Главные новости Казани
Казань
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Җиде мәрҗән. Халык хәтере»: милли мюзикл үрнәге, яки Югалган хатын эзеннән сәфәр тарихы

0

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» («Семь жемчужин. Река памяти») музыкаль спектакле 2007 елда чыккан «Җиде энҗе» этно-мюзиклының яңа версиясе – дәвамы. Бу – ансамбльнең төзекләндерелгән бинасында беренче зур эше – үзенчәлекле «өй туе».

«Татарга музыкаль театр кирәкме-кирәкмиме» дигән уй-фикер әле дә һавада асылынып торганда, «ә бәлки» дигән өмет күңелне кытыклап торганда, милли мюзикл чыгарып, шуны 1000 урынлы залны тутырып күрсәтә алу – бик яхшы. Оештыручыларга – «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» музыкаль спектакленең сәнгать җитәкчесе, Татарстаның халык, Россиянең атказанган артисты Айрат Хәмитовка, ансамбль директоры Юрий Жуковка мең кат афәрин! Спектакльне аншлаг белән карадык, димәк, тамашачыга милли мюзикллар кирәк. Дөрес, ул ел дәвамында кирәкме әллә елга берме – анысын мин белмим.

Бу спектакль теге спектакль (17 ел элек куелганының) персонажларының алга таба тормышын күрсәтә – аларны яңа сынау алдына куя. Музыкаль спектакльнең беренчесенең дә, икенчесенең дә композиторы Радик Сәлимов. Беренчесендә читтән өстәмә артистлар һәм оркестр чакырып эшләнсә, икенчесендә ансамбль үз көче белән башкарып чыга алган. Үз артистларың белән эшләүнең сыйфат ягыннан җитешсезлекләре булса да (һәр профессиональ җырчы драма артисты сәләтенә ия түгел), ансамбльнең мобильлеге ягыннан зур плюс. Чөнки коллектив, чакырылган артистларның графиклары белән бәйләнешмичә генә спектакльне теләсә кайчан теләсә кайда күрсәтә ала.

Беренче мюзиклны искә төшерик. «Кайчандыр, әүвәл заманнарда, моннан бик күп гасырлар элек, җир йөзендәге кешеләргә җиде энҗе – җиде могҗиза иңдерелгән. Аларның һәрберсенә тирән мәгънә һәм гыйбрәтле фәлсәфә салынган», – дип сөйли башлаган иде Фәнис Җиһанша тавышы. Аннары сәхнәгә түбәтәй һәм чапан белән артист үзе чыгып: «Һәр адәм баласы аларны табып, үзендә булдырырга тиеш булган, бары шуннан соң гына ул үзенең кем икәнен, нинди милләт, нинди нәсел дәвамы икәнен белә алган. Заманалар үтү белән, әлеге җәүһәрләр барлыгын һәм аларның әһәмиятен яңа буын вәкилләре оныта барган. Рух бөтенлеге зәгыйфьләнә, иман ныклыгы кими башлаган...» – дип дәвам иткән иде.

Сюжет буенча, бер әукатьле кешенең кызын сорарга бер егет килгән. «Әй кызыкай, карама миңа алай, исемем – Рамай, каладан килгән малай... Кызың шундый чибәр, һич булмый түзеп. Кызыңны миңа бирсәң, һич үкенмәссең», – дип җырлады төп геройны уйнау өчен чакырылган Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов. Әмма теге «әүкатьле кеше» тиз генә кызын бирмәде, егетне җиде энҗе эзләп кайтырга җибәрде. Кыскасы, 1 сәгатьлек мюзикл азагында егет күлмәкле, каешлы, читекле, сөлгеле һәм түбәтәйле булып кайта. «Күлмәк – ана телең, читекләр – хезмәтең, билбау – туган илеңә булган ихтирам, сөлге – йолаларыбыз, түбәтәй – иманыбыз», – ди мюзикл дәвамында егетнең остазы-киңәшчесе булган Фәнис Җиһанша. «Алтынчы энҗе – Күгәрчен – насыйп ярым», – дип кушыла Айдар Сөләйманов-Рамай. «Җиденче энҗе – нинди милләттән булуына карамастан, тату яшәүче кардәшләр», – дип түгәрәкләп куя Фәнис-Остаз.

Әлеге 1 сәгатьлек тамаша интернет киңлекләренә куелган, аны теләгән кеше карый ала.

Шулай итеп, без 17 ел яшәгән Рамай белән Энҗе гаиләсен күзәтәбез. Энҗе нәни кызы Айсу белән өйдә утыра, Рамай бик эшлекле кешегә әверелгән. Дөрес, начальник-мазар түгел, начальник кул астында эшләүче «офис планктоны» гына булса кирәк. «Күзләремнең нуры калмады», – ди өйдә ятып арыган хатын, бик эшләкле кыяфәттә кайтып кергән ирен каршы алып. Әйе, ятып, чөнки рәссам сәхнәгә карават чыгарып куйган. «Кызыбыз авырый», – дип тә зарланып алды әле хатын.

