Главные новости Казани
Казань
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Язучылар намзәт сайлый: Рәдиф Сәгъди Тукай премиясенә бара язып калды, ала язып калды

0

Язманың беренче өлешендә Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Абдулла Алиш, Җамал Вәлиди һәм Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия лауреатларын билгеләве турында сүз барды. Икенче өлештә Тукай премиясенә Язучылар берлеге аша тәкъдим ителәсе намзәт(ләр) билгеләнде.

Хөрмәтле язучылар берничә минут ял итеп алгач, тартасы тартып кергәч, эшкә керештеләр. Аларга бюллетеньнар таратылды.

Ркаил Зәйдулла: Тавыш биргәнче, башта мине тыңлагыз әле!

Илсөяр Иксанова: Сызмагыз әле!

Ркаил Зәйдулла: Кандидатуралар күп – 7 кеше. Мин ике кеше үткәрергә кирәк дип уйлыйм. Сез риза булсагыз, икене үткәрә алабыз.

Рәдиф Гаташ: Һәрвакыт шулай...

Ркаил Зәйдулла: Андый очраклар була, ләкин һәрвакыт түгел. Кемнәр Язучылар берлегеннән ике кандидатура үткәрергә кирәк дип саный – шулар кулларын күтәрсен. Кем каршы? Кем битараф? Безнең арада битарафлар була алмый һәм бу дөрес тә. Протокол өчен без кандидатуралар буенча... татарча намзәтләр дип әйтик... фикер әйтергә тиеш. Тагын бер әйбер бар – без 4 ел элек идарәдәгеләр үзебезгә премия алмаска сөйләшкән идек. Ләкин, минемчә, бу килешүнең Тукай премиясенә катнашы юктыр. Идарәдә дә лаеклы кешеләр булырга мөмкин. Безнең исемлектә бер идарә әгъзасы да бар. Минемчә, аны исемлектә калдырырга кирәк.

Гәүһәр Хәсәнова: Рафис Корбан теге вакытта (Тукай премиясенә тәкъдим ителгән вакытта. Авт) чыгып киткән иде...

Ркаил Зәйдулла: Рафис Корбан идарә әгъзасы түгел. Исемлектә идарә әгъзасы Рәдиф Сәгъди бар безнең.

Факил Сафин: Рафис Корбан Фатих Хөсни премиясенә тәкъдим ителгәндә чыгып киткән иде.

Ркаил Зәйдулла: Чыгып киткәч алды бит инде ул Фатих Хөсни премиясен. Дәүләтнең бик зур премиясен биргәндә андый чикләү куярга кирәкмидер. Чөнки ул чикләү үзара килешүебез генә, закон буенча язылмаган, андый кагыйдә юк. Мин хәзер остаханә җитәкчеләренә сүз бирергә тиеш булам. Сүзне Проза остаханәсе җитәкчесе Камил Кәримовка бирәм.

Камил Кәримов: Ни өчен без Марат Әмирхановның иҗатын танымаска тырышабыз? Тукай һәрвакыт яклауга мохтаҗ. Кая гына очрашуга барсак та, «Туган тел»не җырлыйбыз да, шуның белән бетте. Тукайның шәҗәрәсен әдәбиләштергән кеше бүгенге көндә - Марат абый Әмирханов. Ләкин ул аны Тукай премиясен алу өчен язмады. Аның китаплары бик күп, җегетләр! Шушы абзыйны без ничә ел рәттән куябыз, аңа 91 яшь. Мин 70 яшьтән соң язган кешене белмим...

Рәдиф Гаташ: Мин язам!

Камил Кәримов: Проза турында сүз бара.

Гәүһәр Хәсәнова: Бәширов! (диде Мөхәммәт Мәһдиевның кызы һәм Гомәр Бәшировның оныгы Гәүһәр ханым. Авт)

Камил Кәримов: Бу абзый 91 яшендә сюжет кора, җөмләләре төзек. Мин 20 ел «Казан утлары»нда проза бүлегендә эшләгән кеше, яңадан язып биргән кебек редакцияли идек. Чөнки журналга чыгарырлык итәргә кирәк иде. Марат абыйны алай төзәтәсе юк. Шундый шәхес гел читтә кала – бик рәнҗим мондый әйбергә.

