Главные новости Казани
Казань
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Сарык асраучы фермерлар: «Кәҗә - мал түгел, дисәләр дә, субсидия бирелә, безгә дә кирәк»

0

Сыерсыз авыл – сусыз коега тиң, ди иде олылар. Хәзерге көндә мөгезле эре терлек түгел, вак мал-туар тотучылар да сирәк. Ә сәбәпләре нәрсәгә барып тоташа соң? Ачыклык кертергә тырышыйк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматлар нигезендә сарык асрау белән көн күрүче фермерлар саны – 300гә якын, ел саен үзгәреп тора. Татарстанда барлыгы 258,5 меңнән артык сарык асрыйлар. Шуның 212,71 мең башы – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, ә калган 45,8 мең – күмәк һәм фермерлык предприятиеләренә туры килә.

Сарыкчылык белән эш итүчеләргә аерым субсидияләр федераль үзәктән дә, республикадан да каралмаган. Ләкин министрлыктан хәбәр ителәренчә, бу мәсьәләгә үзгәрешләр кертү өчен адымнар ясалган. Хәзер инде, аларны Финанслар һәм юстиция министрлыкларында раслаганнарын сабыр гына көтәсе, диләр. Ә үзгәрешләр – булырга тиеш

«Сарык асраучылар ятим бала кебек»

Иң башта вәзгыятькә ачыклык кертү һәм сарыкчылыктагы икътисади кыенлыкларны аңлау өчен Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтимеров белән элемтәгә чыктык.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Хәзерге көндә Татарстанда сарыкларның күпчелеге – фермерларда һәм шәхси хуҗалыкларда. Зур, күмәк хуҗалыкларда һәм фермаларда юк диярлек. Сарык тоту – мәшәкатьле нәрсә, чыгымнары да күп бит. Ул сарыкның итенә генә түгел, ә тиресенә һәм йонына да ихтыяҗ булса гына кереме яхшы һәм мул булыр иде. Беркем дә бернинди файдасыз мал-туар асрарга теләми, билгеле. Аннары сарык сую өчен махсус цехлар булмавы да киртә сала, ләкин бу фактор – шул ук ул кадәр сарык чалынып торылмавына барып тоташа. Менә мәсәлән, Алабуга якларыннан Андрей Фамалиевның сарыклар башы саны 2300гә җитә. Аның сую цехы бар, – ди Татарстанның баш фермеры.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, мөгезле-эре терлек чала торган цехлар сарык чалуга яраклаштырылмаган. Ә бу эшне законлы рәвештә башкарам дисәң – цехның проект документларында сарык чалыну каралган булуы зарур.

Алга таба фермерларны хафага салган мәсьәләләргә тукталдык.

Республикада сарык итенә ихтыяҗ сизелә һәм бу Гает бәйрәмнәрендә генә түгел, дигән фикердә мин. Сарыклар җитәрлек күләмдә булса, Дагыстаннан ташымас идек. Ит тә түгел, тере мал ташыйбыз күп итеп. Таможня мәсьәләләренә килгәндә кыенлыклар туганы юк. Малны чит ил һәм өлкәдән кертер өчен бары тик Россия законнарына туры килгән ветеринар белешмәсе булырга тиеш. Асрауга әйләнеп караганда, субсидия мәсьәләсе «бугазга баскан». Сыер, ат һәм кәҗә асраучыларга субсидия каралган, ә сарык тотучылар ятим бала кебек читтә, – ди Камияр Байтимеров

Фото: © «Татар-информ» архивы

Җитәкче билгеләп үткәнчә, иң күп сарык асраучы фермерлар Әгерҗе, Баулы һәм Әлмәт районнарында икән.

Сарык итеннән 400гә якын ризык пешереп була, диләр. Рестораннарга керсәң, моңа инанып та була сыман. Татарстанда да рестораннар белән эшләүче фермерлар бар икән. Тукай районыннан бер фермер 50 мең сумга ит тапшыра булып чыкты.

