Ашказаны рагы кими, калганнары арта: Татарстан онкодиспансеры пациентларны сыйдыра алмый
Онкология авыруларына каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә катнашучылар татарстанлыларда нинди яман шеш төрләре еш очрый, меланоманы дәвалауда яңа вакцинаны кайчан куллана башлаячаклар һәм робот башкаруында простата бизенә операциянең күпме торуы турында сөйләде.
«Бу – нәтиҗә түгелме!?»
– Соңгы елларда дәүләт яман шеш авыруларына каршы көрәштә моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәтә. 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында онкология белән көрәш буенча федераль программа гамәлдә булды, хәзер 2030 елга кадәр яңа программа башланды. Һәм без нәтиҗәне күрәбез: 2009 елда онкология белән авыручыларның 46 проценты гына 5 һәм аннан да күбрәк ел яшәсә, бүген 60 проценттан артыгы – бу нәтиҗә түгелме! – ди КДМА директоры, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш онкологы, РФА әгъза-корреспонденты Рөстәм Хәсәнов.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов үз чиратында түбәндәге саннарны китерде: 2024 елда республикада 14,5 меңгә якын яңа яман шеш авыруы ачыкланган, бу – 2023 елга караганда 7,3 процентка күбрәк. Шул ук вакытта яман шештән үлүчеләр саны 1 ел эчендә 1,9 процентка арткан.
Яман шеш авырулары исемлегендә гадәттәгечә юан эчәк (13,9%), тире, шул исәптән меланома (13,4%), сөт бизе (11,7%), хатын-кыз җенес органнары (9,2%), үпкә (9%), простата бизе (8% диярлек) һәм ашказаны (5,4%) авырулары күп.
– Һәрбер төр онкология авырулары арта. Түбәнәю тенденциясе булган бердәнбер авыру – ашказаны рагы, – дип билгеләде Нагуманов.
Диспансерда кысан була башлаган
М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры баш табибы (ул Себер трактында 6 корпусны алып тора һәм Идел буе федераль округы өчен округ диспансеры булып тора) Илгиз Һидиятов пациентлар саны артуын һәм нәтиҗәдә дәвалау учреждениесенең бу кадәр күп авыруларны кабул итүдә авырлыклар белән очрашуын әйтә.
– Без бик кысан шартларда яшибез. Безгә урын җитми. Киңәербез дип өметләнәбез, чөнки авырулар саны арта, ә без шул ук мәйданнарда һәм шул ук штатта эшлибез, – ди Һидиятов.
Онкодиспансер күршедәге күптән түгел яңа урынга күчеп киткән туберкулезга каршы диспансер бинасы хисабына киңәергә планлаштыра. Һидиятов сүзләренчә, яңа корпуска хирургия бүлекләрен күчерү, ә алар урынына химиотерапия һәм радиология бүлекләрен урнаштыру планлаштырыла.
– Без шулай ук яңа поликлиникага мохтаҗ, безгә бик кысан. Көненә 300 кешене кабул итүгә исәпләнгән поликлиникада без 1000нән артык кешене кабул итәбез, – ди РКОД баш табибы.
Илгиз Һидиятов шулай ук искә төшергәнчә, узган ел ахырында онкодиспансер хирурглар җитәкчелегендә простата бизенә операция ясарга ярдәм итәчәк робот алган. Робот башкаруында бер операция 380 мең сумга төшә. Әлегә квоталар 100 шундый операциягә бүлеп бирелгән, табиблар киләчәктә алар күбрәк булыр дип өметләнә.
– Робот белән эшләү өчен безнең республика табибларының 4 бригадасы әзерләнде, берничә атнадан алар Мәскәүнең Боткинск хастаханәсендә белем алачаклар, һәм эшкә ныклап керешербез дип ышанам. Киләчәктә робот эчәклеккә дә, ашказанына да операция ясаячак, дип планлаштырабыз. Ул, баш мие операцияләреннән тыш, теләсә нинди куышлык операцияләрен башкара ала, – дип сөйләде Һидиятов.
Меланомадан вакцина әлегә сынау стадиясендә
Ул арада массакүләм мәгълүмат чараларында меланомадан яңа Россия вакцинасы турында язмалар чыкты, аның ярдәмендә авыруларны дәвалый башлаячаклар, дип әйтелде.
– Ничек уйлыйсыз, Татарстан пациентлары мондый дәвалау төрен кайчан ала алачак, һәм Татарстанда яман шешнең бу төре ни дәрәҗәдә таралган? – дип кызыксынды спикерлардан «РТ» хәбәрчесе.
– Соңгы айларда массакүләм мәгълүмат чараларында таралган мәгълүматка төзәтмәләр кертергә кирәк: вакцина клиник тикшеренүләр этабында. Аны хайваннарда сынап караганнар инде, һәм беренчел мәгълүматлар, әлеге вакцинаның кешедә куллану перспективасы бар, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде, димәк, кешеләрдә клиник тикшеренүләр фазасы башланды. Беренче фаза өчен пациентларны узган ел ахырында җыйганнар, 100-200 кеше кирәк булган, аннары сынауларның икенче һәм өченче фазасы булачак. Шулай булгач, 2025 елда массакүләм куллану турында сөйләргә әлегә иртәрәк, – дип җавап бирде Эдуард Нагуманов, меланоманың онкоавырулар структурасында нибары 1,5 процент алып торуын ачыклап.
Спикерларга, шулай ук, милли календарьга кайбер штаммнары аналык муентыгы яман шешен китереп чыгарырга мөмкин булган папиллома вирусыннан (ВПЧ) прививка кертү кирәкме, дигән сорау бирелде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы аңлатканча, мондый вакцина Татарстанда һәм Россиядә гомумән бик киң таралмаган 2-4 штаммнан гына саклый, шул ук вакытта канцероген ВПЧларның 20дән артык төре бар.
– Папиллома вирусы аналык муентыгы яман шеше үсешенең бердәнбер, иң мөһим һәм көчле факторы, дип әйтеп булмый. Вакцинаны массакүләм куллануда мин перспектива күрмим, – диде Эдуард Нагуманов. – Ата-аналарга балаларына вакцина ясатырга киңәш итәргә мөмкин, әмма шулай ук аларга дөрес җенси тәрбия бирү мөһим. ВПЧ – ул җенси юл белән күчә торган авыру бит.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә