Телесериалда Илһам Шакиров ролен башкаручы Марсель Мөсәвиров: «Тышкы яктан аңа охшаталар»
Декабрь аенда легендар Илһам Шакировка багышлап «Илһам» сериалы төшерелә башлады. Чаллы театрының иң популяр артистларының берсе Марсель Мөсәвировның сериалда Илһам Шакиров ролен башкаруы хәбәр ителгән иде. Декабрьдә съёмкалар башланды да инде. «23 мартта икенче өлеше башлана, аннары майда, июньдә», - диде Марсель Мөсәвиров бүген Казанда «Мир» кинотеатрында очрагач – бүген анда «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалы тәкъдир ителде.
Чаллы театры үз артистына кинода төшү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган – беренчедән, театр март афишасын Марсельнең съемкаларын истә тотып төзегән, икенчедән, хәзер репетицияләре барган спектакльдән дә режиссер Марсельне төшереп калдырган – съемкалар туры килгән.
Шунысы кызык – Илһам Шакиров ролен башкаручы актер хәзер драма артисты булса да, беренче белеме буенча Марсель профессиональ җырчы - Октябрьски Музыка училищесын тәмамлаган. Филүс Каһиров белән бергә укыганнар. «Ул вакытларда бөтенебез дә Илһам абыйны тыңлый идек инде», - ди Марсель. Әмма аңа сериалда җырларга туры килмәячәк, чөнки Илһам Шакировның үз җырлары яңгыраячак.
«Фильмга төшәргә әзерләнгәндә җырчының 1970 еллардагы язмаларын тыңладым, сөйләү манераларын өйрәндем. Мин аның сөйләгәндә җырлап сөйләвенә игътибар иттем, сөйләвенең үз мелодикасы бар. Ул мелодикага тартым сөйләмне кабатлыйсы бик җиңел булыр кебек иде, ләкин алай түгел икән - кеше сәхнәдә бер төрле, тормышта икенче төрле - уйнаганда шул мелодиканы катыштыра башлаган идем, тормышта алай түгел икән», - дип эш барышы турында да сөйләде ул.
- Фильмны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ТНВ» каналының «Ватан» кинокомпаниясе төшерә.
«Без кырык беренче ел балалары» спектакленнән күренеш, автор ролендә – Марсель Мөсәвиров
Фото: © Чаллы театрының матбугат үзәге
«Шәһәр.Нокта.Брежнев» спектакленнән күренеш
Фото: © Рәмис Нәҗмиев