Нәбирә Гыйматдинова: Миңа рәнҗемә.

Камил Кәримов: Мин хатын-кызга соклана гына алам.

Рәдиф Гаташ: Мин гадәттә Камил белән килешмим, ә бу мәсьәләдә, әлбәттә, килешәм. (Хатын-кызга соклану мәсьәләсендә килешәме дисәм, болайрак дәвам итте. авт) Марат Әмирханов татар хатын-кызлары турында ничә повесть язды! (Рәдиф абый молодец - барыбер хатын-кызга китереп тоташтырды. Авт). Искиткеч әйберләр! Язганы укыла! Без кемнең ничек язганын белеп торабыз. Бүгенге көндә иң югары планкада дип Нәбирә Гыйматдинованың «Казан утлары»ның 1 нче санында чыккан әсәрен саныйм. Бөтенегез укыгыз! 20-30 повесть язган кешенең төрлесе булырга мөмкин. Марат Әмирханов әсәрләре арасында шедевр булырлыклары да бар. Яклыйм!

Ркаил Зәйдулла: Исемлектә прозаиклар күп бит. Рәфкать Кәрами, Рәдиф Сәгъди, Зиннур Хөснияр, Алмаз Хәмзин... Рафис Корбан балалар шагыйре булып бара. Остаханәләрдә кемнәр кемне тәкъдим иткән иде? Сөйләгез! Вакыйф Нуриевка сүз бирелә.

Вакыйф Нуриев: Балалар һәм үсмерләр әдәбияты остаханәсеннән ике кандидатура тәкъдим ителде. Берсе – Рафис Корбан, аның соңгы елларда ничек эшләгәнен барыбыз да белә: роман арты роман, зур шәхесләр... Икенче кандидатура буенча безнең остаханәгә хат керде...

Ркаил Зәйдулла: Андый процедураның моңарчы булганы юк иде.

Вакыйф Нуриев: Без инде игътибар итмичә калмадык, укыдык.

Ркаил Зәйдуллла: «Салават күпере» журналы редакциясеннән Камил Кәримов һәм Вакыйф Нуриев исемнәренә килеп төшкән хатлар турында сүз бара. «Без сездән танылган язучы Зиннур Хөснияр кандидатурасын остаханәдән тәкъдим итүегезне үтенәбез» диелгән.

Хәбир Ибраһим: Андый хат кирәк идеме?

Ркаил Зәйдулла: Яңалык керткән.

Вакыйф Нуриев: Без аны карамыйча калмадык...

Ркаил Зәйдулла: Яңалык кертүе күңелгә май булып ятты. Прозаиклардан Рәфкать Кәрами, Рәдиф Сәгъди турында кем сөйли? Алмаз Хәмзин да бар исемлектә? Кемнәр тәкъдим итте?

Камил Кәримов: Алмаз Хәмзинны мин тәкъдим итеп карадым. Чөнки аның исемен без бер тапкыр да телгә алган юк. Тукай премиясен беренче куелуда ук алган кешене белмим...

Ркаил Зәйдулла: Русча әйткәндә, «на всякий случай»мыни?

Камил Кәримов: Бу кешене обоймага кертергә кирәк иде. Универсаль кеше! Аның «Биш татар» китабы, егетләр, үзе бер тема!

Ркаил Зәйдулла: Обоймада Рәфкать Кәрами бик күптәннән. Кем сөйли? Бармы фикер әйтүче?

Зиннур Мансуров: Җәмәгать, без инде бик күп еллардан бирле Равил Фәйзуллиннар буынына мөкиббән китеп яшибез. Чыннан да бу буын – лаек буын. Әмма ләкин без хәзер яшьрәк буынга да соклана башладык. Алар чын мәгънәсендә буын булып формалашты. Мин ул буынга Ркаилның үзен дә, Газинурны да кертәм, Рәдиф Сәгъди дә, Рафис Корбан да, Нәбирә Гыйматдинова да...

