10 мартка каршы төндә Татарстанда 34 градуска кадәр салкын булачак
Сишәмбегә, 10 мартка каршы төндә, Татарстанда һава температурасы кинәт төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Синоптиклар мәгълүматы буенча, республиканың күпчелек районында иң түбән температура -25..-28 градус була. Кайбер районнарда температура -29..-34 градуска кадәр төшәчәк.
Көчле салкыннар сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына иминлек кагыйдәләрен дә искәртте.
Суыклар вакытында бик кирәк булмаганда өйдән чыкмаска, бигрәк тә балаларны һәм йорт хайваннарын чыгармаска, шулай ук ерак юлга чыгуны да кичектереп торырга кирәк. Янгын чыкмасын өчен җылылык җиһазларын караучысыз калдырырга ярамый.
