Умартачылар зарлана: «татар балы» юк, җирле бал кортлары үзбәк токымы белән кушыла
Уку йортына керүгә үк күргәзмә каршы ала, анда ни генә юк: умартачы киеме, кәрәз, бал, крем-бал, мазьлар, балавыздан шәмнәр, бал кортлары өчен азык, дарулар һәм бик күп башкалар. Көйләр ишетелгән һәм кеше күп җыелган җирдә ни бар дисәм, чолык (агач куышлыгыннан җыелган) балы икән. Башкортстанның Федоровка районы районыннан килгән Мортаза абый үзе белән балын гына түгел, көйләрен дә, тарихын да, кураен да, бал җыелган түмәрен дә алып килгән. Өстәлдә балталар да, гарәп графикасы белән язылган саргайган китаплар да, балдан ясалган эчемлек тә бар. шунда ук 2 кыз бала көйләр дә уйнап утыра. Игътибарсыз калдырып кына узарлык түгел.
Бу балны эталон дип әйтеп була. Мин үзем – 10нчы буын умартачы. Күңелгә якын эш булгач, авырлыгы сизелми үзе. Бар инде авырлыгы да, мәсәлән, түмәрне күтәреп куюлар авыррак хәзер. Яшь буынга да өйрәтәсе килә дә бит, бик кызыксынмыйлар шул. Балны елына 1 тапкыр – сентябрь азагы-октябрь башында алам. Бу – яшәү рәвеше инде. Бал саулык ягына бик файдалы, шул ук вакытта тәрбия дә бирә. Татарстан умартачылары белән күптәннән аралашып торам, – диде Мортаза Солтангулов.
«Умарта сатып алырга бер хезмәт хакы җитмәгән иде»
Күргәзмә белән танышып йөргән Фәнис абый Йосыпов үзе дә 40 елга якын умартачылык белән шөгыльләнә. Ул Азнакай районыннан килгән.
Мин 28 яшьтә умарта тота башлаган идем, хәзер миңа 64 яшь менә. Умартачылар өчен кирәк-яраклар да сатам. Элек 150ләп умарта тота идем, хәзер 50-100 тирәсе.
Кешеләр таулы якларга барсалар, «тау балы» дип, бал алып кайталар. Татарстан һәм Башкортстан балына тиңдәш бал дип әйтә алмыйм. Безнең баллар бик сыйфатлы һәм витаминнарга бай, чөнки безнең якларда баллы үсемлекләр бик күп төрле. Һәр балның үзенең файдалы үзлеге бар. Мәсәлән, карабодай балы гемоглобинны күтәрә. Гемоглобин югары булган кешенең организмы аны кабул итмәскә мөмкин. Донник балы йомшак була, ул бөерләр өчен әйбәт. Бал ашагач, мин үземне көчлерәк, сәламәтрәк итеп сизәм, әлхәмдүлилләһ.
Мин үзем балны бик ярата идем, элек бит бал сатып алырга кеше юк иде. Минем әти, бабайлар алай бал белән шөгыльләнмәгән. 1988 елда үзем берәүдән умарта сатып алдым. Бер хезмәт хакы җитмәгән иде, умарта 120 сум торса, минем 80-100 сумга эшләгән вакыт иде.
Бал кортлары агулану белән дә очрашкан юк, шөкер. Авылдагы хуҗалык җитәкчесе белән килешеп, бер-беребезне ишетеп, аңлашып эшлибез, – дип сөйләде ул.
«Кушылудан барлыкка килгән бал кортлары кышны начар чыга»
Утырыш залына кереп барганда, Башкортстаннан килгән тагын бер умартачы очрады. Ильяс Исламгулов 5нче буын умартачы булып чыкты. Ул Үзбәкстаннан керә торган бал кортларының җирле бал кортларына начар тәэсире турында сөйләде. Бу проблема форум кысаларында да күтәрелде.
