Главные новости Кемерово
Кемерово
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Котым ботыма төште»: Кемерово өлкәсендә берничә тапкыр җир тетрәгән

0

Узган төндә Кемерово өлкәсендә берьюлы 3 җир тетрәү булган. Беренче җир асты тетрәүләре 20 сентябрьдә төн уртасында башлана. Россия Фәннәр академиясе Бердәм геофизик хезмәтенең Алтай-Саян филиалы мәгълүматлары буенча, җир тетрәү магнитудасы 4,6 балл тәшкил иткән. Эпицентрда бу күрсәткечләр 5,8 баллга җитә. «Baza» телеграм каналы шул турыда хәбәр итә.

Мин хәзер ялда. Бу – ялның беренче төне иде. Менә шулай килеп чыкты, – дип сөйли бер кеше видеода. Өйнең җимерелгән җирләрен күрсәтә.

Җир тетрәү нәтиҗәсендә Старый Шерегеш бистәсендәге зур чокыр тагын да тирәнәйгән. Җирле халык социаль челтәрләрдә берничә тетрәү тойганнарын яза. Кайберәүләр гөрелдәгән тавыш ишетүләрен дә хәбәр итә. Катаклизм зонасына эләккән йортларда штукатурка ярылган, плитка ишелгән. Шерегеш мәдәният йортында түшәмдәге рельефлы бизәлешкә зыян килгән.

Менә китереп бәрде әле генә. Карагыз әле менә моңа, – дип, бер хатын-кыз кубкан плитканы төшерә. – Котым ботыма төште. Бөтен әйбер очып төште, җимерелде. Ваннада менә шушы хәл, – ди ул.

Хәзер эпицентрдан 50 кмга кадәрге радиуста коткаручылар бригадалары эшли. Алар территориянең җимерелгән, зыян күргән урыннарын тикшерәләр.