Главные новости Казани
Казань
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Тромбны гадәти ысул белән алу куркыныч иде»:РКБ табиблары яңа ысул белән операция ясаган

0

«Тыным кысылды, атлый да алмадым»

Мөршидә Сөнгатуллина – бәхетле әни һәм әби. Аңа 62 яшь, ул Татарстанның Лаеш районында яши.

2019 елда хатын-кызга талагын алдырырга туры килә, шуннан соң аякларында тромбоз башлана. Еллар узгач, тромблар аяктан өскә күтәрелеп, үпкә артериясен яба. Мөршидә Сөнгатуллинаның гомере кыл өстендә була.

Республика клиник хастаханәсе табиблары кулына килеп эләккәнче 1 атна алдан аның сулыш алу белән проблемалары башлана.

«Ул көнне тыным кысылды, атлый да алмадым. Кан басымы күтәрелде, пульс 120дән артып китте. Бәхеткә, улым өйдә иде. Ул мине Лаеш районыннан Республика клиник хастаханәсенә алып китте. Иртәнге сәгать 9да без хастаханәгә килдек, һәм мин аңымны югалтканмын», – дип искә ала Мөршидә Сөнгатуллина.

Кабул итү бүлмәсендә Мөршидә ханымның йөрәге туктый, табиблар аны кабаттан эшләтеп җибәрүгә ирешә. Табиблар пациентта кискен коронар синдром булуын фаразлый, әмма коронарография йөрәк кан тамырларында проблемалар күрсәтми. Күкрәк читлегенә компьютер томографиясе процедурасында табиблар үпкә артериясендә массив тромб таба.

Гөлназ Алиакберова

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Үпкә артерияләре тромбоэмболиясе, яки ТЭЛА, – үлем белән тәмамланырга мөмкин булган катлаулы авыру. Соңгы вакытта ТЭЛА очраклары саны артты. Бу – я коронавирус йогынтысы, я авырулар структурасының үзгәрүе, я диагностиканың яхшыруы белән бәйле», – дип аңлата РКБ кардиологы Гөлназ Алиакберова.

«Операциядән соң ук хәлем яхшырды»

«Кагыйдә буларак, мондый пациентларга без системалы тромболитик кертә идек. Ул артерияне ача иде. Әмма бу актив агрессив субстратны һәрвакытта да кулланып булмый», – дип аңлата РКБның 1 нче диагностика һәм дәвалауның рентген-хирургия ысуллары бүлеге мөдире Андрей Терегулов.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Исегезгә төшерәбез: хатын-кызга коронарография ясала. Бу диагностика ысулы вакытында кан тамырының стенасын тишәләр, шуңа күрә гадәти дәвалау ысулы күп кан югалтуга китерергә мөмкин булган. РКБ табиблары яңа метод – локаль тромболиз кулланырга карар кылган.

«Методның асылы нәрсәдә? Махсус катетерлар ярдәмендә бот венасына зур булмаган тишек ясыйбыз, шуның аша аскы куыш венага керәбез, аннан – йөрәк куышлыгына, аннан үпкә артериясенә барып җитәбез. Кисемнәр ясалмый, без барысын да рентген ярдәмендә контрольдә тотабыз. Үпкәдәге кан агымын каплый торган тромбка датчиклы катетер аша минималь дозада дару сибәбез, шул ук вакытта аны ультратавыш белән ваклыйбыз», – дип сөйләгән хирург.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Операция 15-20 минут дәвам иткән, пациент аңында булган. Нәтиҗәне ул операциядән соң 4 сәгать узгач ук сизгән – тын алуы җиңеләйгән.

«Операциядән соң ук хәлем яхшырды. Мин бит әле реанимациядә яттым һәм бары тик яхшы әйберләр турында гына уйларга, үлемнән курыкмаска тырыштым. Барысы да уңышлы булды. Мин исән-сау», – дип сөйли Мөршидә Сөнгатуллина.

Хәзер Мөршидә ханымга ярты елга бер тапкыр кардиолог янына барырга, шулай ук канны сыекландыручы препаратлар кабул итәргә туры киләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Пациентны динамикада күзәтәчәкбез. Төгәл фаразлар турында сөйләргә иртәрәк, әмма без үз эшебезнең нәтиҗәсеннән канәгать», – ди Гөлназ Алиакберова.

Татарстанда ике үзәк булачак

Россиядә локаль тромболизис методикасын беренче тапкыр Мәскәүдә 2024 елның декабрендә кулланганнар. Хәзер технология Татарстан Республикасы профессионаллары ярдәмендә Идел буе федераль округына да килеп җитте.

Хатын-кызның гомерен саклап калган җиһаз – утратавыш сигналларын генерацияли һәм препаратны турыдан-туры тромбка кертә торган җайланма – РКБда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә барлыкка килде.

Андрей Терегулов

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Без бөтен ил һәм бөтен дөнья буенча табиблар белән тәҗрибә һәм технологияләр алмашабыз. Без юкка гына төрле конгрессларга йөрмибез. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына тәкъдимнәр белән кайтабыз. Аларның иң нәтиҗәлеләре практикага кертелә», – дип аңлатты Андрей Терегулов.

Уникаль операция алдыннан табиблар Республика клиник хастаханәсендә махсус шөгыльләнгән. Медикларның максаты – пациентка зыянны мөмкин кадәр киметү, һәм бу эштә аларга макетларда операцияләр ясап карау ярдәм иткән.

«Татарстанда, яңа методика ярдәмендә үпкә артерияләре тромбоэмболиясен дәвалау өчен, Республика клиник хастаханәсе һәм Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ике үзәк булдырылыр, дип планлаштырыла», – дип сөйләде Андрей Терегулов.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов