Көрәшче Булат Мусин: «Келәмдә дә тыйнаклык, җаваплылык төшенчәләрен истә тотарга кирәк»
Булат Мусин – 1994 елның 29 июлендә Яңа Чишмә районы Чертуш авылында туган. Татар көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт остасы, 5 тапкыр Яңа Чишмә районы батыры, 5 тапкыр Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры җиңүчесе, күп тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы. 2 тапкыр Дөнья кубогы иясе. 2023 елның мартыннан Чистай командасы өчен көрәшә. Көрәш буенча РФ җыелма командасы әгъзасы. Россиянең атказанган спорт остасы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Минем өчен кул күтәрү – «син оттырдың» дигән сүз»
Булат, батыр булу – балачак хыялы идеме?
Көрәш белән мавыгуым Сабантуйлардан башланды, анда әти көрәштерә иде. Ләкин батыр булырмын дип хыялланганым булмады. 10-11 сыйныфларга килеп җиткәч кенә чынлап торып көрәшү турында уйлар килде, Казанга укырга килгәч, «Ак Барс» көрәш сараенда шөгыльләнә башладым, шуннан соң инде тормышымны көрәш белән бәйләячәгемне төгәл аңладым.
Иң беренче җиңүеңне хәтерлисеңме?
Мин 5 нче сыйныфта укыганда, районда мәктәпләр арасында көрәш ярышлары булды. Исемдә: 40 килограммда көрәштем, бүләккә одеколон бирделәр. Мәктәптә линейка вакытында чакырып чыгардылар, котладылар. Ул вакытта зур шатлык иде инде, үземне әллә нинди зур егет итеп хис иттем.
Одеколонны сибенеп йөрдеңме соң?
Әлбәттә инде (көлә), беткәнче.
Иң зур бүләгең нинди булды?
Машинадыр инде. Олылар арасында беренче зур җиңүем 11 нче сыйныфта укыганда булды. Яңа Чишмәдә батыр калдым. Аннан 2014 елда Муса Җәлил турнирын оттым, ул вакытта да отырмын дип уйламаган идем, анда 20 яшь тулмаган иде әле. Үз-үземә шаккаткан идем ул вакытта.
Келәмдә көндәшләрне аласың да саласың гына, ә тормышта син – нинди кеше, сугышканың бармы?
Юк инде. Мәктәптә 1-2 тапкыр, бәлкем, булгандыр, анысы да алай каты түгел, сугышып йөргәнем булмады. Мин – бик тыныч кеше, келәмдә дә, тормышта да тыныч. Минем өчен кул күтәрү – «син оттырдың» дигән сүз, мин эшне аңа кадәр җиткерергә яратмыйм.
Кызлар өчен дә сугышканың булмадымы?
Юк инде (көлә), кызлар өчен сугышып йөрмим.
Хәзер үзеңне тыныч дисең, балачакта Булат нинди иде?
Үзең турында сөйләргә авыр инде ул. Читтән ничек күренгәнмендер, әйтә алмыйм. Спорт белән мавыга идем, кечкенә чактан спортны яраттым: футбол, волейбол, теннис, йөгерү.
Яхшы укый идеңме?
Малайларча инде, «ударник» идем, «дүртле-бишле» билгеләренә укыдым, «өчле»ләр дә булгандыр.
Син укытучы малае бит әле.
Әйе, әнием – татар теле, башлангыч сыйныфлар укытучысы, авылыбыз мәдәният йортында җитәкче булып эшли. Әни – бик иҗади кеше, төрле бәйгеләрдә катнашырга ярата, миллилек, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Әни яраткач, күрәсең, белеп үсәсең, мин дә аларга карап үрнәк алам.
Сине гаиләң белән төрле бәйгеләрдә дә еш күрәбез. Үзең теләп катнашасыңмы, әниең кушкангамы?
Үзем теләп дип (көлә), әни кушканга инде, ул булмаса, мин алар турында белмәгән дә булыр идем. Әни сорагач, каршы килә алмыйм. Үзенә күрә кызык инде ул, күңелле, яңа мәгълүмат беләсең, танышасың.
Фото: © Булат Мусинның шәхси архивыннан
«Откан булсам, кесәдә акча була иде, ә монда...»