Бу бал кортлары белән чирләр дә керә. Җирле урта рус токымлы бал кортлары белән кушылу бара. Җирле бал корты озын кышка яраклашкан, ә көньяк бал кортлары андый түгел. Кушылудан барлыкка килгән бал кортлары кышны начар чыга. Ул якларда бал кортларын иртәрәк сата башлыйлар, бәяләр дә очсыз була. Белмәгән кеше ала инде. Кайбер умартачыларга кышка бал корты кирәкми, җәен кулланалар да, «үлемгә калдыралар», бу бал кортлары алар өчен уңайлы. Безгә үзебезнең бал кортларын арттырырга кирәк, аннан бал кортларын кертүне тыюны сорыйбыз, – дип сөйләде ул.
Бу «пчелопакетлар» турында «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы (авт. – РОО дип йөртә умартачылар) рәисе Шәүкәт абый Хәйруллин да әйтте. «Без, Татарстан умартачылары, бу мәсьәлә буенча фикер алыштык һәм без каршы, чөнки чирләр килә. Бу бал кортлары безнең климатка яраклашмаган. Алар элек тә кертелгән инде, тик зыяны андый зур булмаган. Хәзер безнең бал кортлары начар кышлый башлады, чөнки иммунитетлары үзгәрә. Кирәкми алар безгә. Без үзебезне үзебез дә тәэмин итә алабыз», – диде ул. Умартачыларны борчыган проблемаларның берсе шушы булды.
«Биологик пестицидларны куллануны арттыру өчен субсидияләр керттек»
Утырыш барышында башка проблемалар да яңгырады. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов сүзләренчә, быел бал кортлары гаиләләре саны 3 процентка кимегән. «Кызганыч, быел да Арча, Әлмәт, Тукай, Алабуга, Минзәлә районнарында бал кортлары үлеме очраклары булды. Комиссияләр урыннарга чыкты, умарталарны тикшерү эшләре оештырылды», – диде ул.
Агрохуҗалыкларның химик препаратлар куллануын киметү өлкәсендә эшләргә кирәклеген ассызыклады. Министрлыкның игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков быел биологик пестицидлар кулланган хуҗалыкларга субсидияләр бирелүен әйтте. «Биологик пестицидларны куллануны арттыру өчен без субсидияләр керттек. Быел ул беренче тапкыр бирелде», – диде.
Басуларны пестицидлар белән эшкәртү турындагы мәгълүматны халыкка һәм умартачыларга җиткерү вакыты кыскарырга мөмкин икән. Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты турында Россия сәнәгать умартачылары берлеге рәисе Александр Кудашев сөйләде. Әлегә, закон буенча, аграрийлар басуларны эшкәртү турында ким дигәндә 5 көн алдан хәбәр итәргә тиеш. Яңа проект буенча, бик кирәк очракта, тиз арада агуларга кирәк булганда аграрийлар пестицидлар куллана ала һәм бу турыда 24 сәгать алдан хәбәр итә алалар, дип аңлатты умартачы. 24 сәгатьтә умартачы ояларын нишләтеп өлгерсен инде? «Бу – безнең эшне авырлаштыра гына», – ди Шәүкәт абый.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова биологик препаратлар куллану арту ягына баруны әйтте.
Министрлык тарафыннан быел биологик матдәләр куллануга субсидия бирелү этәргеч булды. Биологик инсектицидларны куллану арта бара, тик бу – җиңел эш түгел, чөнки куллану үзенчәлекләре бар. Препаратларны вакытында кулланырга, корткычның фазасына туры китерергә кирәк. Яшь агрономнар аңлыйлар, өйрәнәләр. Корткычларга каршы торуда шәхси хуҗалыклар бөҗәкләрне яратып куллана. Басуларда бөҗәкләрне куллануга ышаныч зур түгел әле, тик без эшлибез, районнарда тәҗрибәләр үткәреп, кулланып күрсәтергә исәп, – диде ул.
«Башкорт, алтай балы бар, ә татар балы юк»
Татарстанда нәселле умарта хуҗалыкларына гына ярдәм каралган икән, тик алар юк. Башкортстанда умартачыларга бирелә торган ярдәм турында чыгышы вакытында безнең умартачылар шаккатып куйды. «Күрше әйбәт яши икән, безгә әйбәт, ул берни дә сорамый», – дип шаяртып та куйдылар.
