Ирада Әюпова: «Миңа калса, без «бәхет» концепциясен «деформацияләдек»
Кызык, мондый очрашулар башланып кына киткән елларда сорау өстенә сорау яудырылган, журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларны ашыга-ашыга биргән, бирергә өлгерә алмавына борчылган булса, соңгы елларда сорауларның кимүе сизелә башлады.
Сәбәбе: Ирада Хафизҗановнаның журналистларга ачыклыгы, сорау туганда турыдан-туры аралаша алу мөмкинлеге, ниндидер гайре табигый хәл булганда – оператив җыелулар. Шуңа да сораулар, озак вакыт дәвамында бирелүне көтеп, «искереп» ятмый.
Журналистларның сораулары мәсьәләсендә бушлык хасил булган икән, изге урын буш тормый, дигәндәй, ул урынга блогерлар тула – традицион очрашуда бу ачык күренде. Шулай итеп, министрның матбугат вәкилләре белән традицион Яңа ел очрашуы «блогерлар туена» әверелә бара. Бу – начар да, яхшы да түгел, бу – соңгы очрашуда күзәтелгән күренеш.
Министр сүзен журналистлар билгеләп үткән темалар (Камал театрының күченүе, Тинчурин театры бинасы, Биләрдә төзекләндерү эшләре, «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы...) буенча комментарийлардан, хәер, башта үзе әһәмиятле дип билгеләгән темадан башлады.
Ирада Әюпова: «Минем координаталар линейкасында минем өчен иң кыйммәтле эшебезгә килгәндә... кызганыч, моңа журналистлар аз игътибар итте. «Интертат» кына бу тема буенча аерым интервью эшләде. Ә проблема булганда, барысы да язды. Моңа хәтер дә калырлык: негативны барысы да күрә, ә Мәдәният министрлыгының үз көче белән бу мәсьәләне хәл итүенә беркем дә игътибар итмәде. Югыйсә, бу эшебез МВА курсына да аерым кейс булып керде. Чөнки бу – уңай нәтиҗәгә китергән бик грамоталы, системалы эш иде. Нәрсә турында сүз барганын аңладыгызмы?»
Журналистлар: «Татар әкиятләре геройларын үзләштерү турында әйтәсез».
Ирада Әюпова: «Ә бит шундый хәл килеп чыккач, бөтенесе йөгереп килде. Катастрофа – Шүрәле, Камыр батыр, Су анасы... Ә бит без бу этапта бу мәсьәләдә җиңә алдык. Без Рузилә Мөхәммәтова белән әлеге тема буенча барлык детальләрне ачыклап сөйләштек. Башкаларга гына кызык түгел иде. Башка мәсьәләләр белән чагыштырганда, нигәдер, резонанс булмады...
Биләрдә, чыннан да, зур эш бара, «Татнефть» ярдәме белән бик кызыклы фәнни эш эшләнде. Ул – уникаль территория. Биләрнең Лондоннан, Париждан зуррак вакытлары билгеле. Дөрес, ул башка принципта төзелгән булган. Хәзер «Биләр» дигәч, нәрсә күз алдына килә, дисәк, күбегез чишмәне искә төшерәчәк, гәрчә чишмә төп урынны алып тормаса да. Без борынгы шәһәрләребез тарихын – Җүкәтауны, Суварны, Биләрне күтәреп, маршрут төзи алырбыз. Минтимер Шәрипович тырышлыгы белән Болгарны таныта алдык бит.
«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы әйбәт кенә эшләп китте. Хәзер 20 кеше шушы программа буенча эшли – алар турында язсагыз, бик рәхмәтле булыр идек. Конкурстагы 20 урынга 40тан артык кеше дәгъва иткән иде. Араларында бик кызыклы шәхесләр бар. Мәдәнияттә барысы да кешеләрдән тора: шәхес булса, тормыш та була, иҗат та була, шәхес булмаса, бина гына кала. Мәдәният ул бина түгел, мәдәният ул – эчтәлек. Яңа елдан бу конкурста 50 кеше катнаша алачак.
Тинчурин театрына килгәндә... Без Туфан Имаметдинов белән бу темага еш сөйләштек, әмма ул – ирекле иҗат яклы. Аның «Татнефть» мәйданчыгындагы проектлары кызыклы, ул анда кызыклы атмосфера тудыра алды. Әле кызыклы идеяләре тагын да бар, алга таба барыр дип уйлыйм. Иң мөһиме – проектларына ихтыяҗ бар. Аларның «Әлиф» спектакле Кытайга барып кайтты, тагын башка мәйданчыкларда да күрсәтә алырбыз дип уйлыйм. Бу – безнең мәдәни кодны трансляцияли торган спектакль.