Келәмдәге Булат һәм гадәти тормыштагы Булат арасында аерма зурмы?
Шул бер кеше була бит инде ул. Тормыш принципларыннан – башлаган эшемне ахырына кадәр җиткерергә яратам, келәмдә дә, тормышта да.
Келәмдә булган иң зур җиңелүеңне искә алыйк әле.
Җиңелүләр күп булды инде, хәзер дә булып тора, булачак та. Шуның өчен аларга карап, тукталып, моңаеп калырга кирәкми. Алга таба тагын да катырак шөгыльләнергә дип, максат куям. Оттыруларсыз булмый, алар ярдәмендә генә өйрәнәсең, үсәсең.
Җиңелеп елаган чакларың булдымы?
Аның кадәр зур оттыруларым булмады. Яшүсмерләр вакытта «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган ярышларда, финалга чыкканда, Балтач егетенә оттырган идем. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган ярышларда шулай ук, финалга чыкканда, Чаллы егетенә оттырган идем. Ул вакытта акча булмагандыр инде, шуңа шулай истә калган. Авылдан килгән егет бит, әгәр откан булсам, кесәдә акча була иде. Ә монда оттырдым да бернәрсәсез калдым. Күпме әзерләндем һәм үземнең хатам аркасында оттырдым. Үзем гаепле, башка кешене гаепләп булмый бит инде.
Безнең көрәшчеләр бик төрле, кайберәүләре кызып китә, төрле «жестлар» күрсәтәләр, көндәшенә кул бирмәгән очраклар да булгалый. Син, киресенчә, һәрвакыт тыныч. Үзеңне ничек кулда тотасың?
Тәрбия шундыйдыр, эчтән килә, әти-әниеңнәр ничек үстергән. Алардан үрнәк алам. Келәмдә дә «тыйнаклык», «җаваплылык» дигән төшенчәләрне истә тотарга кирәк. Тормышта әти-әни сүзенә колак салмыйча булмый инде, аларны һәрвакыт тыңлыйм, киңәшләшергә тырышам.
Фото: © Булат Мусинның шәхси архивыннан
«Күпләр, кыяфәтемә карап, бик кырыс кеше, дип уйлыйдыр»
Элегрәк син социаль челтәрләреңне бик актив алып бара идең, ул вакытта сине блогер буларак та белә идек, соңгы елларда медиа киңлекләрдә сирәк күренәсең, нишләп?
Төрле чикләүләр кертә башлагач, кызыгы бетте кебек. Хәзер тормышка караш та үзгәрде, эш белән шулай күмелеп барды инде ул. Кайвакыт кире кайтасы килә дә, аннары «әй» дип куясың. «Тыйнаклык» дигән әйбер дә барлыкка килде, хәзер: «Кеше нәрсә әйтер икән, нәрсә уйларлар икән», – дигән уйлар баштан уза. Ул вакытта яшьрәк идем, хәзер теләсә нәрсә куя алмыйсың бит инде, ә интернетта шул гына кирәк.
Көрәшче егетләр татар кызлары арасында популярмы?
Белмим, әйтә алмыйм.
Сиңа да кызлар язалардыр бит.
Язалар дип, хәзер социаль челтәрләрдә сирәк утырам. Заманында булгандыр инде. Кызлар яза дип, үзем дә яза идем. Мин күбрәк үзем язам.
Димәк, син – «миңа шундый күп кызлар яза» дип, мактанып утыра торган егет түгел.
Юк инде, гади егет мин (көлә).
Синеңчә, беренче егет кеше язарга тиешме, кызмы?
Андый «тиеш», «тиеш түгел» дигән әйбер булырга тиеш түгел. Кем кемгә күбрәк ошый, аны бит берничек тә белеп булмый. Мәсәлән, ике кеше бер-берсен очраткач, алар бит берничек тә бертигез яратмыйлар. Андый хәл була да алмый. Кемдер 60% ярата, кемдер – 40%. Мөнәсәбәтләр башланып киткәндә дә шулай, кемдер мөнәсәбәтләр өчен күбрәк кайгыра, кемдер, киресенчә, азрак кызыксынырга мөмкин. Кемдә ничек килеп чыга инде, ул әйбердә мин ниндидер дөрес вариант бардыр дип уйламыйм, минем өчен «ир-ат кына язарга тиеш», «кыз кеше язарга тиеш» дигән әйбер юк. Кем ничек тели, шулай эшли.
