Минтимер Шәймиев: «Муса Җәлил – милләтебезнең какшамас рухы гәүдәләнеше»
«Узган елда – Ватанны саклаучы елында без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын зурлап билгеләп үттек. Илебез өчен гаять кадерле булган әлеге бәйрәмнең дәвамы буларак, Татарстанда 2026 ел Бөек Ватан сугышы вакытында фашист төрмәсендә җәзалап үтерелгән шагыйрь, язучы, хәрби хәбәрче Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуына багышланган мәдәни вакыйгалардан башлана. Шушы истәлекле көннәрдә Җәлилнең истәлеген һәм рухи мирасын саклаучыларга, юбилей уңаеннан тантаналы чаралар әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан кешеләрнең һәммәсенә ихлас күңелдән олы рәхмәтемне юллыйм. Шагыйрьнең кызы Чулпан ханымга, Муса Җәлилнең оныкларына һәм туганнарына олы ихтирам хисләрен җиткерәм.
Муса Җәлил – илебезнең күпмилләтле әдәбияты тарихында бер үк вакытта дәүләтнең ике югары бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь-язучы. Аңа Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән шәхси батырлыгы һәм гадәттән тыш ныклыгы өчен – Советлар Союзы Герое исеме, «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелде. Шул рәвешчә безнең Җәлил югары шигърият белән сугарылган каһарманлык символына әйләнде.
Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын азмы-күпме белгән кешеләр минем белән килешер, мөгаен: аның күпьяклы, күптөсмерле иҗатында төп ике башлангыч тоемлана. Бер яктан, ул – милләт җанлы чын татар баласы. Үз әсәрләрендә татар халкының хиссиятен, моңын-күңелен, фикер сөрешен, милли үзенчәлекләрен, асыл сыйфатларын сокланып-яратып тасвирлый. Болары ана сөте белән кергән, әнисе сөйләгән әкият-бәетләрдән, халык җырларыннан күчкән рухи хәзинәләр тәэсире, әлбәттә.
Икенче яктан, Муса Җәлилгә милли кысаларга гына сыймый торган гражданлык, ватанпәрвәрлек хас. Ул яшәгән чорга бүгенге күзлектән караганда, аңлашыла ки: Җәлил, үзенең бик күп чордашлары шикелле, революция идеалларына, яңа тормышка, милли алгарышка, социаль тигезлеккә зур өметләр баглап, үз Ватанының матур киләчәгенә ихластан ышанган шәхес. Шуңа күрә ул, әсирлек газаплары кичергәндә дә, үзенә һәм иптәшләренә һәлакәт янаганда да, илгә киләсе Җиңүгә инанып, гомеренең соңгы минутларына кадәр үз мәсләгенә тугры калган. Шуңа күрә аның иҗаты илебез халыкларының уртак мирасына әверелде. Герой-шагыйрьнең тормышы һәм батырлыгы хакында якты истәлек һәм аның ялкынлы шигырьләре күпмилләтле Россия халкының яңадан-яңа буыннары хәтерендә сакланып килә.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә,
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
(«Җырларым», 1943)
Бу үлемсез шигъри юллар, йөзләрчә телләргә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга таралды.
Мәгълүм ки, Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү, иҗатын өйрәнү һәм киң даирә укучыларга җиткерү буенча күп эш эшләнде һәм мондый гамәлләр хәзер дә дәвам итә. Бары шунысын гына билгеләп үтәсем килә: Муса Җәлил үзенең кыска гына гомере эчендә татар әдәбиятын гына түгел, татар милли музыкасын үстерүгә дә гаять зур өлеш кертергә өлгергән. Ул – татар музыкаль театрын оештыручыларның берсе, Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында төзелгән татар опера студиясенең әдәби бүлеге җитәкчесе, күп кенә мәшһүр рус операларын татар теленә тәрҗемә итүче. Хәзерге вакытта аның иҗатының әлеге юнәлешенә игътибарны көчәйтү максатка ярашлы булыр иде дип саныйм. Сугыш алды елларында Җәлил дүрт опера өчен либретто язган, шуларның иң күренеклесе – «Алтынчәч» операсы. Халык иҗатының шигъри рухына нигезләнгән, риваятьне һәм тарихи чынбарлыкны бергә бәйләгән «Алтынчәч» либреттосы хәзерге көндә мөстәкыйль әдәби әсәр булып яшәп килә. Музыкаль әсәрләр арасында бу бик сирәк күренеш дип әйтер идем. Киләчәктә бу опера кабат сәхнәгә күтәрелеп, милли музыкабыз үсешенең күркәм бер чагылышы булыр дип өметләнәм.
Милли музейда саклана торган Моабит дәфтәрләре
Фото: © «Татар-информ», Владимир Василев
Бөек Ватан сугышы Муса Җәлил гомеренең бик кыска, әмма иң көчле чорын башлап җибәргән. Мәгълүм булганча, фронтка ул үзе теләп киткән. Бик кискен бер бәрелештә яраланып, дошманга әсир төшкәч тә, кыю иптәшләре-милләттәшләре белән бергәләп яшерен оешма төзеп, фашистларга каршы көрәшен дәвам иткән ул. Сугыш вакытында Җәлилнең иҗаты моңарчы күрелмәгән югарылыкка ирешкән. «Моабит дәфтәрләре» Ватанга фидакарь хезмәт итү, корычтай ихтыяр көче, батырлык үрнәге булып тора. Бу шигырьләр циклында Җәлил, фашизм белән йөзгә-йөз калып, аның кешелексез асылын кыю һәм үтемле итеп ачып бирә. Туган җирнең кадерен тирәнтен аңлап, илебезнең көче һәрзаман бердәмлектә булуын кабат-кабат искәртә ул.
Муса Җәлилнең сиксән ике ел элек язып калдырган шигырьләре бүген дә мәгънәсен җуймый, хәзерге катлаулы вазгыятькә аваздаш яңгырый.
Байрак итеп илгә тугрылыкны,
Утны-суны кичте бу егет,
Автоматы түгел, аты түгел,
Анты белән көчле бу егет.
(«Егет көче», 1943)
Әлеге юллар бүгенге көндә илебез чикләрен саклап яуга керүче ир-егетләребезгә атап язылган шикелле.
Заманыбызның күренекле язучысы Чыңгыз Айтматов: «Бездән соң да оныкларыбыз аңа карап үз-үзләрен, шигърият көчен, көрәш мәгънәсен танып белер. Тормышны аныңча яратыр, фашизмга аныңча нәфрәт белдерер. Бөек солдат, бөек шагыйрь – Муса Җәлилне тудырган татар халкы алдында баш иям», – дип язган иде. Әйе, Муса Җәлил – халкыбызның мәңгелек горурлыгы, милләтебезнең батыр улы, какшамас милли рух гәүдәләнеше ул. Алай гына да түгел, җир шары буйлап сибелеп яшәүче татар халкын берләштереп, зур татар дөньясын үз тирәсенә беркетеп торучы олугъ күчәргә тиң абруйлы, тарихи ике шәхесебез бар. Алар – Тукай һәм Муса Җәлил!
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
(«Имән», 1943)
Бу шигъри юлларны каһарман милләттәшебезнең безгә язып калдырган фатихасы һәм васыяте итеп кабул итик, газиз ватандашларыбыз!»
