Главные новости Казани
Казань
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Третьяк 2026 елда Гагарин кубогына дәгъва итүчеләр арасында «Ак Барс»ны атамады

0

Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк 2025-26 сезонда Гагарин кубогына дәгъва итүчеләрне атады. Алар арасында «Ак Барс» командасы юк. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«ЦСКА һәрвакыт фаворит булды. Алга таба да шулай булыр дип өметләнәм. Әмма бездә «Локомотив» та бар, аны тәҗрибәле Боб Хартли җитәкләде. Аларның нигезе, чемпионлык амбицияләре бар. «Трактор»да яхшы команда. «Магнитка» да хаталарын төзәтә, яшьләр дә килә. КХЛда безне кызыклы сезон көтә. Әле Мәскәүнең «Динамо» һәм «Спартак» командалары бар. Менә күпме клубны атадым. Алар барысы да әзме-күпме Гагарин кубогына дәгъва итә», – дип сөйләгән Третьяк «Матч ТВ»да.

Искәртеп үтик, узган сезонда Гагарин кубогында «Ак Барс» беренче раундта Екатеринбургның «Автомобилист» командасын җиңде (4-3) һәм киләсе сериядә Мәскәү «Динамо»сы белән уенда төшеп калды (2-4).

Татарстан командасы Гагарин кубогын ахыргы мәртәбә 2018 елда откан иде.