Главные новости Казани
Казань
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Язучылар премия бүлә: «Фәлән хөрмәтенә кул күтәрүне сорыйм. Төгән хөрмәтенә дә күтәрегез»

0

Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары Берлек җитәкчесе Ркаил Зәйдулланың туган көнендә ике сәгатьтән артык тиргә батып эшләде – каләмдәшләренә әдәби премияләр бүлделәр һәм Тукай премиясенә тәкъдим ителәсе намзәтләрне билгеләделәр. Ркаил Зәйдулла Берлек идарәсе утырышын туган көненә куйган – котлар өчен килеп мәшәкатьләнмәсеннәр, ресурслар юкка әрәм ителмәсен – бер килгән килеш котлыйсын котлап, гөбәдияне ашап китсеннәр дигәндер инде. Әйе, утырышның көн тәртибенең «Төрлесеннән» дигән бүлеге гөбәдияле чәй иде.

ххх

Бөтенесе җыелып утырыш башланам дип торганда, залга халык шагыйре Рәдиф Гаташ килеп керде. Алдына «Сиксәннән соң сөю» дип аталган яңа китабын чыгарып куйды, каршында утырган хатын-кызларга – Гәүһәр Хәсәнова, Ольга Ивановага комплиментлар әйтеп, мәхәббәтен аңлатып алды. Шагыйрьнең күз күремендә утырмаулары аркасында башка ханымнар – Илсөяр Иксанова белән Нәбирә Гыйматдинова бу комплиментлардан мәхрүм калды.

Утырыш күренекле шагыйрәләр Салисә Гәрәева һәм Нәҗибә Сафинаны бер минут тынлык белән искә алудан башланды – шушы арада гына татар дөньясы шушы ике шәхесне югалтты.

Утырышны Ркаил Зәйдулла башлады. Язучылар көн тәртибен раслап кул күтәргәннән соң... хәер, бөтенесе расламады, Хәбир Ибраһим каршы иде, чөнки әдәби премияләр арасына Туфан Миңнуллин премиясе кертелмәгән икән. «Двойной эш калдырмагыз, эшне бетереп китик», диде драматургия секциясе җитәкчесе Рәдиф Сәгъди, каләмдәшен куәтләп. Шактый шаулашып алганнан соң, Ркаил Зәйдулла, көр тавышы белән шау-шуны туктатканнан соң, эшне бетереп китергә булдылар. Аннары Ркаил идарә әгъзаларын Берлекнең Әлмәт бүлекчәсенең яңа җитәкчесе – Равил Сабыр белән таныштырды.

Урынбасарлар Илсөяр Иксанова һәм Факил Сафин, Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Равил Сабыр ике идарә утырышы арасындагы яңалыкларны сөйләп чыккач, көн тәртибенең мөһим өлешләренә күчтеләр.

Ркаил Зәйдулла: Гаяз Исхакый исемендәге премиягә Остаханәләр утырышында Газинур Морат тарафыннан Фәнил Гыйләҗев тәкъдим ителгән һәм бу табигый да – ул публицистик шигырьләр яза. Ә Чаллы бүлеге күренекле шагыйрь һәм публицист Данис Хәйруллинны тәкъдим итә. Газинур, әйдә, тәкъдим итүең турында тәфсилләп сөйләп бир.

Газинур Морат: Фәнил Гыйләҗев пычак йөзеннән йөреп язды. Аның шигырьләре киң яңгыраш алды, халык аны үз итә. Кыскасы, ул бик актив. «Казан утлары» журналында җаваплы вазифа башкара – поэзия бүлеген алып бара. Өстәвенә яшь.

Рәдиф Гаташ: Яшь түгел инде, урта яшьтә.

Газинур Морат: 37 яшьтә инде.

Рәдиф Гаташ: Яшь кеше ул 20 яшьтә була.

Камил Кәримов: Бүген юмор-сатира белән эшли торган бердәнбер егет дип карыйм әле мин аны. Анда курку хисе гомумән юк. Идарәдә плакат күтәрерлек кешеләрне күрмим әле. Фәнилнең киләчәге зур...

Ркаил Зәйдулла: Күп күтәрдек инде. Чыгышлар да ясадык. Хәзер сүзне Чаллы бүлегенә бирик.

Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин: Гаяз Исхакый премиясенә Данис Хәйруллинны тәкъдим иттек. Татар әдәбиятына һәм публицистикасына, милли рухияткә зур өлеш керткән остазыбыз, бүген дә актив иҗат итүче шәхес. Аның 2022 елда басылган «Сагыну» китабын тәкъдим итәбез – анда милли рухлы шигырьләр. Милли рух күтәрелгән елларда Айрат Арсланов аның шигырьләрен иң зур сәхнәләрдән сөйли иде. Икенчесе – публицистика китабы. Ул бик актив һәм бик тыйнак. Чәчрәп йөрмәсә дә, иҗаты белән чын милли шагыйребез.

Ркаил Зәйдулла: Мин дә өстим әле. Мин «Идел» журналында эшләгәндә Данис абыйның шигырьләрен журналның башында бирә идек. Ул заманда бит әле зур шагыйрьләребез дә күп иде... Гәүһәр, сөйләшмә!

Гәүһәр Хәсәнова: Мин бит Ольгага (Берлекнең рус телле язучылар секциясе җитәкчесе Ольга Иванова. Авт) тәрҗемә итеп торам сезнең сүзләрне.

Ркаил Зәйдулла: Ә-ә-ә... алайса гафу ит! Публицистикасына килгәндә, Исхакыйлардан килгән җан авазы бар... Фәнилне дә хөрмәт итәм: ул публицистикасын мәкалә белән бирми, шигырьнең үзенә кертеп куя. Публицистик шигырьләрне бөтенебез язган инде, Тукай да язган, ләкин ул да публицистиканы күп очракта мәкалә итеп язган: «...сыйдыра алмый тар шигырьләр үлчәве» дигән... Монысы иҗатка кагылмаса да, Данис абый турында тагын шуны да әйтим әле – аның балалары хәлле кешеләр буларак, ул Чаллыдагы чараларга үз теләге белән ярдәм итеп тора. Мин моны да иҗтимагый эш дип саныйм.

Факил Сафин: Быел Данис абыйның 80 яшен үткәрәбез.

Ркаил Зәйдулла: Камил абый дөрес әйтә – Фәнилнең киләчәктә дә үзен күрсәтәсе бар...

Камил Кәримов: Мин алай дип әйтмәдем...

Ркаил Зәйдулла: Киләчәге зур дидең бит...

Камил Кәримов: Әйттем.

Марсель Галиев: Данис Хәйруллинны күргәнем юк иде, Казанга да бик килми иде. Азнакайлар болай ук тыйнак булмый иде дип бик аптырый идем. Мин аны олы яшьтә дип тә уйламадым, кыяфәткә дә яшь күренә. Ул миңа китап бүләк иткән иде, укыгач шаккаттым. «Капкаларын ачып керер идем – капкаларың юк бит, Болгарым» дигән шигырь юллары мине кырык ел борчыды, кем язган микән дип уйлый идем. Шул юллардан илһамланып «Казанымның җиде капкасы» дигән җыр тексты да язган идем. Ул юлларны Данис Хәйруллин язган икән. Аның шигъриятен хикмәтле шигърият дип саныйм. Бик тирән мәгънәле, шигъри сыйфатка хилафлык китермичә язылган. Шаулы елларда да күсәк күтәрмичә, шигырьнең инсафлы жанр икәнен онытмыйча язган шагыйрь ул! Гаҗәеп шагыйрь... Укып карагыз...

Рәдиф Гаташ: Әллә Тукайга куябызмы соң инде?

Ркаил Зәйдулла: Киләчәге алда әле.

Марсель Галиев: Мин Фәнилне кечерәйтергә җыенмыйм. Кыю егет, сүз дә юк. Данис Хәйруллинның тыйнаклыгын да, бүтән якларын да искә алып... шагыйрь буларак асылда өлгергән шагыйрь, аның киләчәге поэзиянең югары мөнбәрендә.

Ркаил Зәйдулла: Безнең шигърият өчен Такташ премиясе һәм Тукай премиясе бар, монда публицистикасын карасак...

Нәбирә Гыйматдинова: Марсель син публицистикасына басым яса.

Марсель Галиев: Публицистикасы да бар... Аның...

Рәдиф Гаташ: Аның премиясе бармы? Аңа Такташны бирергә кирәк булган...

Ркаил Зәйдулла: Иптәшләр, сайлау комиссиясен билгелик әле. Хәбир Ибарһим, Гәүһәр Хәсәнова, Рөстәм Галиуллин.