Берәр кыз «Булат, ошыйсың» дип язса?
Ояты юк инде аның. Ошаса – җавап бирәм, ошамаса шулай бетә инде ул. Уңайсызлык дигән әйбер миндә дә бар, кызларда да бардыр. Күпләр, минем кыяфәтемә карап, бик кырыс кеше, дип уйлыйдыр инде, мин андый түгел. Үземне кеше хәленә керә белән торган, ярдәмчел дип саныйм.
Усаллык та бар кебек синдә.
Усал түгел инде мин, нишләп усал булыйм?! Гади «добряк».
Ләкин үзеңне кыерсытуга юл куймыйсың.
Анысы әйе инде. Анысы – ир-егет эше, егетләр үз сүзендә торырга, үзен һәм якыннарын сакларга, якларга тиеш.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Көрәшмиләр, акча бүлешәләр, диләр»
Бүген татар көрәшендә нинди проблемалар бар?
Проблемалар бардыр инде ул, ләкин, минемчә, аларны төрлечә хәл итәргә тырышалар. Татарстан Көрәш федерациясе белән Россия Көрәш федерациясенең кагыйдәләре туры килми. Без Татарстанда бер төрле көрәшәбез, анда барабыз – бөтенләй башка төрле көрәшергә туры килә. Бу – үзенә күрә бер проблема, аларны хәл итәләр инде, алда күренер ничек булуы. Һәрбер мәсьәләнең ике ягы бар. Без бер төрле уйлыйбыз, күп очракта үзебезне генә күздә тотабыз. Ә ул әйбернең икенче ягы да бар бит: безгә – әйбәт, башка кешеләр өчен бөтенләй уңайсыз булырга мөмкин. Шуның өчен монда төгәл, башлы кешеләр кирәк, дип уйлыйм. Бәлки, яшьләр дә, яшь караш та кирәктер, төгәл генә әйтеп булмый.
Үзеңне сәясәт өлкәсендә күрергә теләр идеңме?
Әлегә иртәрәк дип уйлыйм, миңа акыл, зирәклек җитмидер әле.
Киләчәктә?
Бәлки булыр, кем белә бит.
Синеңчә, яшьләрне, балаларны көрәшкә ничек тартырга?
Монда тагын бөтен әйбер акча мәсьәләсенә килеп терәлә. Бездә бит инде җанатарлар киләләр дә: «Көрәшмиләр, акча бүлешәләр», – диләр. Акча түләүне чагыштырып карыйк, мәсәлән, хоккейчылар белән. Аларның 1 еллык хезмәт хакын бөтен көрәшчеләргә бүлсәләр дә, ул «муеннан» җитәчәк.
Ата-аналар үз балаларын ничек көрәшкә бирсен, алар «монда барыбер акча юк, балам җәрәхәтләнә генә» дип уйлый. Бер карасаң, башка спорт төрләрендә җәрәхәтләр күбрәк тә, ләкин анда бөтен масса белән алар сизелми. Бездә, алар белән чагыштырганда, андый очраклар әзрәк, ләкин еш шөгыльләнгәч, безнең барлык травмалар да күренә. Баланың әти-әнисе күрә дә: «Ул анда барыбер җәрәхәтләр ала, куркыныч, нәрсәгә мин баламны анда илтим, акчасы барыбер юк, әнә футболга барсын», – дип уйлый. Миңа калса, бу – күп ата-аналар өчен актуальдыр. Нәрсәгә балаңны акча булмаган җиргә илтергә? Әйе, патриот гаиләләр дә бар. Көрәшчеләрнең, әлеге өлкәгә якын булучыларның балалары килә, ләкин алар күп түгел.
Димәк, барысы да акчага килеп тоташа?
Акча җитәрлек булса, көрәшчеләр акча өчен түгел, ә исем өчен көрәшә башлый. Шушы стадиягә барып җитсәк, «договорняклар» дигән әйбер бетәчәк, дип уйлыйм. Бу – бер вариант кына, моның да мин күрмәгән икенче яклары да бар инде, ләкин мин әлегә шулайрак уйлыйм.
