«Апуш»та премьера. Вәгъдә – иман: «Әбүгалисина» яңарды!
Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясе «Әбүгалисина» мюзиклын яңартты. Аны беренче мәртәбә «Чулпан» мәдәният үзәгенә йөрүче «Апуш» балалары белән моннан 2 ел элек чыгарган иде.
Беренчедән, татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны зурлап республика күләмендә билгеләп үтелгән көннәрдә әкиятнең яңартылуы бик табигый булса, икенчедән, «вәгъдә – иман» диләр.
Бөек татар мәгърифәтчесе, язучы, фольклорчы, тел галиме Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан чаралар уздыру турында Татарстан Республикасы Рәисе Указы чыкты. Китапханәләрдә һәм мәгариф учреждениеләрендә чаралардан һәм күргәзмәләрдән башлап, Олы Ачасырда реставрация эшләреннән соң архитектура-этнографик комплексы һәм туристик маршрутларны да кертеп, Россия банкының истәлек монетасы чыгаруына кадәр байтак чаралар планлаштырылган. Мәдәният министрлыгы былтыр ел дәвамында туган якны өйрәнү буенча Каюм Насыйри исемендәге Беренче Республикакүләм бәйгесен уздырды. «Туган җиребезнең үткәне, риваятләре, гореф-гадәтләре темасы – тарих сөючеләр һәм галимнәр җәмәгатьчелеге арасында киң кайтаваз алды», – дип сөйләде мәдәният министры Ирада Әюпова ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында. Кыскасы, күпме эш эшләнгән һәм планлаштырылган. Әмма, нигәдер, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Каюм Насыйриның 200 еллыгын үткәрү буенча чаралар планыннан театрлар читтә калган. Яңасы булмаса, булганын киңрәк аудиториягә күрсәтү дә уйланылмаган.
«Әбүгалисина» әкияте нигезендә язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева инсценировканы буенча Чаллы театрында спектакль куелган – әле дә уңышлы гына бара, афишаларда бар. Юбилей уңаеннан аны Казанга алып килеп күрсәтеп була иде. Сүз уңаеннан, Кариев театры репертуарындагы «Асылкош җыры» һәм Тинчурин театрындагы «Асылкош» әкиятләренең (икесе дә Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча куелган) нигезе дә шушы «Әбүгалисина» әкиятенә барып тоташа – авторның фантазиясе еракка китеп әллә күпме персонаж өстәсә дә, 2 бертуганның белемгә омтылышы һәм белем мәгарәсе пьеса нигезендә ята. Кариев театрында төп геройлар Албарс белән Айбарсны кыз белән егет уйнавы «Әбүгалисина» белән бәйләнешен бөтенләй өзсә дә, Тинчурин театрында ике егет уйнавы белән «Әбүгалисина» кайтавазы бераз бар кебек. Шуңа, Каюм Насыйрига хөрмәт йөзеннән, театр аны яңартса да начар булмас иде, спектакльне Туфан Имаметдинов чыгарган иде – яңадан акча табыштырасы юк хәтта, элек куйганны искә төшерәсе генә. Репертуардан да төшмәгән – чык та уйна!
Хәзерге вакытта «Әкият» курчак театрында Илгиз Зәйниев «Әбүгалисина»ны сәхнәләштерә. Театр аккаунтларындагы видеоларга караганда, Каюм Насыйри үзе дә сәхнәдә булачак – аның курчагы да күренә. Ярый әле, «Әкият» курчак театры һәм Илгиз Зәйниев бар, диярсең.
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының баш рәссамы Сергей Рябинин һәм аның командасы курчаклар ясаган арада, ә башка театрлар булганын да күрсәтмәгәндә, «Апуш» үз «Әбүгалисина»сын чыгарып та куйды. «Булдыралар, молодцы!» – дияргә генә кала.
- Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу зурлап республика күләмендә билгеләп үтелгәндә, аның «Әбүгалисина» әкияте төрле версияләрдә һәр театрыбызда барса да, артык булмас иде дә бит...
«Апуш»лар спектакль өчен Айгөл Әхмәтгалиеваның әзер инсценировкасын кулланган. Спектакльнең музыкасын Зөлфәт Вәлиуллин, җырларга шигырьләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Яктыртучы рәссам – Дмитрий Солопов. Музыкаль мөхәррир, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов. Спектакльнең режиссеры – студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Әбүгалисина − реаль шәхес, танылган Шәрык галиме, медицина өлкәсендә зур белгеч. Каюм Насыйри аны хыялый җирлеккә күчереп, белемнең көчен раслауны максат итеп куя.
