Казанны су басарга мөмкинме?
Казанны су баса аламы? Баса алса, нинди очракларда? Су максимум ничә метрга күтәрелергә мөмкин, кайсы биналар күпмегә су астында кала ала, Иршат Сәйдәшович?
– Гомумән, су баса алмый, дигән урыннар юк дөньяда. Телевизордан да күреп торабыз, Согуд Гәрабстанында д,а көчле яңгырлар сәбәпле, шәһәрләрне су басканын беләбез. Казанга килгәндә, су басу куркынычы юк, дип тә әйтергә ярамый! Казан бит зур су янында – Идел буенда урнашкан. Казансу, Нокса, Солонка, Киндерле һәм Коры елга кебек чагыштырмача кечерәк елгаларыбыз да бар бит әле. Алар янында йортлар бик күп урнашкан.
Шуңа күрә, «су басса, никадәр зыян китерә ала?» дигән генә сорау була ала. Шәһәрнең бик түбән рельефлы урыннары күп. Яңа Савин, Киров, Авиатөзелеш районнарында андый урыннар бихисап. 1947 елда Казансу елгасы ташу вакытында 56 метрга кадәр күтәрелгән. Тарих сәхифәләрен актарсак, 1926 елда Идел ташып, хәзерге Ибраһимов урамына, «Тандем» сәүдә үзәге булган урынга кадәр су менгән. Шуны да исәпкә алырга кирәк, ул вакытта «Куйбышев» сусаклагычы булмаган. Су басуга төрле факторлар тәэсир иткәндер.
Су басуның табигый яки техноген булуы бар бит. Табигый сәбәпләр булуы да ихтимал бездә. Гидрологиядә зур ташулар 100 елга бер тапкыр була, дип санала... Табигый су ташу булу ихтималы бездә 1 процент. Табигый сәбәпләр дигәндә – кар күп булганда, язгы ташуларны күзаллыйбыз. Су басу куркынычы кар соңлап кына яткан елда мөмкин, билгеле, кар күп булганда.
Төрле чыганаклар буенча, Казан тарихында су 50 метрдан күбрәк күтәрелгәне билгеле. Шундый су басу була дип фаразласак, тимер юл вокзалы, метро, Казанның үзәк өлешләре, Колхоз базары су астында калыр иде...
Хәзерге вакытта Казанны ныклы дамбалар саклый. Дренаж каналлар һәм башка корылмалар бар. Урманнар да су басуга киртә булып тора.
Быел кыш кар ифрат күп булды. Әмма зур су басулар булмады шикелле.
Гадәттә, яз иртә килсә, көннәр җылы торса, су баса. Төрле факторлар кушылса, зур су басулар булырга мөмкин. Менә быел кар күп булды, әмма җирдә ныклап туң булмагач, су җиргә сеңде. Елгаларга кар сулары бик акмады. Мин үзем, гидролог буларак, быелга язга бик тыныч карашта булдым. «Куйбышев» сусаклагычында су аз, анда тулырга урын бар иде. Хәвеф-хәтәр, бәлки, кайбер урыннарга гына янагандыр.
Ә менә җәй көне су басу куркынычы кече елгалар янындагы территорияләрдә булырга мөмкин. Көчле коеп яуган яңгырлар шуңа китерә ала. Күпләр берничә көн эчендә антициклон булып кар яуса да, язын су басу булыр, дип уйлый. Су басу куркынычы, әйтүемчә, төрле факторларга бәйле.
Казансу, Идел ярындагы дамбалар ныкмы, аларның ныклыгы контрольдә тотыламы? Алар җимерелсә, Казанны су баса аламы?
Дамбаларыбыз төзелгәненә 50 елдан артык вакыт үткән инде. Аларны, әлбәттә, карап һәм ремонтлап тору зарур. Белүемчә, алар ныклыгын белгечләр контрольдә тота. Миңа калса, Оренбургта булган аяныч вакыйгалар тагы да бер сабак булгандыр. Советлар Союзында төзелгән дамбалар булгач, безнең дамбалар нык алар, бетоннан ясалган. Ә Оренбург ягы ул бит дала ягы да! Бу вакыйгалардан соң тагы да тикшерерләр, кирәк булса – төзекләндерерләр. Дамбалар җимерелсә, Казанны су басарга мөмкин: елга порты, Колхоз базары якларын, Кремль яры буйларын. Киров һәм Вахитов районнары – су басу иң нык янаган җирләр.
Вак елгалардан су басу куркынычы кайсы якларга яный?
Дербышки яныннан аккан Киндерле, Идел буе, Совет районарында агучы Нокса, Авиатөзелеш районы ягыннан Солонка, Коры елга буендагы территорияләр инде. Ел саен Нокса буенча яшәүчеләр ташуга дучар була иде, хәзер анда күпер салынгач, бу проблема хакында ишеткәнем юк. Ел да 300 чамасы йорттан 1200ләп кешене эвакуацияләргә МЧС әзерләнә иде.
Иң мөһиме – елга тугае янында яшмәскә кирәк. Бер 30-40 метр ерактарак, биегрәк урыннарда салырга кирәк корылмаларны. Тугайларда урнашкан йортлар күп ул. Соравыгызга җавап итеп әйтәм: вак елгалардан су басу ешрак та яный.
Зур елгаларга килгәндә, Иделдән соңгы елларда су ташулар башка төбәкләрдә дә күзәтелми.
Мәскәү районы тирәсендә су басу хәвефе булса, безнең «Татмедиа» бинасын күпмегә басачак?
Иң күбе – ул тирәдә 1-2 метр су күтәрелергә мөмкиндер... Зур дулкын килмәсә, әлбәттә... Сезнең як анда ике яклап та «якланган».
Елгалар янында төзелешләр бик киңәш ителми, дидегез. Менә бүгенге көндә күрәбез: торак комплексларын төзүчеләр, узыша-узыша, матур урыннарны, елга буйларын да сайларга омтыла...
Елга, тугайлар янында йорт төзү бәя буенча да, куркынычсызлык ягыннан яхшы эш түгел. Су басудан халык куркып яшәмәсен иде! Елга ярларын яшел зоналар, парклар итеп калдырыйк!
Җавапларыгыз, фикерләрегез өчен рәхмәт, Иршат Сәйдәшович!