Бу буын чыннан да иртә белән торгач та милләткә хезмәт итә башлый, кичкә кадәр, әйеме?! Алар иҗатларында да активлар, җәмәгать эшендә дә активлар – бөтен яктан да бик актив буын!

Әйтик, Зиннур Хөснияр, әйеме, ул оештыручы да, журналлар башында да тора. Рафис Корбан соңгы елларда соклангыч дәрәҗәдә активлашып китте – атаклы шәхесләребез турында романнар язды. Гаҗәп, гаҗәп! Шулкадәр активлашты! Менә безнең арада утыра Рәдиф Сәгъди! Ул утызлап пьесасын Татарстан театрларында һәм чит төбәкләрдә куйдырган кеше! Театрның кухнясын белә – эчтән дә, яннан да, арттан да – бөтен яктан белә. Артист та булган кеше! Директор урынбасары да булган кеше! Рәдиф Сәгъди соңгы елларда романнары белән активлашып китте – ике елга бер роман! «Бервакытны без тугач», «Алло, кем әле бу?», «Бер гаиләнең сурәте», «Әлмираның хәтере уяна» – менә шундый романнар иҗат итте. Шуңа игътибар итәргә кирәк – безнең әдәбиятта соңгы елларда детектив жанр беркадәр сүлпәнәеп калды. Ул детектив жанрны активлаштырып җибәрде. Рәдиф махсус басмалар да чыгара – Фоат Әбүбәкеров дигән шәхесебез турында «Афәрин, маэстро!» дигән китап чыгарды. Һәм, әлбәттә, җәмәгать эшлеклесе буларак та, бөтен яктан да актив. Бу каләмдәшләребезгә карата без җитдиерәк булсак иде. Алар, әйтәм бит, иртәдән алып кичкә кадәр милләткә хезмәт итә торган шәхесләр: шул ук, Хөснияр, шул ук Рафиc Корбан һәм Рәдиф Сәгъди. Игътибарлы булсак иде һәм...

Рәдиф Гаташ: Рәдиф Сәгъдинең җиде премиясе бар аның...

Зиннур Мансуров: ...Безгә аларның иҗатын инде бәяләргә вакыт җитте дип уйлыйм.

Рәдиф Сәгъди: Рәхмәт чутын алып барганга, Рәдиф абый!

Ркаил Зәйдулла: (Зиннур Мансуровка) Син 3-4 кешене сөйләдең. Приоритет кайсына соң? Премия бит безразмерный түгел. Шулар арасында кайсын аерата тәкъдим итәсең?

Зиннур Мансуров: Ну алай... бөтен кандидатлар турында фикерләребез бар...

Камил Кәримов: Ркаил Рафаилович, съезд уңаеннан 2 кандидатура үткәрергә кирәк инде...

Ркаил Зәйдулла: Җегетләр, монда Кәрами турында бер сүз дә булмады. Факил абый, берничә сүз әйт әле. Тәкъдим ителгән икән, протокол өчен кирәк. Безнең фикеребез булырга тиеш.

Факил Сафин: Кәрами...

Илсөяр Иксанова: Бик нык сорады инде ул шушы папканы карап чыгарга. Роман трилогиясенә игътибар итүне сорады. Әле монда кермәгән романнары да бар (Илсөяр ханым калын папкага ишарәләп сөйләде. Авт) «Күпсанлы повесть һәм хикәяләр авторы булуымны да искә алып иҗатыма игътибар итсеннәр», диде. Премиягә өч китабын тәкъдим итә.

Факил Сафин: Кәрами кебек язучыбыз булуына сөенеп йөрибез.

Хәбир Ибраһимов: Мин дә кыска гына фикер әйтим инде. Зиннур Мансуров әйтеп китте безнең буын турында. Чынлап та мин тавышымны үзебезнең буын язучысына бирер идем - шул ук Рәдиф Сәгъдигә. Бик шәп романы бар: «Без тугач» дигән романы - бик шәп роман, шулкадәр нитеп укыдым, үзенә дә әйттем «Яхшы роман» дип. Безнең буын язучыларына тавыш бирүегезне сорыйм.