Вахит Имамов: Данис абыйның иҗатына Кадыйр Сибгатуллин гашыйк иде. Кадыйр абыйның нинди таләпчән кеше һәм бөек шагыйрь икәнен өстәмә аңлатып торасы юк. Бөтен милли чараларда безнең йөрде һәм, башка язучылардан аермалы буларак, акчалата ярдәм итәргә онытмый иде. Бу аның татар җанлы булуына тагын бер исбат. Бер кешегә дә начарлык эшли торган кеше түгел. Тагын шуны да әйтәм дә... Акай күле дигән авылны бетереп халкын күчергәч, Тат Шуган авылы шуннан барлыкка килгән. Ягъни ул шушы Акай, Теләкәй-Күчем нәселеннән.

Рәдиф Гаташ: Иптәшләр, бик озак тикшермик әле.

Камил Кәримов: Артык җәелеп китмик әле...

Рәдиф Гаташ: Мин дә шуны әйтәм.

Хәбир Ибраһим: Нәтиҗәдә тавышлар саны болай килеп чыкты. Данис Хәйруллинга – 17, Фәнилгә – 5.

Ркаил Зәйдулла: Бу беркетмәне раслаучылар кул күтәрегез! Каршылар һәм битарафлар юк. Димәк, күренекле шагыйребез Данис Хәйруллин Гаяз Исхакый премиясен лаек булды. Такташ премиясенә күчәбез. Биредә бер генә кандидатура – Шәмсия Җиһангирова. Чаллыдан да, Әлмәттән дә башка кандидатуралар юк. Проза өлкәсендә кандидатлар күп...

Вахит Имамов: Ә проза юк...

Факил Сафин: Әллә ике кандидатура сайлыйбызмы?

Камил Кәримов: Акчасы бүленә инде... Иң мөһиме – исеме...

Рүзәл Мөхәммәтшин: Әйбәт әйбер түгел ул бүлү.

Гәүһәр Хәсәнова: Без нәрсә бүләбез?

Газинур Морат: Фатих Хөсни премиясен.

Ркаил Зәйдулла: Бүлү премиянең дәрәҗәсен төшермиме, егетләр?

Факил Сафин: Алайса бер кандидатура сайлыйк.

Ркаил Зәйдулла: Берләштерелгән остаханәләр утырышы өч кандидатура тәкъдим иткән. Камил абый, проза остаханәсе җитәкчесе буларак, өчесе турында да сүз әйт әле.

Камил Кәримов: Кемнәр әле анда?

Ркаил Зәйдулла: Асия Юнысова, Гүзәл Әдһәм һәм Амур Фәләх.

Камил Кәримов: Ә-ә-ә... Егетләр, мин Асия Юнысова иҗатын өскә чыгарып сөйләдем. Хәзер дә шул фикердә... Калганнар өчен мин җавап бирә алмый. Өч кешегә тигезлек билгесе куеп булмый. Асия Юнысова үтсә, идарәдә күп кеше шат булыр иде.

Хәбир Ибраһим: Монда безнең бик көчле язучы Рәмзия Габделхакова кергән. Мин аның хәзергәчә Фатих Хөсни премиясен алмавына аптырадым.

Ркаил Зәйдулла: Камил Кәримов үз сүзен әйтте. Башкаларны кемнәр тәкъдим итте соң? Казаннан тәкъдим ителгән кандидатлар буенча фикерләр юкмы? Чаллыга сүз бирәбез.

Факил Сафин: Хөрмәтле коллегалар! Безнең Чаллы төбәгендә кызыклы прозаик яши – Әлфия Ситдыйкова. Аның әдәбият галимнәрен җәлеп иткән хезмәте 100 нәсер тупланган «Мин яшәргә килдем» дигән китабы булды. Аннан – «Дөнья тәгәрмәче». Бу китап зур резонанс тудырды, төрек теленә дә тәрҗемә ителде. Аның «Таш тамыры» дигән яңа китабы бер ай эчендә сатылып бетте. Андый бәхет күп язучыларга тәтеми торгандыр. Ул искиткеч матур тел белән яза. Һәм безнең татар әдәбиятында күрелмәгән әйбер...

Ркаил Зәйдулла: Алай ук әйтмә әле, безнең татар әдәбиятында барысы да күренгән...