«Сөйләшеп» көрәшү буенча җанатарлардан бик еш тәнкыйть сүзләрен ишетәбез, моңа көрәшчеләр ничек җавап бирә?
Беркемнең дә бернәрсәсез кайтып китәсе килми. Ләкин чемпионатларда – Татарстан, Россия, Дөнья чемпионатында – андый әйберләр юк бит инде.
Ә машина бүлүләр?
Тагын шул ук акчага барып төртелә инде. Беркемнең дә, килеп, күпмедер көрәшеп, ватылып, бернәрсәсез кайтып китәсе килми. Нинди акыллы кешенең килеп, күпме ватылып, буш кул белән кайтып китәсе килә?! Хәзер көрәшәләр бит инде, машинаны бүләләр, ләкин көрәшәләр.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Тәрбия шундый: үз-үзеңне күрсәтү – мактану кебек кабул ителә»
Бүгенге көндә татар көрәшчеләре халык арасында популяр түгел, күпләр сезне танымый, бәлки, көрәшчеләргә медиа киңлекләрдә күбрәк күренергә кирәктер?
Әйе, үзебезне күбрәк күрсәтергә кирәктер, дип уйлыйм. Бездә бит күбесе– авыл егетләре, укытучы малайлары. Тәрбия шундый бездә, үз-үзеңне күрсәтү – мактану кебек кабул ителә. Аны мин дә шулай кабул итә идем. Кайчакта минем турында сөйлиләр дә, әллә ничек, мактанган кебек, шундый кыен була иде. Вакыт узу белән күнегәсеңдер... Ләкин хәзер дә: «Булат Мусин – дөнья чемпионы, фәлән, фәлән...» – дип сөйли башласалар, миңа бик нык уңайсыз була: елмаеп, аска карый башлыйм. Башкаларда да шундый ук хисләрдер инде, шуңа күрә әлеге юнәлештә бергәләп эшләргә кирәк.
Мин, һәрбер көрәшчегә менеджерлар кирәктер, дип уйлыйм, бездә андый әйберләр юк. Күп спорт төрләрендә спортчының шәхси менеджерлары бар, алар килеп төшерә, хәбәрләр белән эшли. Бәлки, командага бер менеджер куйсалар, ул көрәшчеләрне килеп төшереп, ниндидер видеолар, фотолар куйса, алар турында күбрәк мәгълүмат булыр иде, көрәшчеләрне интернетта күрерләр иде. Шуңа барып җитсәк, бу – югары дәрәҗә була инде.
Булат, син элек үзеңне модель буларак та сыный идең.
Әлеге эштән бераз читләшкәч, бер ташлаганнан соң, кире кереп китәсе килми. Хәзер инде көзге каршында әллә ниләр эшлисе, төшәсе килми. Ул минеке түгел, бу да шул үсүдер инде, үзгәргәнмендер. Төрле съемкаларга әле дә чакыралар, ләкин барып җиткән юк.
Спорттан тыш нәрсәләр белән кызыксынасың?
Гомумән спорт белән инде, минем бөтен тормышым спорт белән бәйле.
Театрларга, концертларга йөрмисеңме?
Юк, алай йөргән юк. Вакыт та юк бит, җәй буе көрәштә. Иртә белән торып тренировкага барабыз, кич белән дә тренировка, атна башы шулай уза, атна ахырына ярышлар башлана, һәр атна саен каядыр Сабантуйларга, ярышларга бардык, җәй шулай узды.
Бу бит бик көчле дисциплина булуын таләп итә.
Мин шуңа күнеккән инде. Киресенчә, нәрсәнедер төшереп калдырсам, миңа авыр. Үземне башкача хис итә башлыйм.
Батыр булу рецепты: җиңү өчен ниләр эшләргә кирәк?
