Софья Гобәйдуллина җәсәде көле салынган урнаны Мәскәүгә кайтарырга васыять иткән
Бүген мәшһүр композитор Софья Гобәйдуллина вафат булуы турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Аңа 93 яшь иде. 1991 елдан бирле Германиядә яши иде.
«София Әсгать кызы Гобәйдуллина вафат булу турында ишеттек. Бу хәбәр безне тетрәндерде. София Әсгать кызы – ул үзе бер чор иде. Заманның атаклы композиторы һәм күренекле шәхси сыйфатларга ия булган кеше. Ул безнең хәтердә иҗатка бирелгәнлек, танып беленмәгән нәрсәләрнең асылына төшенергә омтылучанлык, намуслылык, дөньяга һәм кешеләргә игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәт үрнәге булып калачак», – дип белдергән Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.
«Софья Гобәйдуллина үзенең җәсәде көле салынган урнаны Мәскәүгә кайтарырга васыять иткән иде. Мәскәүдә аның бертуганы Ида да җирләнгән, – диде Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге җитәкчесе Ләйлә Гарифуллина. – Сез беләсез инде, София Әсхәтовна Германиядә яшәде. Безнең үзәк һәрвакыт аның үзе һәм ярдәмчесе белән элемтәдә торды. Соңгы аралашу аны туган көне белән котлап шалтыратуыбыз булгандыр. Хәзер дә без Софья Әсхәтовнаның туганнары белән хәбәрдә, хәзер алар аны соңга юлга озату мәшәкатьләре белән шөгыльләнәләр».
- Билгеле булганча, Казанда Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге эшли. Ул күренекле композиторның балачагы һәм яшьлеге узган йортта урнашкан.
- Сания (София) Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә туган. Әнисе – Феодосия Федоровна Елхова, әтисе – Әсгать Мәсгут улы Гобәйдуллин. Әсгать Гобәйдуллин – күренекле Гобәйдуллиннар нәселеннән.
Софья Гобәйдуллинаның нәсел шәҗәрәсе танылган тарихи шәхес Байкы би нәселенә барып тоташа. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты мәгълүматларына караганда, күренекле галим Ризаэтдин Фәхретдинның дә тамырлары Байкы бигә тоташкан. Чыңгызханның көрәштәше булган Байкы би турында тарихчы Рашидетдин «Җәмигъ ат-таварих» кулъязмасында да мәгълүмат калдырган.
«Мин үземнең бөек Гобәйдуллиннар нәселенең дәвамчысы итеп тоям, – дигән иде ул Казанга кайткач, заманында үзе белән булган матбугат конференциясендә. – Минем апа хәзер гаиләбез шәҗәрәсе белән мавыга. Мин бу эшләре өчен аңа бик рәхмәтлемен, психологик яктан бу – минем өчен әһәмияткә ия. Вакыт тапсам, тамырларыбызны өйрәнү эшенә мин дә тотыныр идем».
- Ида Гобәйдуллина (1929-2017) – пианистка, педагог, Казан дәүләт консерваториясен һәм Мәскәү дәүләт консерваториясе аспирантурасын тәмамлаган. Озак еллар Казан дәүләт консерваториясендә эшләгән, махсус фортепиано кафедрасы доценты, сәнгать фәннәре кандидаты, «Татар фортепиано музыкасы» темасына диссертация язган. Казан чорында Марат Әхмәтов (скрипка) һәм Лариса Маслова (виолончель) белән чыгышлар ясаган.