«Федераль дәрәҗәдә ярдәм юк, республиканыкы — аз»

Фермер Андрей Фамалиев грант акчасына сарык үрчетү фермасын төзегән. Фермер хуҗалыгы Алабугада урнашкан һәм бүгенгесе аның 1200 баш сарыгы бар. Фермерлыкка 2006нчы елда алынган. Үзе әйтүенчә, ул тумышы белән Түбән Кама якларыннан, авыл җиреннән. Иң башта Тукай районында фермалар сатып алып реконструкцияләгән булган, аннары эшчәнлеген Алабугада дәвам иткән. Хәзергесе вакытта үзенең чалу цехы да бар, хәләл сертификатын алуга да ирешкән. Цех сарык, мөгезле-эре терлек һәм ат чалуга көйләнгән.

Фото: © «Алабуга нуры» газетасы

Болай үзебез сарыклар гына асрыйбыз. Субсидияләргә килгәндә, токымлы хуҗалыкларга гына бирелүен беләм. Ә без, 2019 елда хатыным Ольга белән грант оттык. Гаилә терлекчелек фермасын үстерү буенча сарык үрчетү комплексын төзүгә 19 миллион сум күләмендә акча алдык. Фермага реконструкция үткәрелде. Һәм зур, заманча югары технологияле комплекс барлыкка килде. Эшчеләребез бар, әле 12-13, ә сезонда 15-16 кеше эшли, – ди Андрей.

Фермер ярдәмнең бик булмавына да зарланып алды.

Сарык итенә ихтыяҗ күбрәк Гаеткә туры килә. Шул вакытка күпләп үстерергә тырышабыз. Ә сәүдә челтәрләре белән эшләсәк, анда даими рәвештә күләм булырга тиеш, аңлашыла. Федераль дәрәҗәдә ярдәм булмавы борчылдыра, республика күләмендә аз, ләкин зарланмыйбыз. Район җитәкчеләре булдыра алганча фермерларга ярдәм күрсәтеп тора. Авыл кешесенә һәрвакытта да эш табыла, – диде ул.

«Йон саткан акчага оныкка уенчык машина да килми»

Гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган Тәлгать Муллануров – Әгерҗе районының Кичкетаң авылыннан. Аңа 62 яшь, 40 ел авылда эшләгән. Белгечлеге буенча – агроном, икътисадчы, авыл хуҗалыгы сәнәгате эшчәнлеген оештыручы. Соңгы 14 ел буена фермерлык белән көн күрә. Сарыкларны 12 ел элек үрчетә башлаган. Барлык фермерлык эшләрен дә хатыны Гүзәлия апа белән башкара, эшчеләр ялламый.

Һәрбер эшнең табышы да, чыгымы да җитәрлек инде ул саный башласаң. Элек-электән табышы бармы, дип сорап тормыйча иген үстерә авыл кешесе. Нигә? Чөнки ашарга икмәк кирәк! Сыер асраганнар, сөт сауганнар, табышы турында ул кадәр уйланып тормаганнар, сөте генә булсын. Сарыкчылык белән дә нәкъ шулай ул, энем. Элек, узган гасырның 80нче елларында 1 миллионга якын сарык асралган, бу төр малны тотучы фермалар да шактый күп булган. Ә хәзерге көндә, белүемчә, 256 мең тирәсе сарык республикада. Сарык асрауга ничек килдем соң? Мин хуҗалыкта 2800 баш малга исәпләнгән комплекс белән идарә итүче идем. Аннары халык белән эшләү арыта башлады һәм үз эшемне ачып җибәрергә уйладым, – ди әңгәмәдәш.

Фото: © «Интертат» өчен Тәлгать Муллануров шәхси архивтан тәкъдим итте

Тәлгать абыйның хуҗалыгында 300 баш сарык, җәй көне бәрәнләгәч – 600-700 башка да җитә.

Эшне башлап җибәргәндә иң башта кыенлыклар булгалады ул, чөнки бар әйберне дә белеп бетермисең. Удмуртия белән Татарстан чигендә яшим. Бүгенгесе заманда сарык сатуның проблемасы юк. Минем итләтә сатканым юк, чөнки бер генә төр токымны асрыйм. «Татарстан» дип атала. Күбрәк тереләй алып китәләр. Күпчелек, бер 80-90 процент асрарга, дип алалар. Шул Корбан бәйрәмнәре чорында гына суяр өчен алалар. Аннары нәзергә, оныклары тууычылар Гакыйкага (бала туу хөрмәтенә чалу) алганнары бар.

