Главные новости Казани
Казань
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Казанда машина йөртүче балалы хатын-кызга һөҗүм иткән – видео

0

Казанның Чистай урамында «Hyundai» машинасын йөртүче һәм 5 яшьлек кызы белән юл аркылы чыгып барган хатын-кыз арасында низаг килеп чыккан. Бу видео социаль челтәрләрдә таралды, дип яза KAZANFIRST сайты.

Кадрларда күренгәнчә, автомобиль «зебрада» җәяүлеләрне уздырмый. Йөртүченең юл кагыйдәләрен бозуына ачуы чыккан хатын-кыз узып барган машинага учы белән суга. Шуннан соң йөртүче кисәк туктый, машинасыннан чыга һәм, кечкенә бала булуга да карамастан, хатын-кызга һөҗүм итә: аны җилтерәтеп ала, селкетә башлый, яный. Машинадагы пассажир хатын да чыга һәм ир-атны тынычландырырга тырыша.

Зыян күргән хатын-кыз сүзләренчә, һөҗүм иткән ир-ат аның курткасын ерткан, шуннан соң китеп барган. Болар барысы да 5 яшьлек кыз алдында була. Бала, куркып, елый башлаган.

Ә машина йөртүче бу низагка карата үз версиясен сөйләгән.

«Бу хәлне аңлатырга телим. Башта ук әйтәм – бу видео киселгән. Мин зебрага килеп җиткәндә, җәяүленең баруы тулы видеода күренә. Мин аны уздырып җибәрәм. Миннән 5 метр ераклыкта хатын-кыз белән бала барганын күрәм һәм кузгалып китәм, җәяүле еракта барганда, мин аның узып киткәнен көтеп торырга тиеш түгел. Әкрен генә узып китәм, чөнки анда ак машина тора иде, ара тар. Шул мизгелдә кисәк кенә пыялага сукканнарын ишетәм.

Арттагы утыргычта 1,5 яшьлек сеңлем утыра иде, каты сугудан елый башлады. Әйе, мин шундук чыктым һәм якасыннан эләктереп алдым, 1-2 тапкыр җилтерәттем, ул хатынга чит кеше милкенә тияргә беркем дә рөхсәт бирмәгән. Ә аннан соң булган хәлләр видеода күренә, бу хатынга баласы янында булса да барыбер иде, ул үзе миңа кизәнә башлады. Мин аның муенына кагылмадым.

Комментарий язучыларга ихластан яхшылык кына телим. Ниндидер нәтиҗә ясар алдыннан башта хәлгә ачыклык кертегез, һичьюгы ике якны да тыңлагыз», – дип сөйләгән йөртүче «Жизнь Татарстана» телеграм-каналына.