк өстәл планлаштырылган.
Волгоград өлкәсендә тарихчыларның игътибарын җәлеп иткән төп урыннарның берсе – Алтын Урданың башкаласы булып торган Сарай-Бәркә шәһәре. Искәндәр абый Измайлов аңлатканча, без юл алган шәһәрләр Алтын Урда шәһәрләре торган урында урнашкан. Саратов – Үкәк урынында, Волгоград өлкәсенең Царев авылы Сарай әл-Җәдид (Сарай-Бәркә) шәһәре урынында, Әстерхан – Хаҗи-Тархан урынында тора.
Волгоградта «Сарай-Бәркә» дип аталган мәдәни-тарихи фонд та оешкан. Түгәрәк өстәлне дә алар оештырган. Фонд җитәкчесе Илнур Акманов әтисенең эшен дәвам итүе турында әйтте.
Мин әтием башлаган иҗтимагый эшне дәвам итәм. Әтием Хөсәен Акманов Волгоградта татар автономиясе рәисе иде. Алтын Урданың башкаласы булган Сарай-Бәркә җирләрендә казу эшләре оештыру буенча беренче адымнарны ул ясады. 2004 елда әтием фаҗигале рәвештә һәлак булды. Минем әтием эшен дәвам итәсем килде, тарих белән кызыксына башладым. 2019 елда фонд оештырдык. Фондның президенты - Рәшид Хантимиров. Безнең оешма Сарай-Бәркәдә археологик һәм тарихи тикшеренүләр оештыру белән шөгыльләнә. Безнең проект тарихны өйрәнүгә генә түгел, Россиядә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту да юнәлтелгән, - диде ул.
Тарихчы Федор Ермолов өлкәдәге тарихи һәйкәлләрен өйрәнү буенча тәҗрибәләре турында сөйләде.
«Кызганыч, соңгы вакытта өлкәдә археологик казу эшләре азрак оештырыла башлады. Өлкәдәге тарихи һәйкәлләрне әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Архивлар белән дә эшлибез. Тарихи урыннар, шәһәрчекләрне югалтып киләбез, чөнки аларның бер өлеше инде шәһәр астында калган, кайбер җирләрне авыл хуҗалыгы куллана, бер шәһәрчек урынын су юа. Шуңа без ярдәмгә дә өметләнәбез. Беренче чиратта мәкаләләрне бастыру тора. Архивлардагы материалларның күчерелмәләрен алу, аларны эшкәртү дә күп финанслар таләп итә. Без энтузиазм белән эшлибез, ә ярдәм булса, тарихи һәйкәлләргә игътибар артыр иде», – диде ул.
Искәндәр абый Измайлов та өлкәдә тарихи һәйкәлләрне саклауга игътибар аз булуын ассызыклады.
«Волгоградтан бик көчле белгечләр чыккан. Волгоград өлкәсенең археологиясе әйбәт үсеш алган. Соңгы елларда кризис барлыкка килде, чөнки көчле археологларның күбесе бакыйлыкка күчте. Бу бик күп җирләрдә күзәтелә торган хәл.
Археология күп көч, игътибар, чыгым таләп итә. Хәзер монда казу эшләренә игътибар кимеде. Волгоград өлкәсе территориясендә Алтын Урданың төп һәм иң кызыклы һәйкәлләре урнашкан. Өлкәдә бу һәйкәлләрне саклауга игътибар бик аз. Бу мәсьәлә безне дә, җирле тарихчыларны да борчый. Тарихи һәйкәлләргә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Без ярдәм күрсәтергә әзер», – диде ул.
Бу сүзләрнең барысын да кул сузымында гына булган Идел ишетеп торды. Хуҗаларга күчтәнәчләр тапшырылды, төн кундык та, дәвам иттек.
Әстерхан
Иртән Әстерханга юл алдык. Әстерханда иң озак тукталыш булды, ике төн кундык. Әстерханга барганда юл уртасында сыерлар очрату башта сәер һәм көтелмәгән булып тоелган иде, йөри торгач аңлашылды, сыер һәм атлар монда тулы иректә. Юл буенда авыллар да күренми, ә көтмәгәндә генә сыерлар яки атлар килеп чыга. Юл читендә карбыз, кавын, бал сатучылар да еш күренә башлады.
Әстерхан дәүләт университеты ишеге төбендә тарих фәннәре кандидаты Дмитрий Васильев каршы алды. Университетта шулай ук түгәрәк өстәл узды. Алып килгән барлык күчтәнәчләр дә тапшырылып бетте.
Кичен Кулаковка авылына бер гаиләгә кунакка бардык. Авыл мәчетен карап торучы Хәмзә хәзрәтләргә килдек. Зур гаилә яши торган йорт икегә бүленгән. Ир-атлар һәм хатын-кызлар ягы дип саналган ике йортның ишегалды уртак.
Хәмзә хәзрәт үзләренең ногай татарлары булуларын әйтте. «Мин – татар», – ди ул. Бик хөрмәтләп, зурлап каршы алдылар. «Йорт хуҗасы кунаклар белән бергә утырмый», – дип, Хәмзә хәзрәт гел аяк өстендә булды, чәй эчкәндә генә табын артына утырды. Рәхмәтләр әйтеп, кайтып яттык.
Иртән Самосделка дигән авылга кузгалдык. Дмитрий абый Васильев археологик казу эшләре барган урынга алып барды. Ике тапкыр Иделне паромда чыктык. Паромның яше бар инде, ыңгырашып кына тора, икенчесен көймә төртеп йөри. Һәр кичү 100әр сум тора. Монда да берән-сәрән дә, көтү белән дә атлар, сыерлар күренә. «Нишләп шулай йөриләр?» – дип сораган идем Дмитрий абыйдан: «Алар бу утраудан барыбер беркая да китә алмый», – диде.
Машина салган юлдан әкрен генә бара торгач, археологларның базасы – су буендагы палаткалар янына килеп җиттек. Учакта чәй кайнаган, бәрәңге пешкән арада археологик эшләр барган урынга бардык. Андагы җил! Казанга очыртып кайтара язды.
Самосделка авылы урынында X–XIV гасырларда Саксин дип аталган шәһәр булган, шуңа бу җирләр тарихчылар өчен кызыклы. Казылган чокыр тирәсендә өем-өем туфрак. Дмитрий абый сүзләренчә, бу – XII гасырдагы алты бүлмәле йорт калдыклары. Бу йорт монгол яулары вакытында җимерелгән, аннан аның урынында балчыктан ясау остаханәсе булган дип фаразлыйлар. Монголлар кышын килә, ә яз көне шәһәрне су баса. XVIII гасырда су китә, бу урында балык заводы төзелә. XIX гасырда яңадан су баса. Йортның бер чатында кеше скелеты да табылган. Монгол яулары вакытыннан калган.
Уртадагы тишек урынында бәдрәф булган, чаттагы кара эзләр урынында мич булган. Туфрак өемнәрендә дә тарихи кыйпылчыклар күп әле.
Илнур Миргалиев сүзләренчә, Саксин шәһәре турында иң күп мәгълүматны гарәп сәяхәтчесе Әл-Гарнати язып калдырган.
Археологик казылмалар буенча да аның язмалары дөрес булуы дәлилләнә. Саксин шәһәре 90нчы еллардан соң гына өйрәнелә башлый. XIV гасыр азагына кадәр шәһәр яшәгән. Гарнати язып калдырганча, бу шәһәрдә угызлар, болгарлар, суварлар яшәгән. Шәһәр Идел Болгарына буйсынып торган, зур булган. Галимнәр әйтүенчә, урта гасырда монда 50-60 мең кеше яшәгән. Саксин татарның этник тарихында зур роль уйнаган, – ди.
Бөтен җиргә тузан тутырып, тагын ике тапкыр паромда чайкалып, Әстерханга кайттык. Музейны күреп чыктык. Кич кенә кирмәнгә барып җиттек. Әстерхан кирмәнендә күккә карасаң, йолдызлар күренә. Анда кап-караңгы. Илнур Мидхәтович сүзләренчә, кирмән Алтын Урда шәһәрләре кирпеч, ташларыннан төзелгән. Ягъни шәһәрләр бөлгенлеккә төшкәч, аларны җимерәләр һәм кирмән төзиләр.
Каберлекләр өстеннән
Бер төн кунганнан соң, кайту ягына юнәлдек, әмма юл тарихи урыннар аша салынды. Гади карашка бу калкулыклы дала гына, ә тарихчылар күзлегеннән – мәшһүр урыннар.
Башта бер калкулыкка килдек, шунда ук чүплек. Дмитрий абый сүзләренчә, бу бик зур каберлек, аның төгәл мәйданы да билгеле түгел. Кызыл Яр шәһәрчегендәге Маяклы яр (Маячный бугор) каберлегендә иң зур һәм өйрәнелгән Алтын Урда некрополе булып санала. Галимнәр фикеренчә, Кызыл Яр җирендә Бату ханның Сарае урнашкан булырга мөмкин.