Башкортстан умартачылары ассоциациясе рәисе Айдар Гәрәев: «Гомумән алганда, соңгы 3 елда умартачылыкны үстерүгә 60 миллион сум бүленеп бирелде», – диде.
«Бу – миллионнар турындамы? Гелүс Сәлимович, 60 миллион», – дип куйды Шәүкәт абый янындагы министр урынбасарына. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров оешма рәисе чыгышы вакытында килде.
Безнең оешма – Россиядәге иң көчле оешма. Күрше төбәкләр, тәҗрибә белән уртаклашыгыз, диләр. Бездә агрохимикатлар куллану белән көрәш җайга салынды. Министрлык белән яхшы эшли алдык, безне аңладылар, тыңладылар. Иң мөһиме – сөйләшү, килешү. Аңлашу булганда эшләве әйбәт. Без күп булган саен, проблемаларны хакимияткә ирештерү җиңелрәк, умартачылар шуны аңласын иде. Бу юнәлештә безнең Ләлә Шакирова шөгыльләнә, – дип уртаклашты Шәүкәт әфәнде.
Ләлә «Татарстан умартачылары» өчен зур табыш булды. 2022 елда Ләләнең әтисенең бал кортлары агуланып үлгән иде, алар судка бирде һәм җиңеп чыкты. Хәзер исә кечкенә генә Ләлә умартачыларның зур проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә.
Бүгенге көндә умартачылар булганга гына яшәп килгән авыллар бар, – дип дәвам итте рәис сүзен. – Без умартачыларны чакырабыз – күпме буш урын! Җәй көне елый-елый бездән ярдәм сораячаклар. Монда турыдан-туры җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп була. Бүген читтә калырга, көтеп утырырга, битараф булырга ярамый. Безгә үзебезне, мәнфәгатьләрне яклый белергә кирәк.
Миңа дустым шалтыраткан иде: «Сезгә кунакка килдем, татар балын аласым килгән иде. Башкорт, алтай балы бар, ә татар балы юк», – ди. Безгә үзебезнең бренд кирәк. Без ел башыннан бу мәсьәләдә эшлибез, озакламый ул булачак, бренд РООныкы булачак. Бренд белән шөгыльләнү өчен комиссия төзедек. Аны танытырга кирәк бит. Аллаһ теләсә, «татар балы» бренды булачак.
Безгә ял көннәрендә төрле җирләрдән бал ярминкәләре килә, почта ящикларына чакырулар салалар. Аларның документлары, бал анализлары юк. Бу мәсьәләдә без комиссия төзүне сорыйбыз, андый ярминкәләр белән көрәшергә кирәк. Без Казанда бал ярминкәсе уздыра алмыйбыз, Чүпрәледә ярминкә булган иде, кешеләр чират торып бал ала. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә умартачы югалып кала, безгә август-сентябрь аенда Казанда бал ярминкәсе уздырырга кирәк. Казанда башкорт балы татар балына караганда популяррак. (Башкортлар, сез колакны томалап торыгыз).
Узган кышта бал кортларының яртысы диярлек үлде, без сәбәбен ачыклый алмадык. Бездә әйбәт белгечләр юк. Бәлки, «тармаклар» буенча лабораторияләрне берләштерергә кирәктер. Без күп кенә анализларны ясый да алмыйбыз. Умарталарны маркировкалау мәсьәләсе да борчый. Әйе, исәпкә алу кирәк, әмма бик күп сораулар туа. 3-5 корт гаиләсе тоткан бабайның умарта исәбен алу кирәкме? – дип сөйләде ул.
Һәр умартаны исәпкә алуның кирәклеген министр ассызыклады: «Фальсификат шулай барлыкка килә дә инде, монда 4 умарта, анда 6 умарта, алар балны болгата да сата. Шуңа без 100 процентка исәпкә алырга тиеш. Бүгенге көндә якынча 42 процентның паспорты бар, бездә әле умарталарның яртысы турында мәгълүмат юк», – диде ул.