Беренчедән, дисциплина булырга тиеш, анысыз беркая барып булмый. Үзеңне кулда тота белергә кирәк, төгәл максат куярга. Әгәр ияләнергә авыр булса, нидер барып чыкмаса, дәфтәргә язып өйрәнергә кирәк, атнага план корып куярга. Мин шулай атна дәвамында нәрсәләр эшләргә кирәклеген язып куя идем. Ничәдә ашыйм – анысына будильниклар куя идем. Алай җиңерләк була, язылган әйберне эшлисең генә, хәзер өйрәнеп беттем инде, интуиция дәрәҗәсенә җитте. Кемгә башларга авыр, шулай эшләргә киңәш итәм.
Батырлар ничек туклана?
Туклыклы, дөрес продуктлар ашарга кирәк инде. Иртә белән йомырка, көн дәвамында чикләвекләр, ит, яшелчәләр, җиләк-җимеш ашыйбыз.
Ә тәмлүшкәләр… туңдырма?
Аларны да ашыйбыз. Хәзерге вакытта үземне чикләгәнем юк, ләкин теләсә нәрсә ашап кына да булмый.
Сиңа үзеңне формада тотарга җиңелдер.
Шөгыльләнеп торганда тазармыйсың инде, минем генетика да әйбәт. Көнгә ике тапкыр тренировкага йөреп торып, кем тазарыр икән.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Кешене махсус яралау минем өчен иң түбән әйбер»
Батыр ярасыз булмый, җәрәхәтләр турында да сөйлә әле.
Җәрәхәтләр була торган әйбер инде. Алар булды, хәзер дә бар, кайчакта борчыйлар. Аларга карап тормыйбыз, шөгыльләнәбез. Тез, аяклар, кул сөякләре, умыртка сөяге – хәйран инде алар. Көрәштә җәрәхәт алырга күп кирәкми бит – кызу көрәшчеләр була, алар үзләренең хәрәкәтләрен әле куеп бетермәгәннәр, үзләрен контрольда тота алмыйлар, кызу алымнар эшләп куярга мөмкиннәр, шул вакытта җәрәхәтләр килеп чыга. Төрле очраклар була. Кайчакта алар аяныч тәмамлана.
Кайбер көрәшчеләрне «уңайсыз көрәшә» дип әйтәләр.
Андый көрәшчеләр бар. Ләкин минем беркайчан да алай эшләгәнем булмады. Алай эшли алмас идем мин, кешене махсус яралау минем өчен иң түбән әйбер. Минем уйлавымча, әлеге көрәшченең спортка карашы дөрес түгел.
Андый көрәшчеләр белән очрашканың бармы?
Бар. Ул, бәлки, җәрәхәт ясыйм дип уйламыйдадыр. Ләкин кайбер алымнарны махсус эшләгәне күренеп тора. Без бит барысын да аңлыйбыз.
Тормышта сез үзара дус яшисезме?
Әйе, Аллаһка шөкер. Һәрбер ярышка бару үзенә күрә бәйрәм кебек. Барыбыз бергә күрешәбез, без бер дулкында бит инде. Ярышларга бару үзе бер бәхет, сөйләшәсең, аралашасың. Аллаһка шөкер, үзара сөйләшеп торабыз.
Ачуланышкан, сугышкан көндәшләрең бармы?
Алай каты юк. Ачуланышкан вакытлар булгандыр, ләкин сугышкан юк, без бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз.
Халыкта көрәшчеләр бер-берсен яратып бетерми дигән сүз бар, бу дөресме?
Анысын әйтә алмыйм. Сөйләүчеләр бардыр, һәрбер кеше үзенчәлекле бит. Минем алай ишеткәнем, күргәнем юк. Арттан сөйләп тә йөрмәсәләр, нәрсә була инде ул? Синең турында сөйләсәләр – син кеше дигән сүз. Әгәр сөйләмәсәләр сәер булыр иде.
Хейтерлар булса әйбәт?
Алар да кирәк бит инде. Һәрбер әйбердә баланс булырга тиеш.
Батырлар нәрсәдән курка?
Аллаһы Тәгаләдән. Физик яктан без бик көчле булып күренәбездер, ләкин әллә нинди мизгелләр була… Без дә гади кешеләр, гади әйберләрдән куркабыз: якыннарыбыз сәламәтлеге, исәнлек, төрле хәлләр була... Шулай да туктап калырга кирәкми, алга карыйбыз да барабыз, борыласы түгел.
Рәхмәт, Булат! Уңышлар телибез!