Йа Аллам, гомер-гомергә ир-ат – гаилә туендыручы, хатын-кыз гаилә учагын саклаучы булган. Дөнья яралган заманнарда ир-ат мамонт аулап кайтса да, хан заманнарда кабиләсен яклап яу чапса да, үткән гасырда ярминкәдән баеп кайтса да, хатыны аны «дуслар белән дә күрешкәнебез юк» дип каршыламагандыр, «әллә кайчаннан күрше ыруга кәҗә ите ашарга барганыбыз да юк» димәгәндер. Кыскасы, Энҗе исемле мыжгак хатынны һәм кызлары Айсуны «Хәтер елгасы» алып китә дә, теге «офис планктоны» Рамай аларны эзләргә юл тота. Тагын бер кат күлмәк-билбау-читек һәм башкаларны киеп, җиде энҗеле була, хатыны белән кызын таба. Алар бәхетле. Шуның белән шул! Тагын фәлән елдан очрашуларга кадәр...

Теге җиде энҗе мәсьәләсе бераз буталчыграк: берсе – ана мәхәббәте; икенчесе – һөнәр, өченчесе – батырлык, ягъни, гаиләңне саклый белү; дүртенчесе – ярдәмчеллек; бишенчесе – үз-үзеңә ышаныч; алтынчысы – мәхәббәт; җиденчесе – гореф-гадәтләр, дөрес аңлаган булсам. Алар барысы да егетебезгә әлеге дә баягы күлмәк-ыштан аша, гафу, күлмәк, читек, түбәтәй һәм башкалар аша күчте. Ул энҗеләрне җиде генә итмичә, бер сандык җыеп булыр иде, миңа калса – Аллаһны ярату, белем, мәрхәмәт, сабырлык, гаделлек, тугрылык, әдәп-әхлак... Әмма Маша (сценарий авторы Мария Сивова) җиде дигән икән, димәк, җиде!

Инде шушы сюжетны музыкаль аһәңнәргә төреп, биеп, җырлап һәм сөйләп тамашачыга җиткергән команда турында берничә сүз. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле иҗади яшь команда җыйган. Куючы режиссерлар – Лия һәм Антон Гисметулловлар. Рәссам – Наталья Фадеева. Сценарий авторы – Мария Сивова. Татарчага тәрҗемә – Айгөл Минкина. Спектакльдә рәссамнар Наилә Кумысникова һәм Елена Ермолина костюмнары кулланылган.

Лия Гисметуллова (Кәлимуллина) эстрада режиссеры белгечлеге буенча ГИТИС (Михаил Борисов остаханәсе) тәмамлаган. Антон – Казан дәүләт мәдәният институты дипломын алган биюче-хореограф. Әлеге пар биюләр буенча төрле халыкара һәм Россия конкурсларында, шул исәптән, ТНТның биюләр буенча проектында катнашкан. Казанда беренче эшләре булса кирәк – алар «Азия кайтавазы» минифестының да режиссерлары иде.

Әлбәттә, яшь иҗатчыларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү бик яхшы. Моның өчен ансамбль директоры Юрий Жуков һәм сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитовка тагын бер кат рәхмәттән башка сүз юк. Әмма шулай да күз-колак булу комачауламас иде.

Тамашаның проблемалы ягы сценарийдан башлана. Ул – төрле кыйпылчыклар җыелган корама юрган кебек. Ярар, чыгып китте, ди, ир-ат. Бара торгач, бер шәһәр янына килеп җитте. Бөтен бер шәһәр халкы үтеп баручы кешедән, «торбалардан су килми» дип, ярдәм сорады. Су юлына таш басылган икән, аның өчен урманга керәсе икән, ә урман юлын Ак бүре саклый икән. Бүреләр белән сугышып кешеләр җиңеләләр дә, Баш бүре әйтә: «Сез җиңелдегез», – ди. «Шулай да яхшы көрәштегез, шуңа берегез урманга керегез», – ди. «Мин керәм, чөнки мин – шәһәр хуҗасы», – ди берсе. «Юк, мин керәм», – ди юлаучы егетебез һәм кереп тә китә. «Шәһәр хуҗасы дигәне Метшин була инде», – дип шаяртып куйды тамашачылардан берәү. «Әйе, әмма су торбаларын төзәтергә килгән кешене җибәрделәр, без өйрәнгән бит инде бөтен эшне мигрантлардан эшләтергә», – дип куйды икенчесе. Теге егетебез, үз эгосы белән көрәшеп алгач, кабер ташына охшаган зур ташны тишеп (әйе, уртасындагы түгәрәк ишеге ачылып китте), су юлын ачты.