Ә Тинчурин театры бинасына килгәндә, ТЮЗларның үз бинасы өлгерүен көтәбез – аның ике этабы тәмамланды инде. ТЮЗ үз бинасына әйләнеп кайткач, безнең бу бина буенча берничә вариант бар.
Мин, Тинчурин театры бинасының язмышы театр мәйданчыгы буларак дәвам итәр, дип уйлыйм. Мин «эксперименталь», «лаборатор» сүзләрен яратмыйм: без «классик» белән «эксперименталь» дип капма-каршы куябыз. Академик сәнгатьтә дә экспериментальлек аз түгел. Монда яхшы мәгънәсендә «песочница» була ала. Безнең концепциясен эшләп бетерәсебез бар».
Менә сүзне блогерлар алды. Аларның берсе Казан циркының «Мирас» милли проектын, «Яңа дулкын» фестивален, блогерларның махсус тур белән Үзбәкстанга барып кайтуларын билгеләп үтте. «Сорауларым юк, бары тик рәхмәт сүзләре генә», – диде ул.
Ирада Әюпова теманы дәвам итеп, Татарстан муниципаль районнарының мәдәният бүлеге башлыкларының да Үзбәкстанга барачакларын әйтте. Бу – мәхәлләләп эшләү практикасын өйрәнү булачак.
«Без илләр һәм республикалар арасындагы социогуманитар һәм социомәдәни арадашлыкта ярдәм итәргә әзер», – дип кушылды блогер.
Ә нигә районнар арасындагы социогуманитар һәм социомәдәни арадашлыкка кушылмыйлар икән, дип уйлап куйгандыр журналистлар.
Ирада Әюпова: «Минем казахлар белән дә сөйләшкәнем бар – аларда мәхәллә практикасы килеп чыкмаган. Безгә дә өйрәнеп, эшләп карарга кирәк. Үзбәкстанда мәдәни кодка игътибар зур, Урта Азия республикаларында мәдәни проектларга, гомумән, игътибар зур».
Блогерларның берсе: «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» проектында блогерлар белән коллаборацияләр көтеләме?» – дип сорады. Блогерлардан Мәдәният министрлыгының яңа елдагы стратегиясе турында да сорау булды.
Ирада Әюпова, үзенең коллегаларына дәшеп, «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» чараларына блогерларны чакырырга кирәклеген искәртте. Ә инде стратегиягә килгәндә, рухи-әхлакый кыйммәтләр буенча Президент Указы булуын әйтеп, бу матрицаның үзләренә якын булуын ассызыклады.
Ирада Әюпова: «Теге яки бу чараның кайсы кыйммәтләргә каравын билгеләрбез. Безнең бернәрсә дә үзгәрмәде. Шул ук 5 «К»: креативлык, коммуникацияләр, кооперация, капитализация һәм компетенция – ничек бар, шулай калды. Стратегиягә техник төзәтмәләр кертелгәч тә, бөтен кешедән интервью ала-ала, шул стратегия турында да яздылар – югыйсә, ул бит үзгәрмәгән иде. Чөнки нәкъ менә креатив фикерләү 10-15 елдан безнең конкуренциягә сәләтлелегебезнең төп потенциаль ресурсы булып тора. Бүген «креатив индустрия» төшенчәсен яктыртуда дилетантлык күп. Бу темага мин тулы бер лекция укый алам. Сез картина сатып алсагыз, аның бәясен киндер һәм буяулар белән бәяләмисез, сез аны зәвыгыгызга туры килүдән чыгып аласыз. Креатив индустрияләр икътисады шуннан чыгып төзелә. Беренчедән, кешеләрне кыйммәтне аерырга өйрәтергә кирәк, икенчедән, кешеләр арасында элемтәләр тудырырга кирәк: автор – тамашачысын, тамашачы авторын табарга тиеш. Бүген роботизация шартларында бу мөһим: чөнки технологияләрнең күп нәрсәне кысып чыгара баруын күрәбез. Ясалма фәһем җыр да яза, әмма бу – башка тема. Креатив фикерләү безне конкуренциягә сәләтле итә. Иҗадилык ул – иррациональ. Безнең иррациональлек безне кеше итә. Артык рациональ булсак, алга китеш булмас...»
Зиннур Хөснияр
Фото: © Салават Камалетдинов
«Сәхнә» журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» проекты кысаларында XIX гасырның күренекле шәхесләрен күтәрергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте.