Каберлек карьер, чүплек белән җимерелә барды. Хәзер бу җирләр хакимият карамагында, сак астына алынды. Чүплекне дә күчерделәр. Шулай да каберлек һәрдаим җимерелеп тора, әле дә «кара казучылар» килә. Уникаль әйбер табарга өметләнәләр. Бу тарихи һәйкәлне саклап калуның бер ысулы – казу эшләрен яңадан башлау. Монда беренче казу эшләре 1989нчы елда башланган, 800дән артык каберлек казылды. Монда түрәләр, элита җирләнгән. Каберлекләрнең 90 проценты мөселманнарныкы, – ди ул.
Тарихчы сүзләренчә, монда каберлекләр бер катлам гына түгел, өсте-өстенә туры килгән. Әле дә аяк астында сөякләр ята иде. Бер яктан 5 километрга сузылган, дип фаразлый тарихчылар. «Мин мондый зур дип уйламаган идем», – дип шаккатты Илнур Мидхәтович та. «Бу урынны гомер буе өйрәнергә була», – ди тарихчылар.
Аннан Комсомол бистәсе янында булган мавзолей урынына бардык. Фаразлар буенча, монда Алтын Урданың Ак Сарай дигән шәһәре булган. Монда хәзер тикшеренү эшләре бармый. «Кызганыч, бу шәһәр күп өйрәнелмәгән, ул зур шәһәрләрдән дә түгел. Шулай да монда элита яшәгән, ханнарның вакытлыча резиденциясе булган. Монда мавзолейлар да зур булган. Бу шәһәрчек әле зур серләр саклый. Бу җирлек татарның сәяси тарихында зур роль уйнаган, – диде Илнур Миргалиев.
Аннан Лапас авылы янындагы мавзолей комплексы урынына туктадык. «Монда иң крутой ханнар җирләнгән», – диделәр. Бу территориядә казу эшләре дә бара иде, студентлар төркеме казый, себерә. «Монда зур комплекс. Кызганыч мавзолейлар сакланмаган. Монда иң югары катлам, Җүчи нәселе җирләнгән урын дип фаразлыйбыз. Монда иң мәшһүрләрдән Мөхәммәд Үзбәк хан, Җанибәк хан җирләнгән, диләр. Бу территория яңа гына өйрәнелә башлаган. Киләчәктә бик күп мәгълүмат ачылыр», – диде тарихчы.
Киләсе тукталыш Селитр (Селитриное) авылы иде. Алтын Урда чәчәк аткан вакытта башкала булган Сарай әл-Мәхрүсә җирләре бу. Аллаһ тарафыннан сакланган сарай дип аңлатыла. Хан сарае торган калкулык яхшы күренеп тора. «Бик зур шәһәр булган, 100 меңгә кадәр халык яшәгән. Бу шәһәрчек бик яхшы өйрәнелгән. Монда ислам дәүләт дине итеп игълан ителә дип фаразлана. Дини тарихтан да бу бик мөһим урын», – диде Илнур Миргалиев. Искәндәр абый Измайлов сүзләренчә, хан сарае һәрвакыт көньякта урнашкан. Хан сараеннан көньяктарак яшәргә, йортлар салырга ярамаган.
Волгоградка җиткәч, Сарай-Бәркә урынын карап чыктык. Анда да хәзер казу эшләре бармый. Тарихчылар сүзләренчә, территориясе бик зур булган.
Татарстан тарихчылары безнең белән очрашкан җирле тарихчыларның күбесен фәнни мәкаләләр бастырырга илһамландырды кебек. Җирле тарихчылар үзләренең хезмәтләре турында сөйләгән саен: «Бастырырга кирәк», – диделәр. Димәк, алда фәнни язмалар да дөнья күрер әле. Безнең тарихчыларның фәнни эшләрендә дә бу экспедициядә күргәннәр урын алыр дип уйлыйм. Үзара хезмәттәшлек, элемтәләр дә ныгыр гына.
Без исә төн уртасына Саратовка кайтып җиттек, кунып чыктык та, Казаныбызга кайтырга чыктык. Бу сәяхәткә кадәр тарихчылар, галимнәр белән рәсми булмаган җирдә аралашкан булмагач, алар һәрвакыт бик җитди кебек тоела иде. Алар да шундый ук гади һәм кызык кешеләр.