Нәбирә Гыйматдинова: Мин балалар өчен бик иҗат итеп, ничә буын балалар тәрбияләгән Рафис Корбанга тавыш бирүегезне сорар идем.

Ркаил Зәйдулла: Рафис Корбан турында да фикерләрегезне әйтегез! Балалар шагыйре буларак, әлбәттә, ул иң алгы рәттәге шагыйрьләрнең берсе. Балалар өчен язып Тукай премиясе алучылардан ул һич тә ким түгел.

Рәдиф Гаташ: Җырлары да күп...

Ркаил Зәйдулла: Мин инде хәзер романнар сериясенә кагылып тормыйм. Алиш турындагы романы да балалар иҗатына кагылышлы. Аның иҗаты игътибарга лаек. Раниф Шәриповка килгәндә, сүзне Газинур Моратка бирик.

Газинур Морат: Раниф Шәриповны яхшы беләсез. Каһарманлыгын да яхшы беләсез. Шушы каһарман егеткә, Ходай рәхмәте, 75 яшь тулып килә. Аның иҗаттан бүленеп торганы юк, ул үзенең зур шагыйрь икәнен күптән раслады. Кукмарадан буларак, ул бик тыйнак кеше. Безнең мәҗлес бер шагыйрь һәм бер прозаикны яклап тавыш бирсә, һичшиксез, Раниф Шәриповны яклап тавыш бирер идем. Сездән дә шуны сорыйм.

Ркаил Зәйдулла: Нык характерлы егет!

Газинур Морат: Аны социаль челтәрләрдә дә бик яраталар.

Камил Кәримов: Нәтиҗәләрне санаган арада сорыйм әле – безнең картларга, авыруларга матди ярдәм бармы ул?

Ркаил Зәйдулла: Бар.

Камил Кәримов: Идарә белми...

Ркаил Зәйдулла: Бөтенесен әйтеп йөрмим инде. Ярдәм бар! Махсус фонд булмаса да...

Факил Сафин: Бар, бар, Ркаил килгәч Чаллының өлкән яшьтәге авырган язучыларына ярдәм килде.

Камил Кәримов: Зурмы ул?

Ркаил Зәйдулла: Зурраклары да бар. Вакыйф Нуруллинга, мәсәлән.

Камил Кәримов: Алайса әйбәт.

Ркаил Зәйдулла: Тагын да булыр иде, сездән бит взнос түләтеп булмый...

Камил Кәримов: Элек литфондка (әдәби фонд) түли идек, әйе. Хәзер взнос булса, беркем кермәс.

Нәбирә Гыйматдинова: Камил, алдан түләп куеп керерләр...

Камил Кәримов: Анысы да бар!

Хәбир Ибраһим: Нәтиҗәләрне укыйм. Минем тавыш ошыймы соң сезгә?

Камил Кәримов: Искиткеч.

Хәбир Ибраһим: Җәмәгать! 22 бюллетеньнан Раниф Шәрипов - 7, Рафис Корбан - 11, Марат Әмирханов – 5, Рәфкать Кәрами – юк, Рәдиф Сәгъди - 12, Зиннур Хөснияр - 2, Алмаз Хәмзин – юк. Димәк, икенче турга Рафис Корбан белән Рәдиф Сәгъди кала. Рәдиф үткән инде монда.

Ркаил Зәйдулла: Өчтән ике булырга тиеш...

«Язучыларыбыз милли җанлы - иртәдән кичкә кадәр милләт өчен хезмәт итүчеләр буынын сайладылар», дидем Рөстәм Галиуллинга пышылдап. «Төнлә ял итәләр икән шул алар», диде ул пышылдап.

«Шуңа җанисәп мәсьәләсендә бераз кыенлыклар килеп чыккан икән», дип уйлап куйдым мин - милләт өчен тәүлек әйләнәсе эшләргә кирәк шул.

