Главные новости Котласа
Котлас
Декабрь
2024

«Мегатыныч» укытучы әниләре үтергәнме? Фатирда суда баткан ике сабый мәете табылган

0

Архангельск өлкәсендәге Котлас шәһәрендә яшәүче хатын 2 баласын үтергән, дип шикләнәләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Архангельск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

28 декабрьдә иртән Мелентьев урамындагы фатирда 1,5 ярымлык малай һәм аның 3 яшьлек апасының мәете табыла. Балаларда суда батып үлү билгеләре була. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Тикшерү бара, экспертизалар билгеләнгән.

Мәрхүм балаларның 29 яшьлек анасын тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

«Газета.ру» белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнелүче хатынны «тыныч, тыйнак» дип искә алалар. Ул педагогия көллиятендә эшли.

«М.С. педагогия көллиятендә 1,5 ел безнең сыйныф җитәкчесе булды. Яшь белгеч буларак килде, үзе дә педкөллият бетергән, параллель рәвештә Сыктывкарда югары белемне читтән торып алды. Тыныч, аерылып тормый торган кеше. Безнең төркемдә беркем дә аның белән бик якын аралашмады, ул үзе артык инициатива күрсәтмәде. Беренче кызы белән декретка китте. Аның турында башка белүче юк.

Ул көллияттә эшләгәндә иренең кафе ачуы, аларның фатир, машина алуы билгеле. Тыныч, тыйнак гаилә. Без аның икенче баласын туганын да белмәдек.

Килеп чыккан хәл барыбызны да гаҗәпкә калдырды, шундый тыныч, тыйнак хатын-кызның кем булуын беркем башына китермәде», – ди укучыларның берсе.

Укытучының, сыйныф җитәкчесе булса да, төркем тормышында катнашмавы студентларга сәер тоелган.

«Без аны бөтенләй күрмәдек диярлек – аена 2 тапкыр кереп хисап алды, ул укыткан дәресләрдә очраштык. Ул үзе мегатыныч, конфликтка керми торган», – ди студент кыз.

«Газета.ру» прокуратурага сылтама белән хәбәр иткәнчә, гаилә профилактика органнарында хисапта торган.