Главные новости Казани
Казань
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Бишек җырын беләсеңме, яки Кастинг серләре

0

Илебездә демография иң актуаль темаларның берсе булганда, дәүләт программасы кысаларында «Әниләр һәм бәбиләр» фильмын төшерү бик табигый.

Хәзерге вакытта әлеге тулы метражлы нәфис фильмны төшерү буенча кызу эш бара.

Фильм өчен киносценарийны Айгөл Әхмәтгалиева язган. Кинокартинаны 2 режиссер – Ирек Хафизов белән Юлия Захарова төшерәчәк. Генераль продюсер – Миләүшә Айтуганова.

Ирек Хафизовны Тинчурин театры актеры, Татарстаның атказанган артисты дип беләбез. Кинорежиссер Әмир Галиәсгаров белән бергә Әмирхан Еники хикәяләре буенча «823нче километр» фильмын төшерделәр, үзе дә киноларда актив төшә һәм күп кенә татар киноларында директор яки кастинг директоры вазифаларын башкара. Юлия Захарова Казан дәүләт мәдәният институтында укыта, үзе дә беренче белемен шунда алган, аннары Б.Щукин исемендәге Театр институтында укыган, С.А. Герасимов исемендәге ВГИКта курслар узган. «Тарлан», «Мишка», «Хәлимә» һәм башка бик күп фильмнарның режиссеры. Миләүшә Айтуганова – «Татаркино» оешмасы директоры, «Алтын минбәр» кинофестиваленең башкарма директоры һәм бик күп фильмнарның генераль продюсеры.

Кастингны Ирек Хафизов белән Миләүшә Айтуганова үткәрде.

  • Белешмә: Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы 1984 елда язылган. Драматург әлеге пьесаны бала тудыру йорты белән танышып язган. Спектакль Камал театры сәхнәсендә озак барды, Татарстан телевидениесеннән дә еш күрсәтелде. Режиссер – Марсель Сәлимҗанов. Күп балалы Гөлфинәне – Нәҗибә Ихсанова, 7 ел көтеп кенә баласын таба алган Валентинаны – Алсу Гайнуллина, картаеп ирсез бала тапкан казах хатыны Алтынчәчне – Фирдәвес Әхтәмова, баласын калдырырга җыенган 20 яшьлек Дилемманы Илсөяр Фазылҗанова уйнады. Бала табалмый торган исемсез ханым – Фирдәвес Хәйруллина.
  • Соңрак бу пьеса буенча Әтнә театры «Бишек җыры» спектаклен чыгарды. Башкорт режиссеры Илсур Казакбаев анда итальян, төрек, вьетнам ханымнарын өстәп, халыклар дуслыгы ясаган иде. Быел Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Рамил Фазлыев «Әниләр һәм бәбиләр»не чыгарды. Камал театрында шактый барган «Көтәм сине» спектаклен дә Илгиз Зәйниев Туфан аганың якты истәлегенә багышлап язды һәм куйды.

Фильм өчен кастинг ябык форматта узды: «Мир» кинотеатрында оештырылган кастингка Ирек Хафизов «күз аткан» артистлар гына чакырылган иде. Миңа да күзәтеп торырга рөхсәт итүләре өчен рәхмәт.

Заманында Әлмәт театры актрисасы булган Зөбәрҗәт Халикова турында «чибәр актриса» дип сөйләгәннәрен ишетеп торсам да, үзен белми идем. Ул – Әлмәт театрының легендар актрисаларының берсе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Роза Салихованың кызы. Фәрит Бикчәнтәевның беренче чыгарылышыннан. Кастингка Вазыйфа роленә чакырылган. «Мин – һәрвакыт үз образларымның адвокаты, мин Вазыйфаны усал итеп кенә күрмим, аның үз трагедиясе бар», – диде ул.

Ишектән якты йөзле, нурлы блондинка керде. Каядыр күргәнем дә бар кебек. Үзен «Эльза Фәрдиева, Татарстанның атказанган артисты» дип таныштырды. Әйе, Качалов театры сәхнәсендә күргәнем бар икән. Соңгы вакытта Качалов театрыннан киткән артистларның берсе ул икән. Ирек Хафизов аны Валентина ролендә күрә. Кинода рус хатыны, әлбәттә, нигездә русча сөйләшәчәк, татарлар арасында эшләгәч һәм яшәгәч, бераз татарчасы да булачак. Эльзаның көнкүреш татарчасы бар, кирәк икән, дәресләр алырга да каршы түгел. «Син татар спектакльләрен наушник белән карыйсыңмы?» – дип сорады Ирек. «Кайсын ничек: авыл күрсәтелгән халыкчан гади спектакльләрне болай да аңлыйм, «Мөһәҗирләр» кебекләрен болай гына аңламам дип, наушник алам – аның теле катлаулырак. Мин сезне болай да аңлыйм, бөтенесен әйтеп кенә бетерә алмаска мөмкинмен», – диде ул.

