Главные новости Казани
Казань
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Энгель Фәттаховка тагын бер суд булды – 22 кешедән сорау алганнар, зур экспертиза узган

0

Бүген Чаллы шәһәр суды Татарстан Республикасының элеккеге вице-премьеры һәм республиканың элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттаховка моңа кадәр билгеләнгән арестны озайтты.

Тикшерү суд процессы вакытында Фәттаховның иреген чикләүне 21 мартка кадәр озайтуны сорады. Тикшерүче хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Фәттаховка 6 эпизод буенча гаепләү белдерелгән, эш буенча инде 22 кешедән сорау алынган, зур күләмдә экспертиза үткәрелгән.

«Гаепләнүче тикшерүдән качарга, шулай ук эш буенча шаһитларга басым ясарга мөмкин. Гаепләнүченең сәламәтлеге сак астында булуга комачауламый», – дип укыган тикшерүче үзенең үтенечен судта.

  • Федераль эзләүдәге Илнар Фәттахов (Энгель Фәттаховның улы) Лондонда Яңа ел күренешләре белән хозурлана

  • Лилия Фәттаховага да тискәре сүзләр язучылар арткан

Үз чиратында Фәттахов үзен начар хис итүен һәм СИЗОда аның сәламәтлеге начарланырга мөмкин булуын белдерде. Ул судтан үзен йорт арестына җибәрүне сорады, дип яза «Татар-информ».

Фәттаховның адвокаты сүзләренчә, тикшерүче күрсәтелгән җинаятьләргә Фәттаховның катнашы барлыгын исбатлаучы бернинди дәлилләр дә тәкъдим итмәгән. Яклаучы билгеләп үткәнчә, мондый дәлилләр юк, һәм Фәттахов үзенең гаепсез булуын исбатларга ниятли.

  • Энгель Фәттахов СИЗОда аңын югалтып егылуын әйтте

Барлык якларны да тыңлап, суд гаепләү ягына басты һәм Энгель Фәттаховны 21 мартка кадәр арестта калдырды.

«Татар-информ» элегрәк хәбәр иткәнчә, тикшерү версиясе буенча, ТРның элеккеге вице-премьеры 2018 елның мартыннан 2020 елның сентябренә кадәр ПСК «Спецстрой» фирмасы белән үзенең шәхси йортын 21,8 млн сумга реконструкцияләү турында килешкән. Моның өчен ул районда махсус объектлар төзүгә подряд килешүләре төзүдә «булышырга» вәгъдә иткән. Җинаять эшендә Актанышта «Спецстрой» компаниясе төзекләндергән «Яшьлек» яшьләр үзәгенә кагылышлы өлешләр дә бар.

Фәттаховны узган елның маенда кулга алдылар, аның өендә тентүләр узды. Суд карары буенча ул тикшерү изоляторына ябылды, һәм шуннан бирле судның бу карарын үзгәртергә тели.