Ә инде сарыкның итеннән кала тиресе бар – анысы кирәкмәгән чимал булып тора. Элекке заманнарда 1 килограмм йонны уртача 10 сумнан сатып алалар иде. 1 тонна йоның булса, «Жигули»лы һәм МТЗ тракторлы буласың дигән сүз. Кукмара фабрикасы йонны ала инде, ләкин илтеп бирүләрне исәпкә алганда, файдасы бик аз. Йон өчен бирелгән ул тиеннәр – оныкларга уенчык машина алырга да җитми… Хәзерге заманда йонны һәм тирене яндыралар гына. Шулай да бер елны Чаллыдан килеп берәү җыеп йөрде, аңа бушлай биреп җибәрдем – ташламас өчен булса да, сарыф итмәскә, – дип сөйләде фермер.

Тормыш иптәше белән

Фото: © «Интертат» өчен Тәлгать Муллануров шәхси архивтан тәкъдим итте

Билгеле, элек сарык тиресенә дә «хөрмәт» булган, аны кулланганнар. Туңы, толыпы да тегелгән, җылы да булган, диләр. Аннары машинада йөргәндә, утыргычка җәйсәң дә – җылы җәймә!

Тәлгать абый сөйләвенчә, сарыкчылык белән шөгыльләнүчеләргә субсидияләр булмавы да эшнең алга китешенә киртә сала.

Әйтәләр бит, «баҗай – туган түгел, кәҗә – мал түгел»… Әмма кәҗә тотучыларга 1 мең сум күләмендә субсидияләр каралган бугай, бу барыбер дә берникадәр булса да матди ярдәм чарасы булып тора. Сарык тотучы фермерларга да субсидия кирәк, юктан да күңел була. Күләме әллә ни күп булмаса да ярый, булсын гына ул! Республикада сарыкчылыкны үстерергә теләүче егетләр бик күп, ләкин матди яктан кызыксындырулар да мөһим. Җир җимертеп эшләгән авыл малайларына бераз гына булса да булышлык кирәк, сарык фермалары төзергә рөхсәт ителгән җир кишәрлекләре күбрәк булсын иде, – дип йомгаклады ул сүзен.

Фото: © «Интертат» өчен Тәлгать Муллануров шәхси архивтан тәкъдим итте

«Әти-әниләр дә гомер буена тоткан, нишләп бетерик инде?!»

Былтыр Питрәчнең Чыты авылына командировкага юлыбыз төшкәч, бик каты тырыш һәм булдыклы Фердинант һәм Фәридә Гайнетдиновлар гаиләсе белән танышып кайткан идек. Алар фермерлар, Фәридә апа өстәвенә Чыты мәктәбе директоры да әле.

Сарыкларны 20 еллап асрыйбыз, әти-әниләр дә гомер буена тоткан, нишләп бетерик инде?! Моннан 5-6 ел элек 30га якын баш иде. Хәзер киметтек. Бәрәннәрне саклап калу да җиңел эш түгел, үләләр, я булмаса этләр һөҗүме дә булгалый. Күбрәк дини йолаларга алалар инде. Ә менә тиресе – эшкә яраксыз булып кала шул, бернишләтеп булмый. Кукмарадан килеп җыеп йөриләр, ләкин тигәнәксез, бик яхшы хәлдә булуын таләп итәләр. Аннары хакы да адәм көлкесе – килосы нибары 3 сум… Ә бит бәрәнне сарыкка кадәр үстерү үтә дә чыгымлы хезмәт. Субсидияләр, аннары башка төр ярдәмнәр авыл кешесенә бик нык кирәк, – ди Фердинант абый.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Мал – авылны, авыл – шәһәрне яшәтә

Күрүебезчә, Татарстан авылларында сарыкчылык бүген энтузиастлар һәм «әти-бабайдан калган шөгыль» дип ябышып ятучылар аркасында генә яши. Фермерларның зары бер: итенең бәясе булса да, йоны чүпкә атыла, тиресе яндырыла, ә дәүләт ярдәме кәҗә асраучыларныкы кадәр дә түгел. Камияр абый Байтимеров әйткәнчә, сарыкчылар «ятим бала» хәлендә калырга тиеш түгел дә бит. Югыйсә, бихисап халыкларның милли аш-суларының нигезе булган сарык итен Дагыстаннан ташуны дәвам итәрбез, ә үз фермерларыбыз тире-йон бәясенә чыдар хәлләре калмыйча, мал санын киметүен белер...

Фото: © «Татар-информ» архивы