«Татарстан балны күп җитештерә, тик үзебезнең бренд юк»
2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиядә бал җитешетрү буенча дүртенче урында булган. 3,7 тонна бал җитештерлгән. Министр умартачыларга активлык өчен рәхмәт әйтте.
Сезнең яктан активлык бар, эш бара. Безнең яктан да, әйе, барысына да игътибар җитеп бетмидер. Безнең төркем бар, без анда умартачылар белән элемтәдә торабыз. Умартачылык – авыл хуҗалыгы тармагының мөһим өлеше. Үзебезнең яктан без игътибар бирәбез, шартлар тудырырга тырышабыз. Илдә бал күп җитештерелә, Татарстан да балны күп җитештерә, тик үзебезнең бренд юк. Мәсәлән, башкорт балы билгеле. Башкортстандагы хезмәттәшләребез бу юнәлешкә зур игътибар бирә, без дә бергә эшләргә тиеш.
Майлы культуралар үстерүнең умартачыларга кыенлык тудыруын беләбез, чөнки аларны эшкәрткәндә химик матдәләр кулланыла. Безнең төбәктә майлы культуралар чәчү арту, ә бөртеклеләрнең кимү тенденциясе бар. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең дә үз авырлыклары бар. Ике арадагы эшне оештырырга тырышабыз. Быел да бал кортлары үлү очраклары булды. Моны булдырмас өчен, без булдыра алганча эшләргә тиеш.
Башкортстанда булган ярдәм турында миңа әйттеләр. Бездә ярдәм нәселле хуҗалыкларга гына каралган, әмма нәселле хуҗалыклар бездә юк. Безгә аларның тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк, ярдәм формаларын табарбыз, дип уйлыйм, – диде ул.
«Чиста токымны сакларга кирәк»
Мамадыш районы умартачысы Рафаэль Әдгамов урта рус токымлы бал кортларын саклап калу өчен районда тыюлык булдыруны сорады.
Элек 70нче елларда Мамадыш, Саба, Арча, Балтач районнарында тыюлыклар бар иде. Хәзер урта рус токымы бал кортлары башка токымнар белән кушыла, һәм, нәтиҗәдә, чиргә бирешә торган, балны әз җыя торган кортлар барлыкка килә. Урта рус токымы – безгә яраклашкан бал кортлары, алар кышны бик әйбәт чыга, балны да әйбәт җыялар. Чиста токымлы бал корты кешене дә чакмый. Чиста токымны сакларга кирәк. Моның өчен яңадан тыюлык төзүне сорыйм, – диде 30 елдан артык тәҗрибәсе булган умартачы.
Министр эшне оештыру юлларын уйларга кирәклеген әйтте, бу сорауны кире какмады.
Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге профессоры Елена Салтыкова Татарстан умартачыларын мактап алды. «Безнең лабораториягә Татарстан умартачылары генетик анализ ясау буенча мөрәҗәгать итә. Мин сокланам, урта рус токымлы бал корты буенча генетик яктан чисталык дәрәҗәсе 93-98 процентны тәшкил итә. Бу – бик зур күрсәткеч. Шуңа, тыюлык оештыру – бик әйбәт фикер. Бу – зур потенциал, – диде ул.
Залда Белоруссиядән килгән белгеч тә бар иде, ул да фикерен җиткерде. «Минем бабам татар, шуңа мин үземне өйдә кебек хис итәм. Сездә министрга сорау бирү мөмкинлеге булу сокландыра. Минем бер фикер бар. Бал кортларын исәпләү бик җиңел: һәр корт гаиләсе өчен 1000 сум түләсәгез, сез бөтен бал кортлары турында мәгълүматны алачаксыз», – дип тәкъдим итте Белоруссиянең Милли фәннәр академиясе институтының умартачылык лабораториясе мөдире Дмитрий Рәхмәтуллин.
Үзем өчен тагын бер кызыклы мәгълүмат белдем әле, умартачылыкка түләүсез генә укып була икән. Татарстан агробизнесы кадрларын яңадан әзерләү институтында шундый мөмкинлек бар икән.