Хәбир Ибраһим: Раниф Шәрипов, Рафис Корбан, Рәдиф Сәгъди икенче турга үтәләр. Рәдиф Сәгъди болай да үткән...

Ркаил Зәйдулла: Өчтән ике өлеш тавыш юк ич.

Рәдиф Сәгъди: Минем 12 тавыш.

Ркаил Зәйдулла: 14 тиеш.

Хәбир Ибраһим: Алайса өчесен дә куябыз.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Чисталык өчен сорыйм, дөрес аңлагыз – Рәдиф абый үзе тавыш бирә аламы?

Рәдиф Сәгъди: Бирә алам.

Зиннур Мансуров: Уставта юк ул турында.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Башка комиссияләрдә андый очракта эшчәнлеге туктатып торыла. Шуңа юридик яктан дөрес булсын дип кенә әйтүем. Хәл итегез, абзыйлар!

Вахит Имамов: Андый чакта кандидатлар утырыштан чыгып китә иде, катнашмый иде.

Марсель Галиев: Чыгарып җибәрәләр... чыгып китәләр дә үтмиләр...

Илсөяр Иксанова: Әйе, чыгып торалар иде... Булган нәрсәне әйтәм...

Зиннур Мансуров: Катлауландырмагыз инде, ә!

Хәбир Ибраһим: Хәзер монда...

Вахит Имамов: Зиннур, нишлисең син? Илфак Ибраһимов та үзе чыгып китте. Идарә әгъзасы икән, чыгып китә.

Ркаил Зәйдулла: Уставта андый әйбер юк, кеше үзе карый инде.

Нәбирә Гыйматдинова: Сайлаганда ике кешене калдырырга ярыймы?

Газинур Морат: Икене ярый, өчне ярамый.

Ркаил Зәйдулла: Бюллетеньнарны санаган арада сөйләшеп алыйк әле. Съездны 21 мартка – Бөтендөнья поэзия көнендә, Нәүрүз көнендә, җомга көндә үткәрсәк, ничек булыр? Кем дә кем риза...

Факил Сафин: Ураза ае бит... ураза ае бетмәгән була.

Ркаил Зәйдулла: Егетләр, ураза...

Илсөяр Иксанова: Ураза булса да, түзәрбез...

Камил Кәримов: Мин протестую! Марат Әмирхановка ничә тавыш бар дидегез әле?

Илсөяр Иксанова: Биш тавыш иде...

Камил Кәримов: Бер, ике, өч... монда бит җиде тавыш... Сүгендерәсез, егетләр!

Санаучылар тавышлар бюллетеньнарын кат-кат җентекләп санап, тиешле санга җитмәвен аңлатып, күрсәтеп бирделәр. Аннары иске бюллетеньнарны яңаларыннан аерып, эшләрен алга таба дәвам итте.

Гәүһәр Хәсәнова: Бер, ике, өч... Шәриповка 13 тавыш. Барыгыз да карап тордыгызмы? Бер, ике, өч, дүрт... 14 тавыш Корбанга. 9 – Рәдиф Сәгъди.

Хәбир Ибраһим: Җәмәгать! Шәрипов - 13 тавыш. Корбанга - 14. Рәдиф Сәгъдинең 9га калды. Менә шундый хәл!

Рөстәм Галиуллин: Тагын бер тапкыр кирәк була.

Нәбирә Гыйматдинова: Юк инде... Булды инде, җитте!

Рөстәм Галиуллин: Корбан өчтән икене җыйды.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Егетләр, чисталык өчен... 13 ул 14 түгел. Шуңа ике исемне тагын бюллетеньга кертергә кирәк. Рәдиф Сәгъди белән Рәниф Шәриповка тагын бер кат тавыш бирәбез.

Нәбирә Гыйматдинова: Корбан уздымы?

Рөстәм Галиуллин белән Рүзәл Мөхәммәтшин бертавыштан: Корбан уза инде 14 булгач.

Гәүһәр Хәсәнова: Корбан прошел (Ольга Ивановага тәрҗемә итеп куйды. Авт)

Хәбир Ибраһим: Өченче тур була инде.