Ирада Әюпова: «Бу – гади вакыйга түгел, анда рәсми чаралар гына булмас. Безгә бу зур мөмкинлекләр бирә. Без мәгърифәтчеләребезне, меценатларыбызны онытырга тиеш түгел. «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасы 3 юнәлештәге чаралар белән барыр: беренчедән, «Алтын мөнбәр», «Нәүрүз», «Мәдәни код – тормыш стиле», «Изге Болгар җыены» кебек традицион чаралар, икенчедән, рәсми чаралар, өченчедән, фәнни юнәлеш. Монда архитектура, археологик тикшеренүләр турында сүз барачак, шулай ук, исламда тел төрлелеге дә әһәмиятле дип уйлыйм. «Гарәп теле – Коръән теле», – дибез. Догаларның аңлап әйтелүе, Аллаһка аңлап дәшү – аерым тема. Минем рухи лидерлар белән еш аралашам, алар белән бу хакта фикерләшкән бар: ни кызганыч, форма эчтәлектән өстен булып бара. Бигиевның да хатын-кызның әхлаклылыгын пәрәнҗә белән алыштырып булмавы турында сүзләре бар. Күңелебездә нәрсә – бу бик мөһим. Меценатлар темасын да планнарыбызга кертергә тырышырбыз».
Журналистлар сораган тагын бер тема – кинокомиссия.
- Кинокомиссия – кино төшерүчеләрне билгеле бер локацияләрдә эшләргә җәлеп итү максатын күздә тотып, хакимият тарафыннан оештырылган оешма.
Ирада Әюпова: «Мин бу мәсьәләдә позициямне үзгәртмәдем. Сез аны нәрсә икәнен беләсезме соң үзегез? Анда ике эш векторы: беренчесе – рибейтлар бирү, ягъни, шул территориядәге чыгымнар өчен салым кайтарулары, икенчесе – локейн-сервис, ягъни, кинокомиссия фильм төшерүче өчен барлык инстанцияләргә бәйле проблемаларны (мәсәлән, юлларны ябып торырга рөхсәт алу һ.б.) хәл итә. Оештыру мәсьәләләренә килгәндә, без болай да беркемгә дә ярдәм итүдән баш тартмыйбыз. Сценарий безнең имидж концепцияләребезгә каршы килмәсә, бездән монстрлар ясау каралмаса, әлбәттә. Рибейтлар сәясәтенә килгәндә, грамоталы планлаштыру өчен, федераль законнарда үзгәрешләр кирәк. Салым кодексында мондый төрдәге салым ташламалары каралмаса, хокук базасы ягыннан ничек рәсмиләштереләчәге аңлашылмый – бу гаять нечкә тема. Бу сорауларыма әлегә җавап юк, республика Рәисе дә тема белән таныш. Донор республика ялгыша алмый. Әлмәттә киностудия мәсьәләсенә килгәндә, бу – дәүләти-хосусый хезмәттәшлек формасында булырга тиеш, чөнки бу – яхшы инвестицияләр була ала. 7 ел эчендә позициям үзгәрмәде: ике юнәлеш бар – кино сәнгате һәм кино производствосы. Кино производствосы – бизнес, димәк, бизнес законнары буенча төзелергә тиеш. Кино сәнгате – аерым юнәлеш: бу – арт-хаус киносы да, эксперимент та. Кино сәнгате формалаштыру өчен 4 мәртәбә «Җиде көн эчендә кино» проектын эшләдек. Ул фильмнар төрле кинофестивальләрдә 100дән артык приз алдылар. Алар – Татарстанда төшерелгән кинолар! Әлбәттә, бу – прокат темасы түгел. Фильмнар төшерелә, инфраструктура кирәк. Прокат киносына килгәндә, бу – бик кыйммәтле, конкуренциягә чыдау өчен, йөзләгән миллионнар кирәк...»
Ул арада блогерлар гафу үтенеп чыгып киттеләр – Казан мэриясе үтенече буенча блогерлар котлавын яздырасылары бар икән. Аларны озатып җибәргәч, «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова сүз алды. Ул сүз башлаганчы, Ирада Әюпова журналдагы үзгәрешләрне бик ошатуы турында әйтте.
Журналистлар Регина Яфарова һәм Рәмзия Галимова
Фото: © Салават Камалетдинов
Рәмзия Галимова: Безгә мәдәният өлкәсендәге кадрлар үзгәрешләре ошый – әһәмиятле позицияләргә яшь җитәкчеләр килә. Соравым шундый – нинди сыйфатлар булырга тиеш...
Ирада Әюпова: Кыюлык.
Рәмзия Галимова: ...җитәкчедә...
Ирада Әюпова: Кыюлык. Җавабым шул! Кеше кыю булырга тиеш. Кыюлык булмаса, файдасыз. Кәнәфиең өчен калтырап торасың икән, берни дә барып чыкмаячак…
Венера Иванова һәм Эльвира Садриева
Фото: ©
Дилбегәне тиз генә журналист/блогер Венера Иванова алды: «Кыюлык дигәннән, бер соравым бар. Мин, 20 ел телевидениедә эшләгән кеше буларак, быел кыюлык алып, телевидениедән киттем. Декреттан соң, кыюланып, хатын-кызлар өчен «30-40-50» дигән тапшыру башладым. Бу – татар хатын-кызлары өчен беренче татарча подкаст. Зөлфия Вәлиева һәм Гүзәлия Хөснетдинова белән бергә эшлибез. Сез татар подкастларын карыйсызмы?»
