Көмеш кыңгырау (25.01.26)
Мәктәп яңалыклары, балалар белән әңгәмәләр.
Сизмичә дә калдык, кышның яртысы үтеп тә бара икән. Бу көннәрдә бигрәк тә салкын булды кебек, кайбер авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр дә кичектерелде. Берәү дә моңа артып борчылмагандыр әле. Битләрне чеметтерерлек булырга тиеш инде ул кыш көннәрендә. Шундый саф һава сулап кергәннән соң, җылы баллы чәй эчүе, йомшак юрганга төренеп утыруы – ләззәт түгелмени? Бизәкле тәрәзә аша бәсле урамны күзәтүе, уңайлы кәнәфиеңә утырып берәр тәмле китап укуы да күңелгә рәхәтлек бирә. Шундый мизгелләрдә кулыбызда “Салават күпере” журналы булса — икеләтә рәхәт. Әйдәгез, гыйнвар ае санында безне нинди кызыклы язмалар көтә икән, бергәләп танышыйк.
Сообщение Көмеш кыңгырау (25.01.26) появились сначала на Вести Татарстан.