Сценарий шул рәвешлерәк бара. Ул рус телендә язылган һәм тәрҗемә ителгән. Ягъни, татар телен аңлый торган тамашачы тәрҗемә тексты тыңлый. Шагыйрәнә текстны түгел, ничек әйтсәм дөресрәк булыр икән, сүзен сүзгә диярлек дөрес итеп тәрҗемә ителгән текстны.

Нәрсә, безнең татарча сценарий язарлык язучыларбыз да калмадымы? Режиссураны яшьләргә ышанып тапшырганбыз икән, нигә либретто язу эшен безнең шагыйрьләргә тапшырмыйбыз соң? Бар бит алар: Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллиналар театрның ни икәнен белә торган шагыйрьләр ләбаса.

Татар риваятьләренә нигезләнгән җиде энҗе турында әсәрне татар әкиятләрен китаптан яки Википедиядән өйрәнгән кеше түгел, боларның барысы да ана сөте белән кергән кеше эшләсен иде.

Фольклор темасына алынганда консультантлар да комачауламас иде, мөгаен. Юк, «комачауламас» түгел, миңа калса, алар тәгаен кирәк иде. Чөнки сүз бит театрның «капустнигы» турында бармый, җитди зур хезмәт турында бара.

Инде сәхнә бизәлешенә килсәк, татар темасы дигәч, сәхнәдә карават һәм кабер ташы булырга тиешмени соң? Авыр да үлмени?! Гафу, бәлки, өсте түгәрәкләнеп килгән һәм бизәлгән таш каберташ буларак уйланылмагандыр, бәлки, юл күрсәткеч таштыр. Хәер, алай булса, су юлына аркылы төшмәс иде. Шушы зур ташка җиде йомарлам бештереп куйдылар – энҗеләр инде, янәсе. Энҗене чынга охшатып ялтырап торган перламутрдан ясап кабырчыкка кертеп куеп булмый идемени? Тонык йомарламнар нинди энҗе булсын?

17 ел элек куелган беренче мюзиклда сәхнә декорацияләр һәм реквизитлар белән тутырылмаган иде. Ул вакытта барысын да җиңел генә видеорәт белән хәл иткәннәр. Бу юлы чын спектакль кебек булсын дигәннәрдер, әмма булуыннан булмавы, дигәндәй...

Кызык инде: яңадан кавышкан пар башта кочаклашып җырлый, аннары икесе ике якка китеп, сәхнә декорациясе элементы булган, элек Казан зоопаркында балаларны йөрткән паровозга охшаш тәгәрмәчле күпер кисәкләренә менеп басалар, һәм күпер кисәкләре кушыла. Кайда монда мантыйк? Аңламаучылар өчен: мантыйк – логика була.

Радик Сәлимов коллективның штаттагы композиторы булса кирәк, беренче мюзикл да аныкы иде,ансамбльнең башка концерт программалары да аның катнашында эшләнә. Беренче мюзиклы талантлы иҗат эше булса да, монысы уртачарак. Һәрхәлдә, артымнан бер ария дә «ияреп кайтмады» – кайда ишеттем, шунда калды. Бу – начар. Кайтырга тиеш иде, мин ачык күңел белән югары сәнгать әсәре карарга бардым һәм, кайткач, кичке чәйне әзерләгәндә, авыз эченнән көйләп йөрергә әзер идем.

Музыкасы шедевр булмагач, композиторның сәхнәгә чыгып курай уйнап йөрүе нигә кирәк? Җитмәсә, киеме дә башкаларныкыннан аерылып тора – «не туды да не сюды», режиссерны тыңламыйча рөхсәтсез чыгып киткән музыкант шикелле йөренеп торды анда Радик Сәлимов.

Ана сөте белән кермәгәнне курай сызгыртып кына томалап куеп булмый шул...

Башкаручыларга килгәндә, Дәүләт ансамбле артистлары профессионаллар – җырлыйлар да, бииләр дә, хәл кадәренчә уйныйлар да. Шулай да төп рольгә шул ук Айдар Сөләймановны яки башка җиңелрәк сөякле артистны куярга кирәкмәдеме икән? Татарстанның атказанган артисты, Җыр һәм бию дәүләт ансамбле җырчысы («Казан егетләре» төркеме солисты булган өзеклек белән) Фәнил Фәйзуллинның вокалына тел-теш тидерәсем килми. Әмма ул, ансамбль-хор белән җырлап өйрәнгән җырчы буларак, башкалардан аерылып, үзе генә балкып өйрәнгән энҗе-мәрҗән түгел. Шуңа аның төп герой булуы арткы рәтләргә күренми, ниндидер гомуми композиция, тигез кыйпылчыклардан төзелгән мозаика барлыкка килә.

Кыскасы, «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» тамашасы – ансамбльдәге һәр артистның тырышлыгы белән башкарылган зур хезмәт. Шактый гына тәнкыйди язылган бу язманы «ансамбль әлеге тәҗрибәсен, эшкә профессионалларны һәм милли җанлы иҗатчыларны җәлеп итеп, алга таба да актив куллансын иде» дип тәмамлыйм.