Ирада Әюпова: «Вакытым җитми. Өйгә кайткач та, айпадны ачып, йөздән артык документны карап чыгам».
Венера Иванова: «Сезне үзебезнең подкастыбызга чакырсак, килер идегезме икән? Без көчле рухлы, үзебез өчен кызыклы хатын-кызларын чакырабыз».
Ирада Әюпова: «Экраннарда рәсми кешеләрне генә күрү – ул дөрес түгел. «Юк» димим, дөресен әйткәндә, миңа гади кешеләр җитми. Без бит эшне оештыручылар гына, аңлыйсызмы? Иҗат итүче чын кешеләр булмаса... Безнең җәмгыятьтә гади кешегә игътибар җитми. Кеше дистәләгән еллар бер урында эшли, ул – эпоха. Андыйлар тирәлегебездә дә бар. Мәсәлән, Ольга Стрельникова... Сез «Республика Татарстан» газетасында ничә ел эшлисез?»
Ольга Стрельникова: «Әйтмим».
Ирада Әюпова: «Сезнең аның турында мәкалә күргәнегез бармы? Миңа калса, без «бәхет» концепциясен дә «деформацияләдек». Бәхет безгә хезмәткәрләре штаты булган, зур акча янчыклы зур начальник булып кына күренә. Бәхет башкада. Лидерлык максат һәм үзмаксат була алмый. Бөтен кеше начальник булган ил була алмый. Бәхет синең зур начальник булуыңда түгел, бәхет ул – бәхетле булуыңда. Кеше үзен бәхетле дип танырга һәм үз бәхетен корырга тиеш. Кеше тормыштан тәм тапмый икән, эшеннән тәм тапмый икән, яки булган бәхетен күрми икән... бәхетне аны көн саен танырга һәм билгеләп куярга кирәк. Көнем бәхетле булды дип, Аллаһка рәхмәт әйтә белергә кирәк. Безгә шушы рәхмәтле була белү җитми. Владимир Владимирович бөтен илгә: «Лидерлык команда эше булырга тиеш», – дигәч, мин шундый сөендем. Чөнки «мин беренче йөгереп килдем – бу бәхет» дию түгел, без бит балаларны да шулай тәрбиялибез: «Мәктәптә иң яхшысы», «Класста иң яхшысы»... Мин мультфильмнар яратам. Мин «Смешариклар»да гади салават күпере турындагы мультфильмны барыгызга да сөйләгәнмендер инде. «Соңгы салават күпере», «ЧП» дип хайп тотарга яраткан журналистлар турында ул. Бик яхшы «Самый, самый, самый, самый» дигән мультфильм бар. Арыслан үзе турында «самый» дип әйтүне тыя, ә арысланның хатыны әйтә. Яраткан кешең «самый-самый» була, аның лидер булу-булмавы әһәмиятле түгел. Гади кешеләр турында мәгълүмат юк...»
Венера Иванова: «Бездә гади кешеләр дә бар һәм булачак. Мин сезне форсаттан файдаланып чакырып куям».
Ирада Әюпова: «Карарбыз. Мин «юк» димим. Талантлы кешеләр турында күбрәк булсын иде – теләгем шул».
Венера Иванова: «Соравым да бар – сезне канатландырган иң яхшы киңәш?»
Ирада Әюпова: «Владыка Феофан үз вакытында биргән киңәш искә төшә, ул киңәш әле дә актуаль булып кала. Миңа карады да: «Матушка, сезгә карыйм да уйлыйм. Мин Бесланда мәктәпкә барганда, анда барырга тиешлегемне белдем. Миңа мылтык төбәлгәнен дә, борылып карасам, атачакларын да белдем. Шуңа күрә, як-якка карамыйча, бары тик алга таба гына барырга кирәк», – диде. Ул аны үләренә 3 атна кала әйтте. Бу киңәш миңа көч бирә, шул исәптән, матбугаттагы кайбер язмалардан соң да, шул исәптән, мине белмәгән кешеләрнең минем турында негатив комментарийларыннан соң да... Мин дә адәм баласы бит. Мин «публичный» кеше түгел. Кешенең күз алдында булу – минем өчен зур сынау. Мин бары тик алга барам».
Аннары тагын бер продюсер үзәге, трэвел-блогер, стилист-блогерлар сүз алды... Алар акча түгел, игътибар сорадылар...
Яңа еллар белән!
