Главные новости Кирова
Киров
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Казанда үсмерләр таксистны кыйнаган һәм машинасын урлап алып киткән

0

Казанда өч үсмер такси йөртүчесенә һөҗүм итеп, аның автомобилен урлаган. Аларга карата җинаять эше ачылган. Тикшерү барышын шәһәр прокуратурасы контрольгә алган. Бу хакта күзәтчелек органы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Лаеш районыннан өч үсмер Казанга килеп, такси чакырткан. Юлда барганда алар йөртүче белән талашкан һәм аны кыйный башлаганнар. Аннары пассажирларның берсе — 16 яшьлек егет — машина руле артына утырган һәм китеп барган.

Горький шоссесыннан барганда үсмер идарәне югалткан, автомобиль коймага бәрелгән һәм ян ягына ауган.

22 яшьлек такси йөртүчесе ярдәм чакыра алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. 16–17 яшьлек өч үсмерне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

«Шикләнелүчеләрнең шәхесләре ачыкланды. Әлеге факт буенча «Урлау» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Тикшерү барышы Казанның Киров районы прокуратурасы контролендә», — дип хәбәр иткәннәр Татарстан прокуратурасында.