Джеки Чан Рөстәм Миңнехановка сәлам әйткән һәм үзенең китабына имза куеп җибәргән
Актер һәм кинорежиссер Джеки Чан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка дип үзенең имза куелган китабын һәм сәлам әйтеп җибәргән. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында яза.
Китапны бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә тапшырганнар.