Факил Сафин: Димәк, күренүчеләрнең берсе...

Ркаил Зәйдулла: Менә шулай диген!

Факил Сафин: Сюжетны төзи белү, сурәтләү алымнарын куллану ягыннан да Әлфия җитлеккән прозаик.

Рәдиф Гаташ: Мин дә кушылам. Бик кызыклы прозаик. Чаллының талантлы кешеләренең берсе!

Ркаил Зәйдулла: Әлмәтләр Рәмзия Габделхакованы тәкъдим итә. Равилга сүз бирәм.

Равил Сабыр: Фатих Хөсни премиясенә тәкъдим ителгән кандидатларның барысы да һичшиксез бу бүләккә лаек, шулай да мин сездән тавышларыгызны Әлмәт бүлеге тәкъдим иткән Рәмзия Габделхаковага бирүегезне сорар идем. Аның турында озын-озаклап сөйләп торасы юк инде, сез аның үзен дә, иҗатын да бик яхшы беләсез. Шулай да мин бер генә нәрсә турында әйтеп китмәкче булам. Менә без Әлмәт театры бинасы тарихына багышланган «Йорт» спектакле әзерләдек, премьерасы 1 мартта көтелә. Равил абый Фәйзуллин бик яхшы белә, ул бина гел театрныкы булмаган, башта ул «Татнефть»нең Техника йорты буларак төзелгән, ачылган һәм эшләгән. Шушы спектакль өчен пьеса язганда мин Әлмәттә, гомумән нефть төбәгендә яшәгән кешеләрнең кызыклы язмышларын эзләдем, Әлмәт бүлегенә керә торган язучыларның иҗатына тагын бер кат күз йөртеп чыктым. Әлбәттә Рәмзия Габделхакова әсәрләрен дә укыдым: кайсын кабаттан, кайсыларын беренче мәртәбә. Беләсезме ни дип әйтәсем килә? Аның әсәрләре моны язган кешенең, ягъни авторның зур талант иясе булу турында кычкырып тора. Тел ягыннан дисеңме, сюжет кору, портретлар, чагыштырулар, юмор — барысы да иң югары кимәлдә. Шуңа күрә Фатих Хөсни премиясе Әлмәт бүлеге тәкъдим иткән Рәмзия Габделхаковага бирелсә, бу бик гадел карар булыр иде. Әллә сез саныйсыз дамы? Минем сүзне тыңларга теләмичә сайлый башлаучыларга...

Ркаил Зәйдулла: Равил, рәхмәт! Сез кайда ашыгасыз соң? Әдәбиятны аңлаган кеше күрәдер – Рәмзия Габделхакова кебек хикәяләр остасы безнең татарда юк та! Җәмәгать, ашыгып эшләмәгез әле. Безнең идарә бик некомпетентный күренмәсен!

Камил Кәримов: Ашыгыбрак сайлый башладык. Яңадан үткәрик сайлауны.

Хәбир Ибраһимов: Асия Юнысова – 5, Гүзәл Әдһәмова – 1, Амур Фәләх – 4, Әлфия Ситдыйкова – 5, Рәмзия Габделхакова – 6. Бер бюллетень җитми. Менә икән: Рәмзиягә 7 тавыш булды.

Ркаил Зәйдулла: Егетләр идарәгә карата әйтелгән сүземне кире алам – безнең идарә бик компетентный.

Хәбир Ибраһим: Иптәшләр, тагын бер тур үткәрергә кирәк. Асия Юнысова, Әлфия һәм Рәмзия Габделхакованы куеп тагын тавыш бирергә кирәк.

Нәбирә Гыйматдинова белән Камил Кәримов бертавыштан: Күп җыйган Рәмзиягә генә тавыш биреп кенә булмыймы?

Ркаил Зәйдулла: Тәртипне бозмыйк – ничек тиеш – шулай итик.

Гәүһәр Хәсәнова: Җиңсен өчен Рәмзиягә кимендә 12 тавыш булырга тиеш.

Яңа бюллетеньнар басылган арада Җамал Вәлиди премиясен бүлеп куйдылар. Кандидат бер генә иде чөнки – Равил Рахмани.