Камал театры артисты Мәрьям Йосыпова Римма Мингличева һәм табип рольләрен күздә тотып чакырылган. Римма – баласын калдырып чыгарга җыенган Дилемманың әнисе.

Беләсезме икән: Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Йосыпова – татар театрында чишенгән беренче актриса.

  • Белешмә: 1988 елда Мәскәүдә «Маленькая Вера» фильмы чыга. Шул ук елда Казанда «Җәһәннәм биюе» спектакле куела. Наталья Негода «кыюлыгын» Казанда Мәрьям Йосыпова кабатлый. «Маленькая Вера»да төп рольне башкарган Наталья Негода илнең секс-символына әверелсә, татар сәхнәсендә беренче мәртәбә чишенгән Мәрьям Йосыпованың шундый ук «кыюлыгы» бөтенләй онытылган.

Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Зарипова керде. Күренекле телевизион режиссер Әхтәм Зарипов кызы, М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесы (Мәскәү). Ирек аны да Римма Мингличева ролен күздә тотып чакырган.

«Кем ул Римма? Бәлки, ул – гомерлек сөяркәдер... бәлки, ул – баласын карарга вакыты җитмәгән берәр кечкенә начальниктыр, әйтик, профсоюз комитеты рәисе. Туфан абыйда ул нечкәләп язылмаган. Ире турында әйтелгән «Кабахәт булып чыкты, мин аны куып чыгардым», – дигән фраза гына җитми. Сезнең Риммагыз нинди?» – дип сорау куйды Миләүшә Айтуганова. «Кызы белән аралары нигә шулай булуын да уйларга кирәк», – дип сүзгә кушылды Ирек Хафизов. «Кызына ана мәхәббәте җитмәгән», – дип дәвам итте Миләүшә Айтуганова.

«Мин аны сөяркә булган дип уйлыйм, чөнки аларда гаилә хисе булмый, алар үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында уйлыйлар, җенси теләкләрен... Гаилә учагының әһәмиятен аңламыйлар. Бер ирен ташлагач, тагын гаилә корырга ашыкмаган бит ул. Дилемма да әтисе кебек йомшак кешене сайлаган, әтисе дә «пешмәгән» нәмәстәкәй булгандыр инде. Ире Азат та бернәрсә хәл итми, «Дилемма ничек әйтә – шулай була» дип тора. Ир сүземени?! Кинода барысын да уйларга кирәк, фальшь тиз күренә ул», – дип фаразларын дәвам итте Миләүшә ханым.

Туфан Миңнуллинның икенче бер танылган спектакле героинясе – «Сөяркә»дәге Әнисә – Миләүшә Ләбибовна белән килешмәс иде, мөгаен. Җенси теләккә генә кайтарып калдыру дөресме? Балаларын чит ир-ат белән яшәтүдән куркып ялгыз гомер кичергән ханымнар да ризалашмас иде Миләүшә ханым белән. Әмма ул стандарт ир хатыны буларак фикер йөртә – «гаилә учагы»ның мөһимлеген пропагандалый, һәм бу яктан аның фикере бик заманча һәм шуның белән хаклыдыр.

Автор Вазыйфаны да, Римманы да – икесен дә 50 яшьләрдә дип биргән бирүен. Алар икесе дә – 30ларда гына бала тапкан ханымнар булып чыга. Ярый, шулай булсын да, ди... Бүгенге матурлык салоннары хатын-кызларга үзләрен сакларга мөмкинлек бирә икән, шуңа өстәп, «гаилә учагы» дип тә сөйлибез икән, зинһар, гафу итегез, миңа калса, бу ханымнарны «учагында уты» әле дә дөрләп торган, кирәк була калса, үзе дә демографияне яхшырту эшенә тотынырга дип атлыгып торган, ә пенсионер статусы әллә кайда еракта – офык артында гына чалымланган ханымнар уйный аладыр.

Ишектән чираттагы претендент – татар театрының якты йолдызы булу перспективасы күренеп торган Тинчурин театры актрисасы Әдилә Хәсәнова керде. Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин укучысы. Беренче зур роле – Сәрдәр Тагировский куйган «Хан кызы Турандык» спектаклендә Хан кызы роле иде. Ирек Хафизов аны Дилемма итеп күргән. Әдиләнең Хафизовлар килене икәнен ишеткән идем. Ирек үзе дә аны: «Кызым керде», – дип каршы алды. Өч ул үстергән Ирек өчен мондый кыз – Аллаһ бүләге. Мондый якты, нурлы күзле кыз баладан салкын канлы Дилемманы ясый алырлармы икән болар, дип уйлап куйдым.

Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина керде. Ирек Хафизов, әлбәттә, Тинчурин театрының патриоты, Вазыйфа ролендә үз сәхнәдәшен дә сынап карыйсы килгән. Ни кызганыч, Гүзәл ханым гына әсәрне укып, җибәрелгән өзектәге ролен ятлап, образын күзаллап килмәгән иде. «Задача куелса – уйныйбыз» дигән позициядә тору – җиңел юл, әлбәттә. Әмма образыңның кем икәнен дә өйрәнмәгәнсең, роль хакына таулар күчерә алуыңны күрсәтеп бирмәгәнсең икән... «Үстерерлек булмагач, ниемә дип бала ясап ятасың?» сүзләрен «үтергически» итеп, бәреп әйтсә дә, әзерлексезлек өчен югары билге куя алмыйм, гәрчә ул билгеләрне миннән беркем сорамаса да.

Казах хатыны Алтынчәч роленә дә претендентлар күп булып чыкты – өчәү.

Кадрия Вәлиева актриса профессиясенә соңлап килгән, фильмнарда төшәргә зур теләге булган матур киноактриса. Җырлый, бии. «Кирәк булса, татарчамны ныгыта алам», – диде Кадрия.

Әлмәт театры актрисасы Диләрә Фазлыева керде. Минем талантлы татар драма артистларын җыйган шәхси рейтингымда алдагы урыннарны били торган актриса. Гаҗәеп бер көче бар аның, таныш спектакль аша күңелдә калган монолог – Алтынчәч сүзләрен Диләрә авызыннан ишеткәч, күземә яшь килде.

Сүз уңаеннан, Диләрәнең казах кызын уйнаганы бар инде – Әлмәт театрында казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча Эдуард Шахов куйган «Кибет» спектаклендә Мәдинә Гайнуллина белән икәү уйнадылар алар. «Алтын битлек» номинанты булган гаҗәеп спектакль иде. Диләрәнең әзерләнеп, ролен ятлап, казах телендә бишек җырын да өйрәнеп килүе өчен м миннән симез «5»ле. Плюс белән!

Өченче Диләрә дә килеп җитте – Тинчурин театрыннан Диләрә Фәттахова. Бу актрисаны мин үзем өчен чынлап торып Сәрдәр Тагировскийның «Ядәч. Исемдә» спектаклендә ачтым. Беренче карашка комик рольләр өчен яратылган кебек күренсә дә, игътибар белән карасаң, ниндидер ихлас балалык бар аның йөзендә һәм калебендә.

Ирек Хафизов белән Миләүшә Айтуганова, тырышып, яңа йөзләр эзли. Аларның шушы теләген хушландырып, КФУның Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең III курс студенты, «Мизгел» студентлар театры артисты Айгөл Абязова да килде. Матур кыз! Ничек уйнавын бер Аллаһ белә, әмма туда-сюда йөреп торып та күзгә рәхәтлек бирә ала. Кастингка әзерләнеп килүе өчен дә мактыйм.

«Һаман да шул бер үк йөзләр туйдыра инде. Заманында мин кинода төшә башлагач, бер-бер артлы Нурания апа Җамалиеваның әллә ничә киносында төштем. Чакыргач, безгә рәхәт, төшкән саен төшәсе килә. Аннары караган кешеләр «синнән туйдык» дип әйтә башладылар», – дип зарланып алды соңыннан Ирек Хафизов. Миләүшә Айтуганова да аңа кушылды.

«Безнең ике героиня бар. Берсе – күп балалы Гөлфинә – аны Миләүшә Шәйхетдинова уйный, икенчесе – бала табалмый торган Альбина – Мәдинә Гайнуллина. Безнең вакыйгалар аның аша да бара. Палата табибы Айзарә Әхәтовна бар...» – дип таныштырды Ирек.

Анысын кем уйный?

Гөлчәчәк.

Кайсы?.. Ә-ә, хатын.

Әйе.

«Гаилә подряды» икән.

Киленгә сүз юк бит инде – үзегез күрдегез! Дилеммага менә дигән!

Ә бу соңыннан кергән Айгөл? Ул да матур бит!

Матур!

Дилемма булмаса, Нина бар бит әле.

Әйе, яшь шәфкать туташы Нинага да менә дигән...

Бу кастинг әле соңгы сүз түгел. Икенчесе дә, өченчесе дә булыр.

Ә февральдә фильмның үзен төшерә башлаячаклар.

P.S.: Кызлар, егетләр, кастингларга бик әзерләнеп йөрегез, яме!