Главные новости Казани
Казань
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Казанда Татарстан Коръән-хафизлары җыелышы була

0

12 февральдә Изге Рамазан ае алдыннан Казанда Татарстан Коръән-хафизларының җыелышы булачак. Әлеге очрашуда 60лап хафизның катнашуы көтелә, алар Рамазан аена әзерләнү мәсьәләләре буенча фикер алышачак һәм тәҗрибә уртаклашачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Шәрәфле кунаклар арасында – Курра-хафизлар (10 кыйраәт белгечләре): Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави һ.б.

Әлеге җыелыш барышында вәгазь-нәсыйхәтләр, тәравих намазлары вакытында Коръән хәтем кылуны оештыру буенча фикер алышу, Коръән укырга өйрәнү курсларына якынча нәтиҗәләр чыгару һ.б. көтелә.

Чараны Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм 1500 еллыгы кысаларында Казан Ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге оештыра, диелә хәбәрдә.