Ркаил Зәйдулла: Кем дә кем Равил Рахманины Җамал Вәлиди премиясенә лаек дип саныйм – кулларыгызны күтәрегез? Каршылар һәм битарафлар юк. Үзе белән сөйләштеләрме икән? Үзе каршы түгелме икән? Мин Җамал Вәлиди премиясен зур премия дип саныйм. Котлыйбыз Равил абыйны! Кемнәр аның белән аралаша – хәбәр итеп сөендерегез!

Илсөяр Иксанова: Алиш премиясенә лауреатлар сайлыйбыз.

Камил Кәримов: Алиш премиясен фикер алышу буламы? Балалар әдәбиятына 50 елдан артык гомерен багышланган Ләлә Сабированың (Гыймадиева) бөтен иҗаты балалар өчен. Ул бу премиягә әллә кайчан лаек кеше иде. Аның иҗаты бүген тиешле бәясен алырга тиеш.

Рәдиф Гаташ: Ул ябык әдәби конкурста да җиңде.

Камил Кәримов: Ул бик күп конкурсларда җиңә. Тыныч кеше! Шуңа игътибар юк.

Газинур Морат: Нигә элегрәк алмаган икән?

Камил Кәримов: Белмәгәнбез. Кеше гомере буе үсә.

Хәбир Ибраһим: Җәмәгать, Фатих Хөсни премиясе буенча Әлфия Ситдыйкова – 5, Асия Юнысова – 5, Рәмзия Габделхакова – 12.

Ркаил Зәйдулла: Фатих Хөсни премиясе буенча беркетмәне раслау буенча кулларыгызны күтәрүегезне үтенәм. Димәк, Рәмзия Габделхакова Фатих Хөсни премиясе лауреаты булды. Бу Равил Сабыр өчен бик яхшы күренеш – аның бүлекчәсе әгъзаларына премия бирелә.

Камил Кәримов: Әйбәт башлап җибәрә, Аллабирса!

Гәүһәр Хәсәнова: Алиш буенча...

Ркаил Зәйдулла: Ашыкмагыз! Алиш буенча башта фикер алышып алыйк. Бюллетеньнарны бутамагыз тагын!

Хәбир Ибраһим: Әйдәгез, сөйләп тормыйк. Хәл ителде инде.

Камил Кәримов: Ләлә Сабировага каршы тавыш бирүче дә булырмы икәнни? Андый кешене бөтенләй аңламыйм.

Хәбир Ибраһим: Алиш премиясе бик престижлы премия. Аны бөтен кеше ала алмый. Тукайны алып була, Алишны алып булмый! Рузилә, Хәбир әйтте дип язып куй! Алиш буенча бюллетеньнарның икесен бозганнар. Нурзиягә 6 тавыш, Ләлә Сабировага – 14.

Камил Кәримов: Әйбәт булган!

Хәбир Ибраһим: Кайда Туфан Миңнуллин премиясе бюллетеньнары?

Ркаил Зәйдулла: Алиш премиясе лауреатын раслаучылар кулларын күтәрсеннәр.

Рәдиф Сәгъди: Альберт абыйны яклап бер генә сүз әйтәм – аның спектакльләре күп театрларда да барды, рус театрларында да барды. Ул лаеклы бабай.

Хәбир Ибраһим: Сүз әйтүчеләр юкмы?

Ркаил Зәйдулла: Драматургия остаханәсе бар безнең аның өчен.

Хәбир Ибраһим: Аның спектакле ТЮЗда 20 ел барды. Андый драматург юк ул! Цирк турында китап чыгарды. Фокуслар турында язды... Нәтиҗәләрне укыйм: Фәтхулла Абдуллин – 8, Альберт Гаделша – 13.

Ркаил Зәйдулла: Беркетмәне раслыйбыз, иптәшләр! Кем Альберт Гаделшаны Туфан Миңнуллин исемендәге премия лауреаты дип раслыйбыз дигән фикердә – кулларын күтәрсен! Каршылар, битарафлар юк. Рәдиф белән Хәбир, Альберт абыйны котларсыз!

Рәдиф Сәгъди: Без бит икебез дә драматурглар секциясеннән.

Ркаил Зәйдулла: Премия бирүләр бик катлаулы әйбер. Әйдәгез, тәнәфес ясап алыйк.

Җыелыш бик озын булу сәбәпле, бөтенесен бер текстка сыйдырып укучыларны арытасым килми. Бүгенге шунда тукталып торыйк. Иртәгә Тукай премиясенә кандидатлар күрсәтү тамашасы турында укырга әзерләнегез.