Камил Кәримов: Тукай хакына өч-дүрт тапкыр да ярый.

Ркаил Зәйдулла: Бюллетеньнар ясаган арада сорыйм әле. Съезд мәсьәләсе... Бая Камил абый чәчрәп чыккач тукталып калдык. Ураза кайчан бетә әле?

Факил Сафин: Утызында бетә. Майга калдыру реаль түгелме? Майның 15ләрендә, 20ләре арасында...

Ркаил Зәйдулла: Съезд бит март аенда булган иде.

Факил Сафин: Ул чагында икенче ситуация иде.

Ркаил Зәйдулла: Ул юлы кичектерелгән иде. Хәзер фәлән-төгән дия башларлар. Үткәреп җибәрергә кирәктер.

Нәбирә Гыйматдинова: Язучылар уразада бәйрәм итәләр дигән сүзе булмасын.

Илсөяр Иксанова: Бәйрәм түгел бит инде ул.

Ркаил Зәйдулла: Ураза аенда ай буе бәйрәм итмиләр ич.

Нәбирә Гыйматдинова: Рамазан ае бәйрәм кебек инде.

Факил Сафин: Мин болай гына әйттем инде.

Нәбирә Гыйматдинова: Сүзе булмасын дим.

Ркаил Зәйдулла: Соңарсаң сүзе булыр аның...

Илсөяр Иксанова: Бюллетеньнарны таратам. Факил абый, сезгә ике бит әйеме?

Факил Сафин: Әйе, Лилия Гыйбадуллина тавышы да бар миндә. Үзе килә алмады.

Рәдиф Гаташ: Рафис узды бит инде, әйеме?

Гәүһәр Хәсәнова: Барлыгы 22 тавыш – 12 һәм 10.

Хәбир Ибраһим: Рәниф Шәрипов 12 тавыш алды, Рәдиф Сәгъди – 10.

Илсөяр Иксанова: Ничек алай булды?

Вахит Имамов: Шулай инде!

Рүзәл Мөхәммәтшин: Һәр кеше үз фикерендә калса, бу саннар үзгәрмәячәк.

Гәүһәр Хәсәнова: Монда күпчелек фикере...

Ркаил Зәйдулла: Без шушы 10-12 белән кичкә кадәр утырырга мөмкинбез. Кем дә кем беркетмәне раслыйбыз ди – кул күтәрсен! Димәк, икенче кандидатура – Раниф Шәрипов. Кем шуңа риза – кулын күтәрә. Монда ике кандидатура борынга борын килде дигән сүз.

Хәбир Ибраһим: Өченче кандидатура ярамыймы?

Ркаил Зәйдулла белән Илсөяр Иксанова: Тавыш бирдек ич инде.

Рәдиф Гаташ: Икенче җирдән тәкъдим итәр...

Ркаил Зәйдулла: Өч кеше булмый инде.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Икене уздыру да анда барып җиткәч, күп әле ул.

Ркаил Зәйдулла: Безнең икене уздыру икесенә дә бирәләр дигән сүз түгел...

Рәдиф Гаташ: Әллә кайлардан әллә кемнәр керер әле...

Ркаил Зәйдулла: ...берсенә дә бирмәгән чаклар да булды.

Илсөяр Иксанова: Читләрдән керәләр.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Булдымы? Съезд мәсьәләсен хәл иттекме?

Ркаил Зәйдулла: Съезд мәсьәләсендә кул күтәрдекме әле?

Вахит Имамов: Күтәрдек бит 21е дип.

Ркаил Зәйдулла: Хөрмәтле язучылар, көн тәртибенең «Төрлесеннән» дигән бүлеге «Чәй» дигән сүзне аңлата. Хәзер бюллетеньнарны җыеп алалар да чәй чыгаралар... (чөнки Ркаил Зәйдулланың туган көне иде. авт).

Раниф Шәриповны һәм Рафис Корбанны беренче этап җиңүе белән котлыйк! Алда икенче этап көтә – аларның комиссия аша үтеп кандидат буласы бар.