Спектакльнең сюжетына килгәндә, абыйлы-энеле Әбүгалисина белән Әбелхарис 1 ел дәвамында мәгарәдә бикләнеп белем ала, тик алган белемнәрен бертуганнар төрле максатларда куллана. Каюм Насыйри белемнең зур көч булуын, әмма аны бары тик яхшылык өчен кулланырга кирәклеген кисәтә. Бу әкиятнең эчтәлеген бөтен кеше белмәсә дә, 2 бертуганның мәгарәдә 1 ел дәвамында белем туплавын, Әбүгалисинаның Хәлвәфрүшкә ярдәм итүен беләбез кебек инде.
ххх
Инде «Апуш» балалары куйган спектакльгә килик. Каюм Насыйри әсәре буенча «Әбүгалисина» спектакленең премьерасы 2023 ел башында булган иде. Хәтерләүчеләр булса, аның бераз шау-шуы да булды. 2 елдан соң мюзикл яңа сулышта сәхнәләштерелде: Әбүгалисина, Хәлвәфрүш, Гөлчәһрә, Патшабикә рольләрен яңа состав тәкъдим итә. Шулай ук спектакльдә студиягә йөрүче барлык 39 шәкерт тә, шул исәптән, яңа килеп кушылган укучылар да катнаша.
Тамашага әзерлек декабрьдә генә башланган. Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты, сәхнә теле укытучысы Гүзәл Шакирова, «ШАЯН-ТВ» телеканалының музыкаль мөхәррире, вокал укытучысы Наилә Закирова, Казан шәһәренең 180нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова әзерләгән.
Спектакльнең сюжеты катлауландырылмаган. Спектакльдә тыныч кына яшәп яткан шәһәргә акыл иясе Әбүгалисина килеп төшкәч, хикмәтләр башлана. Белем мәгарәсеннән чыккан Әбүгалисина халык вәкиле Хәлвәфрүшкә булыша: аңа тәмле хәлвә пешерергә өйрәтеп керемен арттыра, сөйгәне − патша кызы белән очраштырып, аларны бәхетле итә. Әбелхарис, киресенчә, үз мәнфәгатьләрен кайгырта, белемен начар ниятләрен тормышка ашыру өчен генә файдалана.
Сәхнәдәге 39 шәкерт бер сулышта белемгә дан җырлаган шушы спектакльне тамашачыга җиткерде. Гарәп язулары белән чуарланган декорацияләрнең сәхнә утлары белән төрле төсләрдә балкуы, Әбүгалисинаның фантастик машинасы, көтелмәгән киемнәр, җыр-бию – барысы берләшеп искиткеч бер әкият барлыкка килгән. Алия Фәйзрахманова аерым балалардан йолдыз ясамаган, ә ансамбль ясаган – алар барысы да талант, барысы да иҗат кешесе, барысы да җырлый-бии, сөйләшә. Шунысы да игътибарга лаек – студия балаларның исемнәре һәм рольләре язылган програмкалар ясамый, пресс-релизларда да андый мәгълүмат юк. Бу – балаларны аермас өчен махсус эшләнә икән.
«Апуш»ның башка филиалларында сизелмәсә дә, «Әбүгалисина» спектакле бер проблеманы калкыткан иде – егетләр җитешми. Шунлыктан беренче куелышта Әбүгалисинаны кыз иткән өчен бераз шаулашып алган идек.
«Без, спектакль чыгарганда, автобиографик дәлилләү юлыннан китмәгән идек. Каюм Насыйри әкиятендә дә иҗади фантазия бар. Анда Әбүгалисинаның биографиясе язылмый, ул могҗизаларга ия кеше буларак тасвирлана, чынбарлыктагыча түгел», – дигән иде Алия Фәйзрахманова. Студиядә камил җырлый ала һәм спектакльне «өстерәп бара торган» кыз бала булгач, шундый үзгәрешкә баруларын әйтте. «Әмма алга таба балаларны борчыйсы килми. Балалар иҗат иткән җирдә тынычлык булсын иде ул. Төп теләгем шушы», – диде режиссер.
Хәзер бар да үз урынында. Әбүгалисина – ир затыннан, гәрчә Каюм Насыйри язган әкияттә аның җенесе ниндидер роль уйнамаса да. Прототибы ир-ат икән, димәк, малайлар уйный. Бәлки, алга таба, кем белә, студия Рүзәл Мөхәммәтшин язган «Асылкош» версиясенә дә игътибар итәр. Менә анысында инде рольләрне ничек бүлсәң дә ярый, исемнәр үзгәргән, тарихи прототиплар юк.
Каюм Насыйриның юбилей елында Казан театрларыннан беренче булып бөек мәгърифәтче әсәрен сәхнәгә менгезгән «Апуш» малайларына-кызларына һәм аларның остазларына бик симез «5»ле куярга була. Бу спектакль «Чулпан» мәдәният үзәге сәхнәсеннән кабат-кабат күрсәтелер әле.
Ә менә аны күрсәтүгә стимул булсын өчен, билет алып килә торган тамашачы кирәк. Килсәгез, билет алган акчагызны тәгаен кызганмаячаксыз – ышандырып әйтәм.